Кешеләр (латинча таксономия буенча Homo sapiens,[1][2] ягъни "хикмәт иясе/акыллы кеше" буларак билгеле)[3]Приматлар тәртибеннән Гоминидлар гаиләсеннән Кешеләр ыруыннан бүгенге көндә яшәүче бердән бер биологик төре. Анатомик төзелеше буенча хәзерге кешеләр Африкада якынча 200 000 ел элек барлыкка килә, хәзерге кыяфәтенә тулысынча 50 000 ел элек ирешә.[4]

Кыска фактлар Акыллы кеше, Әйтелеш ...
Акыллы кеше
Thumb
Әйтелеш
Куллана искусственный физический объект[d], корал һәм тел
Шушы чыганакларда тасвирлана Еврейская энциклопедия Брокгауза и Ефрона, 1906—1913[d], Библейская энциклопедия архимандрита Никифора[d], Энциклопедический словарь Гранат[d], Католик энциклопедия (1913)[d], Брокгауз һәм Ефрон энциклопедик сүзлеге[d], Брокгауз һәм Ефронның кече энциклопедик сүзлеге[d], Британ энциклопедиясенең XI басмасы (1910-1911)[d], Collier's New Encyclopedia, 1921[d], The Domestic Encyclopædia; Or, A Dictionary Of Facts, And Useful Knowledge[d] һәм Мейер энциклопедик сүзлеге (1888-1889)[d]
Кайда өйрәнелә кешебелем һәм җәмгыять экологиясе[d]

 Акыллы кеше Викиҗыентыкта

Ябу

Кешеләр үз мохитен аңларга һәм аның торышына тәэсир итәргә теләкләре белән, фән, фәлсәфә, мифология, һәм дин юлы белән феноменнарны аңлатырга һәм үзгәртергә торышулары белән аерыла. Бу табигый кызыксынучанлык киләчәк буыннарга мәдәният юлы белән тапшырыла алган комплекслы кораллар һәм сәләтләрне үстерүгә китергән; кешеләр ашамлыкларны пешерү өчен ялкыннарны оештыручы, шулай ук киемнәр киюче, һәм күп төрле башка технологияләр һәм сәнгатьләр булдыручы һәм кулланучы бердән бер билгеле яшәүче төр. Кешеләрне өйрәнүче фәнни белем өлкәсе антропология дип атала.

Тарих

Эволюция

Төп мәкалә: Кешеләр эволюциясе
Thumb
Плезиадапис, иң борыңгы билгеле примат

Кешеләр эволюциясе өлкәсендәге фәнни эзләнүләр күбесенчә Кешеләр ыруының үзгәрешләре белән бәйлә, ләкин гадәтенчә австралопитек кебек башка гоминид һәм гомининларны да каплый. Соңгы генетик эзләнүләр нәтиҗәләре хәзерге кешеләрнең "иң азыннан ике төркем" борыңгы кешеләре (Неандерталец һәм Аю-Таш мәгарәсе кешесе) белән җенси якынлыкка керүенә ишарә итә.[5]

Иң борыңгы билгеле анатомик төзелеше буенча хәзерге кешеләрнең калдыклары Африкада табылган, аларның датировкасы 195 000 ел элек яшәүләрен күрсәтә. Молекуляр биология эзләнүләре "хәзерге кешеләр" төркеменә кергән барлык субтөрләрнең бердәм ерак бабалардан чыгу вакыты 200 000 ел элек булуын күрсәтә.[6][7][8][9][10]

Приматларның эволюция тарихының 65 миллион елны каплавы билгеле. Приматлар барлык яшәргә дәвам итүче имезүчеләр сыйныфы плаценталылар инфрасыйныфының иң борыңгы төркемнәреннән берсе дип санала. Иң борыңгы билгеле примат имезүче төре (Плезиадапис тәртибе) тамырлары Төньяк Америкага китә — Палеоцен һәм Эоцен дәверендәге тропик Ауразия һәм Африка киңлекләрендә таралган иде. Молекуляр мәгълүмат кешеләр һәм башка зур маймылларның соңгы бердәм ерак бабалары 4–8 миллион ел элек яшәвенә ишарәли.

