Төньяк Америкада урнашкан дәүләт From Wikipedia, the free encyclopedia
Америка Кушма Штатлары (ингл. United States of America), еш кына кыскача АКШ (ингл. USA), Кушма Штатлар (ингл. United States, U.S.) яки гади Америка (ингл. America) диелә — Төньяк Америкада урнашкан дәүләт. Мәйданы буенча дөньяда дүртенче урында тора (9 518 900 км²). Халык саны буенча дөньяда өченче урында тора (304 млн. кеше). Башкаласы — Вашингтон шәһәре. Дәүләт төзелеше буенча төркеме — федератив президент республикасы.
Байрак
| |
Шигарь | In God We Trust |
---|---|
Башкала | Вашингтон |
Халык саны | 332 278 200 (2021, халык санын бәяләү) |
Нигезләнгән | 12 май 1784 |
Сәгать кушагы | UTC−12:00, UTC−11:00, UTC−09:00, UTC−08:00, UTC−07:00, UTC−06:00, UTC−05:00, UTC−04:00, UTC+10:00, UTC+12:00, Самоа сәгать кушагы, Стандарт атлантик вакыт, Үзәк вакыт зонасы, Аляска вакыт зонасы, Тау сәгать кушагы, Чаморро вакыт зонасы |
Рәсми тел | инглиз теле |
География | |
Мәйдан | 9,826,675 км² |
Координатлар | 39.828175°N 98.5795°W |
Сәясәт | |
Канун чыгару органы | АКШ Кәнгрисе |
Дәүләт башлыгы исеме | АКШ президенты |
Дәүләт башлыгы | Джозеф Байден |
Башлык исеме | АКШ президенты |
Хөкүмәт башлыгы | Джозеф Байден |
Икътисад | |
ТЭП | 23 315 081 миллион US$ (2021), 25 462 700 миллион US$ (2022) |
Акча берәмлеге | АКШ доллары |
Эшсезлек дәрәҗәсе | 6.7% (декабрь 2013) |
Туу күрсәткече | 1.8615 (2014)[1] |
КПҮИ | 0.921 (2021)[2] |
Яшәү озынлыгы | 78.69024 ел (2015, 2016)[3] |
Пенсия яше | 66 яшь |
Джини коэффициенты | 47.7 (2011) |
Башка мәгълүмат | |
Ярдәм телефоннары | |
Автомобил хәрәкәте ягы | уң |
Челтәр көчәнеше | 120 вольт |
Телефон коды | +1 |
ISO 3166-1 коды | US[4] |
ХОК коды | USA |
Интернет домены | .us |
Америка Кушма Штатлары төньякта Канада белән, көньякта Мексика белән чиктәш. Көнбатыштан Тын океан белән, ә көнчыгыштан исә Атлантик океан белән юыла. Административ яктан ил 50 штатка һәм 1 федераль округка (Колумбия) бүленә.
Беренче дәрәҗәдә Америка Кушма Штатлары штатларга бүленәләр.
Штатлар үз чиратында округларга бүленәләр. АКШда 3141 округ бар. АКШ штатлары:
АКШ җирләренә беренче кешеләр 10 мең ел элек килеп урнашкан дип санала. Алар Себер аша Аляскага күчүче кабиләләр булган дип фаразлана. XVII гасырга кадәр алар кыйтгада доминант халык булып торалар. Хәзерге америкалылар бу территорияләргә урта гасырларда гына килеп урнашалар, АКШның бүгенге халкы XVII—XX гасырларда Европа илләреннән килеп урнашучыларның берләшүеннән барлыкка килә. Боларның күбесе — Көнбатыш Европадан һәм Африкадан чыккан иммигрантлар. Хәзерге вакытта америкалылар арасында европеоид расасы өстенлек алып тора. Икенче урында афроамерикалылар, аннары — латиноамерикалылар.
Дәүләт төзелеше буенча АКШ - федератив президент республикасы.
Бу бүлектә мәгълүмат искергән. Сез проектны яңартып, шуннан соң әлеге калыпны алып атып, аңа ярдәм итә аласыз. |
АКШның саклану бюджеты 700 миллиард доллар тәшкил итә, әмма аның зур өлеше фәнни тикшеренүләргә һәм яңа системнар уйлап чыгаруга тотыла[5].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.