Марат Зарипов (1956)
From Wikipedia, the free encyclopedia
Икътисадчы Марат Зарипов (1972) белән бутамагыз.
Марат Зарипов (Марат Нәби улы Зарипов) – музыкант (скрипка), педагог. РФ атказанган артисты (2006). ТР халык артисты (1999). ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1996). М. Җәлил (1987) һәм Тукай (2002) премияләре лауреаты. Казан дәүләт консерваториясе профессоры (2010).
Тәрҗемәи хәле
1956 елның 1 июнендә Литвада, Капсукас шәһәрендә туган. Казан дәүләт консерваториясе каршындагы махсус урта музыка мәктәбен (көллият) (1974), Казан дәүләт консерваториясен (1979), Казан консерваториясендә аспирантура (1981) тәмамлаган.
- 1975-1983 «Сәйяр» ВИАсында уйный (кыллы уен кораллары).
- 1979-1989 Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка укуханәсендә укыта.
- 1981 Казан дәүләт консерваториясендә махсус скрипка сыйныфында укыта, 2010 профессор.
- 1980 Казан консерваториясенең кыллы квартеты (1996 елдан Татарстанның дәүләт кыллы квартеты) 2- скрипкасы.
Иҗаты
Татарстан дәүләт кыллы квартеты белән Алмания, Франция, Финляндия, Һолландия, Чехия, Италия, Словакия, Бөекбритания, АКШ, Япония, Австралия, Малайзия, Һиндстан, Күвәйт, Сүрия, Согуд Гарәбстаны, Төркиядә гастрольләрдә була. Нижгарда (2005), Йошкар-Олада (2007), Яр Чаллыда (2007), Казанда (2000-2008) мастер-класслар үткәрә.[1] 1997 елдан Сембер шәһәрендә узучы «Яшь сәләтләр - яңа исемнәр» (Юные дарования - новые имена) өлкә бәйгесендә жюри рәисе була.
Репертуарында Гайдн, Моцарт, Бетховен, Бородин, Чайковский, Рахманинов, Прокофьев, Шостакович, Гобәйдуллина, Денисов, Җиһанов, Әхмәтов, Еникиевның кыллы квартетлары.
Аудиоязмалары
- Классика ансамбльләре: Моцарт - Квартет Л.478, Дворжак - Фортепиано квинтеты op.81, Нарита - Хамабеноута. Токио: «Art Union Records», 1995 (CD).
- «Токио-концерт»: Барбер - Адажио op.11, Шнитке – Фортепиано квинтеты, Рәшит Кәлимуллин - Квартет № 4, Асака - Лулабай. Токио: «Art Union Records», 1996 (CD).
- Татар тынлы музыкасы, квартет һәм ир-ат тавышы өчен аранжировкада (солист - Д. Зәйнуллин). АКШ: San-Francisco University, 1997 (CD).
- Рәшит Кәлимуллинның камера музыкасы: Кыллы квартетлар № 3, 4. Мәскәү: «Ореал-Лайн», 1998 (CD).
- III халыкара «Европа-Азия» фестивале (Р. Ахиярова әсәрләре). Мәскәү: «Ореал-Лайн», 1998 (CD).
- Татар квартет музыкасы. Казан, 2000 (CD).
- Җан музыкасы (Музыка души): Квартет миниатюралары. Казан: Барс-Медиа, 2005 (CD).
Хезмәтләре
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- РФ атказанган артисты (2006).
- ТР халык артисты (2000).
- ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1996).
- М. Җәлил премиясе (1987)
- Тукай премиясе (2002)
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.