Кешеләр ыруының иң якын яшәүче туганнары — гориллалар һәм шимпандзе, чөнки алар иң якын уртак ерак бабаларына ия.[11]

Кешеләрнең ДНК структурасы бүгенге ике төр шимпандзе белән иң охшаш: гади шимпандзе һәм бонобо.[11] Тулы геном тикшеренүләре "6,5 [миллион] ел дәвамындагы аерым эволюция нәтиҗәсендә, кешеләр белән шимпандзе арасындагы аерма ике бәйле булмаган кеше арасындагы аермадан 10 тапкыр зуррак һәм тычкан белән күсе арасындагы аермадан ун тапкыр кечкенәрәк" дигән нәтиҗәсенә килергә рөхсәт итте.Калып:Attribution needed Төрле галимнәрнең юраулары буенча, кеше һәм шимпандзеның функциональ ДНКлары 95-99% охшаш дигән фикердә.[12][13][14][15]

Thumb
Кешесыман маймыллар уртак ерак бабаның токымнары.

Палеолит

Thumb
Сәнгати сурәтләр югары палеолит чорында барлыкка килә: кеше тәненен иң борыңгы сурәтләве булган "Вестоницы Венерасы" сыны якынча БК (бүгенгә кадәр) 29 000 – 25 000 ел элек ясалган дип уйланыла.

Югары палеолит чоры башлануына кадәр (БК [бүгенгә кадәр] 50 000 ел), анатомик төзелеше буенча хәзерге кешеләр тулы заманча тотышына ирешә — тел, музыка һәм башка мәдәни универсалиялар барлыкка килә.

Хәзерге кешеләрнең Африкадан чыгышы якынча БК 70 000 ел урын алган дип фаразлана. Нәтиҗәдә хәзерге кешеләр Җир шары буенча таралып, иртәнгерәк гоминидларны алмаштыра: Ауразия һәм Океанлыкта БК 40 000 ел элек, Америкаларда иң соңгысы БК 14 500 ел элек урнашалар.[16]

Юта университетында эшләүче генетика галимнәре Линн Йордэ (Lynn Jorde) һәм Генри Харпендинг (Henry Harpending) кеше ДНКда аермалар башка җәнлек төрләренә караганда юк дәрәҗәдә түбән булу гипотезаны тәкъдим итәләр.[17] Алар шулай ук Соңгы плеистоцен чорында кешеләрнең үрчәү парлары түбән санына төшүе гипотезасын тәкъдим итәләр — бу сан 10 000нән 1 000гә кадәр булуы ихтимал — ки нәтиҗәсендә генетик төрлелеге чикләнгән була.[18] Бу гипотетик тыгым өчен төрле мөмкин сәбәпләр бирелгән иде — аларның берсе Тоба һәлакәте.[19]

Цивилизацияга күчеш

Төп мәкаләләр: Неолит инкыйлабы, Цивилизация бишеге
Thumb
Авыл хуҗалыгының барлыкка килүе һәм хайваннарны йортлаштыру кешеләрнең күчемсез торак пунктларында яшәвенә китерде.
Thumb
Тарих буенча кешеләрнең күчеш юллары

Кешеләрнең күпчелеге якынча 10 000 ел элекке мизгелгә кадәр ау һәм үсемлекләр җыю белән яшәгән. Алар гадәтенча кешеләр көтүе исеме астында билгеле кечкенә күчмә төркемнәрендә яшәгәннәр иде. Үсемлекләрне үстерүнең (авыл хуҗалыгы) барлыкка килүе тарихта беренче тапкыр күчемсез торак пунктларның, хайваннарны йортлаштыру һәм металларны куллануга китергән Неолит инкыйлабына сәбәпче булды. Авыл хуҗалыгы сәүдә һәм кооперацияга мөмкинлекләр тудырып, комплекс җәмгыятьләрнең үсешенә юл ачты. Бу вакыйганың кешеләр җәмгыяте өчен әһәммияте аркасында, бу чор Холоцен тәкъвиме яки кешеләр эрасы исеме белән билгеле.

