тере организмнарындагы төрлелекне, геннар һәм нәселдәнлекне өйрәнүче фән From Wikipedia, the free encyclopedia
Генетика (гр. genesis килеп чыгу) — организмнарның нәселдәнлеге һәм үзгәрүчәнлеге турындагы фән.
Нәселдәнлек — тереклек иясенең буыннар арасындагы морфологик һәм функциональ күчүчәнлекне, шулай ук тышкы тирәлекнең билгеле бер шартларында индивидуаль үсешнең үзенә бертөрле үзенчәлеген тәэмин итүче сыйфат. Нәселдәнлекнең даимилеге бер буыннан икенчесенә билгеле бер нәселдәнлек структураларын тапшыру белән тәэмин ителә. Үзгәрүчәнлек — тереклек иясенең морфофизиологик төзелешендә аерымлыклар булуы яки барлыкка килүе, бу аерымлыклар, я нәселдәнлек структураларының, я индивидуаль үсеш процессындагы бербөтен организмның үзгәрүе өчен, башлангыч материал булып тора.
Гомуми генетика һәм хосусый генетика бар. Гомуми генетика барлык организмнарга хас булган генетик закончалыкларны һәм бу закончалыкларның конкрет чагылышларын өйрәнә.
Хосусый генетика организмнарның теге яки бу төрләренең нәселдәнлеген һәм үзгәрүчәнлеген өйрәнә. Өйрәнелә торган объектларга бәйле рәвештә, хосусый генетика кеше генетикасына, үсемлекләр генетикасы, хайваннар генетикасы, бактерияләр генетикасы, вируслар генетикасына һ.б.га аерыла. Молекуляр, биохимик, популяцион, экологик, физиологик, иммунологик, медицина, ветеринария, радиацион, эволюцион һ.б. Генетикалар гомуми генетиканың мөстәкыйль бүлекләрен тәшкил итәләр. Генетика цитология, эмбриология, эволюцион тәгълимат белән, шулай ук биохимия, биофизика, кибернетика, математика һ.б. фәннәр белән тыгыз бәйләнгән. Ул хайваннар, үсемлекләр һәм микроорганизмнар селекциясенең теоретик нигезе булып тора, медицина һәм ветеринариянең кайбер бүлекләре өчен әһәмияткә ия. Ггенетиканың төп методы — гибридологик метод (бер яки берничә билге буенча аерылып торган формаларны кушылдыру һәм нәселне анализлау). Шулай ук цитологик, биохимик, онтогенетик (эмбриологик), математика-статистик һ.б. методлар да кулланыла.
Тереклек ияләре ата-аналарының сыйфатларын алу турындагы белемнәр борынгы заманнардан ук авыл хуҗалыгы үсемлекләрен һәм хайваннарын селекция (ясалма сайланыш) ярдәмендә яхшырту өчен кулланылган.[1]. Хәзерге заман генетикасына XIX гасыр уртасында августин монахы Грегор Мендель нигез салган.[2].
Беренче булып «генетика» сүзен маҗар дворяны Имре Фестерик кулланган. Ул үзенең "Табигатьнең генетик кануны" (алман. Die genetische Gesätze der Natur, 1819) хезмәтендә нәселдәнлекнең берничә кагыйдәсен аңлаткан. Аның икенче кануны Мендельнекенә тиңдәш. Өченче канунда ул мутация принципларын өйрәнүгә нигез сала. Шуңа күрә аны Хуго Де Фризның элгәре дип атап була[3].
Мендель хезмәтенә кадәр башка нәселдәнлек теорияләре дә була. XIX гасырда Чарльз Дарвинның 1859 елда басылган "Төрләрнең килеп чыгышы" хезмәтендәге "катнаш нәселдәнлек" теориясе киң таныла. Әлеге китапта затлар ата-аналарыннан билгеләрнең урталыгын ала, дип әйтелә.
[4]. Ләкин Мендель үз хезмәтендә сыйфатларның кушылмавы мисалларын китерә, димәк, сыйфатлар төрле геннарның катнашмасы белән түгел, ә тезмәләре (комбинацияләре) белән ясалганын дәлилли. Хәзер сыйфатларның кушылуы микъдар эффектлары һәм күп геннарның тәэсире белән аңлатыла.
Яхшы ышаныч тапкан икенче теория - яшәү дәверендә алынган сыйфатларны нәсел бученча тапшыру. Әлеге теория буенча кешеләр ата-аналары тарафыннан беркетелгән сыйфатларны кабул итә. Жан Батист Ламарк белән бәйле бу теориянең дөрес булмавы билгеле, чөнки аерым кешенең тормыш тәҗрибәсе аның балаларына тапшырылучы геннарына тәэсир итми.[5] Шулай да, эпигенетика өлкәсендәге кайбер дәлилләр Ламарк теориянең берничә аспектын тормышка кайтара[6]. Башка теорияләр Дарвинның пангенезисын һәм аның Фрэнсис Гальтон китергән аңлатмасын үз эчләренә алалар.[7]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.