Орловка чиркәве, Косма һәм Дамиан чиркәве, рус. Орловская церковь, храм святых бессребреников Космы и Дамиана — Уфа губернасы Минзәлә өязе Орловка авылында (хәзер Яр Чаллы шәһәре бистәсе) 1859 елда ачылган гыйбадәтханә (чиркәү). Рус православие чиркәвенең (Мәскәү патриархаты) Татарстан митрополиясе Яр Чаллы (2024 елга кадәр Казан) епархиясе Кама аръягы благочиние округына карый (округ үзәге).
Яр Чаллы шәһәрендәге иң борынгы сакланган бина буларак, шәһәр архитектура истәлеге санала.
Чиркәү | |
Орловка чиркәве Орловская церковь | |
Орловка чиркәве | |
Ил | Татарстан |
Шәһәр | Чаллы |
Дин | Православие |
Мәхәллә | Яр Чаллы епархиясе Кама аръягы благочиние округы |
Бина төре | бер башлы гыйбадәтханә |
Төзелеш еллары | 1854—1859 еллар |
Халәте | гамәлдә |
Чиркәү җитәкчесе — протоиерей Олег (Богданов). Клирда 3 рухани хезмәт итә.
Тарих
Орловка авылында XVIII гасыр ахырында төзелгән агач чиркәү 1844 елда янып бетә.
1854-1859 елларда Алабуга сәүдәгәре И.И. Стахеев акчасына яңа таш чиркәү корыла.
1939 елда гыйбадәтханә ябыла. Ашлык келәте, яшелчә саклау урыны, агулы химикатлар саклау урыны итеп файдаланыла.
1990-1992 елларда бина Чаллы шәһәре православныйларына кайтарып бирелә.
Чиркәү каршында якшәмбе мәктәбе эшли.
Бина
Архитектор Константин Тон эшләгән үрнәк проект буенча византия стилендә төзелгән уртача зурлыктагы гыйбадәтханә.
Чаллы архитекторы Маркиз Басыйров проекты белән гыйбадәтханәне яңарту эшләре башкарыла, псевдорус стиле бизәкләре кергән эклектика стилендә төзәтеп корыла[1].
Искәрмәләр
Чыганаклар
Әдәбият
Сылтамалар
Wikiwand in your browser!
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.