Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Рәхилә Мифтахова (Рәхилә Хәйдәр кызы Мифтахова, 7 октябрь 1940, Хуҗайлы, Хуҗайлы районы[d], Каракалпак Айрат Сәвит Сатсиялислар Җөмһүрияте, Үзбәкстан ССР, СССР — 8 гыйнвар 2000 (59 яшь), Казан, Россия) — опера җырчысы, педагог, РСФСРның атказанган әртисе (1981), ТРның халык әртисе (1993).
Рәхилә Мифтахова | |
---|---|
Туган | 7 октябрь 1940 Хуҗайлы, Хуҗайлы районы[d], Каракалпак Айрат Сәвит Сатсиялислар Җөмһүрияте, Үзбәкстан ССР, СССР |
Үлгән | 8 гыйнвар 2000 (59 яшь) Казан, Россия |
Яшәгән урын | Татарстан урамы, Казан[1] |
Ватандашлыгы | СССР Россия |
Әлма-матер | Казан дәүләт консерваториясе |
Һөнәре | опера җырчысы |
1940 елның 7 октябрендә Каракалпак АССРның Хуҗайлы шәһәрендә туа. 1946 елда гаиләсе белән Пермьгә күчеп килә, анда мәктәпне тәмамлый. 1963 елда Казан музыка училищесын тәмамлаганнан соң, Казан дәүләт консерваториясендә эшли. Укытучылары Н. Г. Лившиц, Н. Н. Лучинина, З. Г. Бәйрәшева, К. З. Щербинина төрле елларда була.
1962 елның декабреннән Рәхилә Мифтахова Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында стажер булып эшли. 1968 елдан, Казан консерваториясен тәмамлаганнан соң, театр солисты.
1971-1978 елларда музыка училищесында укыта. 1985-1999 елларда - Казан мәдәният һәм сәнгать институты педагогы, 1997-2000 елларда — соло җырлау кафедрасы мөдире, профессор.
Рәхилә Мифтахова 32 ел сәхнә тормышында 50дән артык опера партиясен башкарды, шул исәптән: Джильда («Риголетто»), Маргарита («Фауст»), Аида («Аида»), Марфа («Царская невеста»), Мадам Баттерфляй («Чио-Чио-сан»), Лиза («Пиковая дама»), Татьяна («Евгений Онегин»), Ярославна («Князь Игорь»), Леонора («Трубадур»), Розина («Севильский цирюльник»), Әлфия («Самат»), Бибисара («Җиһангир»), язучы хатыны («Җәлил»), Каракаш («Алтынчәч»), Сәрвәр («Башмакчыклар»), Розалинда («Летучая мышь»), княгиня Воляпюк («Сильва»).
Опера партияләреннән тыш, җырчы репертуарында татар композиторлары Сәйдәшев, Мозаффаров, Вәлиуллин, Җиһанов, Яхинның камера әсәрләре, бөек шагыйрь Габдулла Тукай шигырьләренә романслар һәм җырлар яңгырады.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.