Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Фәридә Салитова (Фәридә Шәриф кызы Салитова) — сәнгать (музыка) белгече, педагогика фәнннәре докторы, сәнгать фәннәре кандидаты, РФ һәм ТР композиторлар берлекләре әгъзасы (1992). ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (1996). РФ югары мәктәбе атказанган хезмәткәре. РФ югары һөнәр мәгарифе мактаулы хезмәткәре.
Фәридә Салитова | |
---|---|
Туган телдә исем | Фәридә Шәриф кызы Салитова |
Туган | 12 июнь 1948 (76 яшь) Австрия Вена |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия |
Әлма-матер | Казан дәүләт консерваториясе |
Һөнәре | сәнгать белгече, мөгаллим |
Ата-ана |
|
Гыйльми дәрәҗә: | педагогика фәннәре докторы[d] |
1948 елның 12 июнендә Венада (Австрия) туган. Әтисе – Шәриф Сәлим улы Салитов (1913, Дәвеш-2004, Казан), тарихчы, икътисадчы. Әнисе – Сафия Измаил кызы Мозаффарова (1919, Казан – 2000, Казан), юрист.
Казан музыка укуханәсен (1966), «фортепиано» белгечлеге буенча Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (И.Ә. Гобәйдуллина курсы, 1971), «музыка сәнгате» белгечлеге буенча ТР ФА Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында аспирантура (1982) тәмамлаган. Ташкәнттә, Хәмзә Хәкимзадә исемендәге Сәнгать белеме институтында Салих Сәйдәшев иҗатына багышланган темага сәнгать фәннәре кандидатлыгына (җитәкчесе Мәхмүт Нигъмәтҗанов) (1985), «Татар халкының музыка-педагогика мәдәнияте үсеше (чыганаклардан алып тотрыклы күренешкә әверелгәнче)» темасына педагогика фәннәре докторлыгына[1] (җитәкчесе проф. Җ.Г. Нигъмәтов) диссертацияләр яклаган.
Ватан мәдәнияте, сәнгате, педагогикасы, мәгарифенең теориясе, тарихы һәм практикасы.
250 (шул исәптән, 83 фәнни һәм 50 фәнни-популяр һәм публицистик) хезмәте басылган.
Аеруча Салих Сәйдәшевның иҗатын өйрәнү, музыкаль мирасын барлау һәм халыкка кайтару, музеен оештыру өлкәсендә керткән хезмәте зур[3].
«2012 ел»да «Салих Сәйдәшевның музыкаль драмалары: татар һөнәри музыкасын булдыруда жанрның әһәмияте» (1988) һәм «Салих Сәйдәшев. Тормыш һәм иҗат юлы» (2011) китаплары өчен Тукай премиясенә намзәт итеп тәкъдим ителә[4][5].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.