Remove ads
Татарстандагы шәһәр From Wikipedia, the free encyclopedia
Чаллы (шулай ук Яр Чаллы, Чаллы яр, рус. На́бережные Челны́) — Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында, Чулман елгасының сул ярында, Мәләкәс кушылган җирдә урнашкан, Татарстан шәһәрләре арасындада зурлыгы һәм әһәмияте буенча икенче урында торган шәһәр.
Чаллы | |
рус. Набережные Челны тат. Яр Чаллы | |
Байрак | Илтамга |
Нигезләнү датасы | 1626 |
---|---|
Рәсми исем | Набережные Челны |
... хөрмәтенә аталган | яр[d] һәм долблёнка[d] |
Рәсми тел | татар теле һәм рус теле |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Тукай районы, Чаллы кантуны һәм Городской округ город Набережные Челны[d] |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Чулман һәм Түбән Кама сусаклагычы |
Хөкүмәт башлыгы | Наил Мәһдиев[1] |
Халык саны | 545 750 (2023)[2] |
Административ бүленеше | Автозавод районы, Үзәк район һәм Комсомол районы |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 100 метр |
Кардәш шәһәр | Ляочэн[d] |
Мәйдан | 171 км² |
Почта индексы | 423800–423899 |
Рәсми веб-сайт | nabchelny.ru(рус.) |
Җирле телефон коды | 8552 |
Шәрәфле ватандашлар төркеме | Төркем:Яр Чаллының шәрәфле ватандашлары |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Чаллы Викиҗыентыкта |
Казан белән арасы 225 км, Түбән Кама белән — 35 км, Алабуга белән — 20 км, Уфа белән — 250 км.
Тукай районының (1930–1976 елларда Чаллы районының) үзәге. Зур автомобиль юллары үзәге, елга порты бар.
2024 елның гыйнварында Чаллы хакимияте шәһәрнең 400 еллыгына (2026 елда) әзерләнә башлавын игълан итә[3]. Әлеге хәбәр тарихчыларда ризасызлык уяткан. Алар фикеренчә, шәһәрнең тарихы күпкә борынгырак. Тарихчылар, Чаллының яшен кыскарту – татарның борынгы тарихын сызып ату өчен эшләнә, дип исәплиләр[3]. Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җавабы:
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты галимнәре, Россия дәүләт борынгы актлар архивында сакланучы документларга нигезләнеп, Чаллы шәһәренә нигез салынган вакыт XVII гасырның беренче яртысына туры килә, дип ассызыклыйлар. Казан воеводасы Семен Волынский рөхсәтен алып, Федор Попов җитәкләгән крестьян общинасы 1626 елда Кама елгасының су як ярына чыгып урнаша (РГАДА. Ф.1209. Оп.1 Ч1. Д.156. Л.153-153 об.).
Археологик эзләнүләр Чаллы шәһәре урынында кешеләрнең XVII гасырга кадәр яшәгәннәрен күрсәтсә дә, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты 1651 елгы Семен Карев, 1652 елгы Михаил Змеев һәм подъячий Павел Агапов тасвирламаларындагы мәгълүматлардан чыгып, Чалнинский починокның мондагы Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы чорында урнашкан торак пунктлар белән бәйләнеше булмаганын ачыклый. Шулай итеп, югарыда саналып киткән язма чыганакларда Чаллы шәһәре җирлегендә беренче булып искә алынган торак пункт – ул Чалнинский починок. Димәк, Чаллы шәһәренә 1626 елда нигез салынуы фәнни яктан расланган[4]Рамил Хәлимов, Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары |
Россия Үзәк банкы «Шәһәрләр» сериясеннән «2026 елда Чаллының 400 еллыгы» уңаеннан 3 сумлык истәлекле көмеш тәңкәләр чыгара. Тәңкә 925 пробалы көмештән ясала, шомартып ялтыратылган штемпельләр белән полировкаланган әзер материалдан сугыла. Тәңкә «Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел» (рус. 400-летие основания г. Набережные Челны) дип атала. Тиражы 3 мең данә тәшкил итә[5][6].
2024 елның 29 октябрендә Россия президенты Владимир Путин «2026 елда Чаллы шәһәренә нигез салынуга – 400 ел, беренче «КАМАЗ» йөк автомобиле чыга башлауга 50 ел тулуны бәйрәм итү турында» фәрман имзалаган (№ 921)[7] .
Халык саны 508 700 кеше (2009 ел уртасына) Татарстанның 13,5 % халкын тәшкил итә, Россия шәһәрләре арасында 31 урында тора.
Чаллы каласының халык саны үзгәрүе динамикасы (халык санын алулар нигезендә)[8]:
Яр Чаллы өч районына бүленә:
Традиция буенча чаллылылар шәһәр микрорайоннарын комплекс диеп йөртәләр. Шулай итеп һәрбер йортның диярлек ике адресы бар: беренчесе, урам буенча номер (шул адрес паспортка һәм башка документларга языла), икенчесе, төзүчеләрнең комплекс буенча йортка биргән номер. Мәсәлән, Халыклар Дуслыгы урамында урнашкан 9 нчы йортның икенче адресы — 58/18 (58 нче комплекс 18 нче йорт). Шәһәр халкы сөйләшкәндә ешрак икенче адресны куллана, ә кайберәүләр үзләренең «урам буенча» адресын бөтенләй истә тотмыйлар. Альтернатив адреслар куллану – сирәк күренеш һәм шәһәрнең тиз арада үсүе, халык арасында төзүчеләр күп булуы белән аңлатыла.
Чаллы каласы 2009 елда Гиннесс рекордлар китабына кертелде. 4–5 август көннәрендә оештырылган 100 метрга йөгерү буенча эстафетада 24 сәгать өчендә 4799 кеше катнашты. Әлеге сан моңа кадәр Рига шәһәре куйган рекордтан бер мең кешедән дә артыгырак.[13]:
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.