Казан дәүләт консерваториясе
Казанның югары музыкаль уку йорты From Wikipedia, the free encyclopedia
Нәҗип Гаяз улы Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе (академия) — Казанның югары музыкаль уку йорты. 1945 елда нигез салынган. 2001 елда уку йортына Нәҗип Җиһанов исеме бирелгән.
Казан дәүләт консерваториясе | |
Нигезләнү датасы | 1945[1] |
---|---|
![]() | |
... хөрмәтенә аталган | Нәҗип Җиһанов |
Ректор | Вадим Дулат-Алиев[2] |
Дәүләт | Россия[1] |
Административ-территориаль берәмлек | Казан, Татарстан һәм Вахитов районы |
Урам | Зур Кызыл урамы, Zür Qızıl uramı |
Урын | Асылзатлар йорты |
Укучылар саны | 700 |
Ана ширкәт | Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы[3] |
Рәсми веб-сайт | new.kazancons.ru |
Казан дәүләт консерваториясе Викиҗыентыкта |

Тарих
Казан дәүләт консерваториясе Идел буе һәм Урал республикалары халыклары арасыннан югары дәрәҗәле музыкантлар (педагоглар, башкаручылар, композиторлар, музыка белгечләре) әзерләр өчен барлыкка китерелә. Аның беренче ректоры татар мәдәнияте һәм сәнгате эшлеклесе Нәҗип Җиһанов (1911 - 1988) була[4].
1990 елда консерватория нәшер итү хокукына ия була һәм фәнни, укыту һәм нота басмалары чыгара башлый. 1997 елда консерваториядә опера студиясе ачыла[4].
Төзелеше
Югары уку йортында 8 факультет һәм егерме кафедра бар. Шулай ук өч еллык аспирантура да бар.
Билгеле кешеләре
Ректорлар
- 1945―1988 ― Нәҗип Гаяз улы Җиһанов
- 1988―2021 ― Рубин Кәбир улы Абдуллин
- 2021 елның 1 июненнән ректор в. б. ― Вадим Роберт улы Дулат-Алиев[5]
Укытучылар
- Шулай ук карагыз: Төркем:Казан дәүләт консерваториясе укытучылары.
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Тәмамлаучылар
- Шулай ук карагыз: Төркем:Казан консерваториясен тәмамлаучылар.
- Олег Лундстрем
- Әнвәр Бакиров
- Алмаз Монасыйпов
- Ренат Еникиев
- София Губайдулина
- Илһам Шакиров
- Мәхмүт Нигъмәтҗанов
- Мәсгудә Шәмсетдинова
- Галина Казанцева
- Ренат Ибраһимов
- Рафаэль Билялов
- Фәридә Салитова
- Айрат Ишморатов
- Земфира Сәйдәшева
- Лилия Сәрвәрова
- Наилә Әлмиева
- Алсу Фәйзуллина
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.