From Wikipedia, the free encyclopedia
Чаллы дәүләт татар драма театры, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры — Чаллыда эшләүче профессиональ театр коллективы. 1990 елда оешкан. 2020 елның августында күренекле татар язучы-драматургы Аяз Гыйләҗев (1928—2002) исеме бирелгән[1]. 2020 елның 9 сентябреннән ЗЯБ бистәсендә урнашкан яңа бинада эшли[2].
Театрның яңа бинасы | |
Адрес | Яр Чаллы, ЗЯБ бистәсе, Низаметдинов ур., 29 |
---|---|
Нигезләнгән | 1990 |
Ачылган | 1990 |
Директор | Айдар Сәфәргалин |
tatdram.nabchelny.ru |
1990 елның 21 декабрендә, «Энергетик» мәдәният сараенда Чаллы тарихында беренче мәртәбә шәһәрдә оешкан һөнәри труппа Рабит Батулла әсәре буенча Фаил Ибраһимов куйган «Күбәләк булып җаның кайтыр» спектаклен уйный. Бу көн Чаллы татар дәүләт драма театрының туган көне дип исәпләнә.
Рәсми документларга мөрәҗәгать итсәк, башта театр «Яшь тамашачылар театры» дип атала. Бу турыда Татарстан АССР Министлар Советының 1990 елның декабрендә чыккан №467 карары һәм ТАССР Мәдәният министрлыгының 1991 елның 10 гыйнварында дөнья күргән №8 фәрманы сөйли.
1995 елның 24 февралендә Чаллы шәһәре хакименең №395/4 карары нигезендә театрның исеме «Яр Чаллы татар драма театры» дип үзгәртелә һәм ул коммуналь учреждение буларак теркәлә. 1999 елның 1 сентябрендә Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетының №573 карары нигезендә театр ТР Мәдәният министрлыгы карамагына тапшырыла.
Театрның беренче режиссеры, оештыручысы – Фаил Ибраһимов, беренче директоры – Гыйлемхан Мөбәрәкшин. Башлап җибәргәндә труппада дүрт артист була: Инсаф Фәхретдинов, Әлфия Колмакова, Марина Иванова һәм Рафил Сәгъдуллин. Шәһәр хакимиятенең мәдәният идарәсендә бер бүлмәгә җыелып пьесалар укыйлар, Валерий Шашинның өч кешелек «Ут төртүче» дигән пьесасы буенча спектакль әзерли башлыйлар. Кайда буш почмак табалар, шунда репетицияләр ясыйлар — концертлар залының фойесында, коридорда, мәдәният идарәсендәге бүлмәдә. Ул арада оешып килүче труппага Гөлүсә һәм Символ Гайнетдиновлар, Булат Сәлахов, Рифкать Хәмидуллин, Камил Шәрифуллиннар килеп кушыла. Бераздан Чаллының Үзәк урамдагы мәдәният йортына күчәләр.
2012 елның 1 октябренә театрның репертуарында төрле жанрлардагы – драма, мелодрама, мюзикл, әкият, комедия – барысы 83 спектакль исәпләнә иде. Театрның бүгенге афишасында 32 спектакль исеме бар. Коллективта 30 артист һәм җитештерү-техник эшчәнлекне тәэмин итеп торучы 60 хезмәткәр бар.
Бүген труппаның нигезен үз эшләренең осталары, һөнәрмәнд танылган артистлар тәшкил итә. Алар арасында өч Татарстанның халык артисты, алты Татарстанның атказанган артисты, бер Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ике Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре бар. Аларга белән иңгә-иң куеп, бар булганнарын иҗатка биреп яшьләр дә эшли. Труппада М. Җәлил исемендәге премиянең ике лауреаты — Фаил Ибраһимов (2007), Чулпан Садыйкова (2007), Д. Сираҗиев исемендәге премиянең өч лауреаты — Энҗе Шиһапова (2012), Инсаф Фәхретдинов (2013), Рәфикъ Каюмов (2017) исәпләнә.
Театр коллективы шәһәр күләмендә уздырыла торган барлык чараларда – Сабантуйда, «Акварель» чәчәкләр фестивалендә, «Каз өмәсе», «Нәүрүз», Җиңү көне, Халыкара хатын-кызлар көне һәм башка бәйрәмнәрдә – актив катнаша. Шулай ук Чаллы татар дәүләт драма театрының Тинчурин фестивалендә, төрки халыкларның «Нәүрүз» халыкара фестивалендә катнашуы матур традициягә әверелеп китте.
Чаллы шәһәр хакиме В.Г. Шәйхразиев җитәкчелегендә ел саен бер хәйрия спектакле уйналып театрга яңа спектакль чыгарырга матди ярдәм күрсәтелә. Шәһәр хакиме чакыруы буенча предприятие җитәкчеләре һәм эшмәкәрләр ул көнне билетны 1000 сумнан сатып алалар. Шул рәвешле җыелган хәйрия акчаларына Мансур Гыйләҗевнең «Бурлак» (Г.Тукай премиясе номинанты), Равил Сабырның «Абага алмасы ачы була» (2010 елның иң яхшы спектакле) драмалары һәм башка спектакльләр куелды.
1990 елда ачылган театрга Хәсән Туфан урамындагы КПССның Чаллы шәһәр комитеты бинасы бирелә. Театр анда 2020 елга кадәр эшли.
2020 елның 9 сентябрендә театр яңа бинага — ЗЯБ бистәсенең Марат Бибишев исемендәге паркы эчендә урнашкан, ремонтланган, янкормалар өстәлгән элекке «Төзүче» мәдәният йорты - «Колизей» кинотеатры бинасына күченә[6]. 300 кешегә исәпләнгән театрда ике зал – төп һәм репетиция залы бар. Төзелешнең гомуми бәясе - 1 млрд. 149 млн. сум. Подрядчы булып Илнар Гайсинның «Евростиль» компаниясе тора[7].
«Тантана» премиясе лауреаты.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.