Беренче борыңгы дәүләтләр якынча 6 000 ел элек Мезопотамияда, Мисыр'ның Нил үзәнлеге һәм Һинд елгасы үзәнлекләрендә барлыкка киләләр. Саклану өчен хәрби көчләр, идарә эшләре өчен хөкүмәт бюрократияләре оештырыла. Ресурсларга ирешер өчен дәүләтләр кооперация һәм көндәшлеккә, ара-тура сугышка керә. 2 000–3 000 ел элек булган арада, Фарсы империясе, Һиндстан, Кытай, Рим һәм Македония империяләре кебек кайбер дәүләтләр казанышлары нәтиҗәсендә беренче экспансионист империяләргә әверелде. Борыңгы Грецияның әһәмияте Көнбатыш мәдәниятенең нигезләрен салучы цивилизация булып, Көнбатыш фәлсәфә, демократия, бөек фәнни һәм математик казанышлары, Олимпия уеннары, Көнбатыш әдәбияты һәм тарих язуы, шулай да трагедия һәм комедияны үзенә алучы көнбатыш драманың барлыкка килү урыны.[20]

Урта гасырларның соңгы өлеше революцион фикерләр тууы һәм технологияләргә ирешелүе белән билгеле. Кытайда алга киткән шәһәр мәдәниятендә язуларны бастыру һәм орлыкларны җиргә кертү технологияләрне таба. Һиндстанда математика, фәлсәфә, дин һәм металлургия өлкәләрендә зур казанышлары күзәтелә. Исламның алтын гасыры дәвамында мөсельман империяләрендә дәрәҗәле фәнни казанышлар ясала. Аурупада, яңа аңлаеш белән классик өйрәнүгә игътибар итү һәм басу станогы кебек кәшефләр 14-15 гасырларда Яңарыш чорына китерә. 17нче гасырдагы фәнни-техник инкыйлаб һәм 18-19 гасырдагы сәнәгый инкыйлаблары транспорт өлкәсендә тимер юлы һәм автомобил, энергия табу өлкәсендә күмер һәм электр көче; хөкүмәт өлкәсендә — вәкилле демократия һәм коммунизм кебек зур инновацияләрне китерде.

20нче гасыр соңында башланган Мәгълүмат чоры сәбәпле, хәзерге кешеләр зур тизлек белән глобалләшә һәм бәйләнешә барган дөньяда яши. 2010 елда, якынча 2 миллиард кеше Интернет,[21] һәм 3,3 миллиарды кәрәзле телефон[22] аркылы бер-берсе белән элемтәгә керә алуы билгеле.

Ислам буенча акыллы кеше урыны

Ислам нигезе булган Коръән-и Кәрим кешене җир йөзендә хәлифә (ягъни, Аллаһы Тәгалә урынбасары) булу[23][24] һәм фәкать Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу[25] өчен яратылган зат дип белдерә.

Коръәндә бүгенге акыллы кешеләрнең эволюцион юлы белән барлыкка килүе турында ишарәләр юк түгел.[26][27]

Коръәннең күп урыннарында мөселманнар һәм гомумән бар кешеләр үз акылларын кулланырга,[28][29] белем тупларга[30] өндәләнә.

Башка гоминидлардан аермалы буларак, акыллы кешеләр нәсел җебен башлаган беренче зат Коръәндә Адәм дип билгеләнә.[31]

Коръән буенча, акыллы кешенең башка тормыш ияләреннән аермалары:[32]

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

Өстәмә әдәбият

Чыганаклар

Сылтамалар

Wikiwand in your browser!

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.

Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.