Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Айрат Ишморатов, Айрат Рафаил улы Ишморатов, ингл. Airat Ichmouratov, рус. Ишмуратов Айрат Рафаилович (28.06.1973) — композитор, дирижёр.
Айрат Ишморатов | |
---|---|
Туган телдә исем | Айрат Рафаил улы Ишморатов |
Туган | 28 июнь 1973 (51 яшь) Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия→ Канада |
Әлма-матер | Казан дәүләт консерваториясе һәм Монреаль университеты |
Һөнәре | композитор |
Җефет | Эльвира Мисбахова, музыкант (альт) |
Балалар | кызлары Алина, Луиза |
Ата-ана |
|
1973 елның 28 июнендә Казанда туган. Бабасы — драматург Риза Ишморат, әбисе — РСФСР халык артисты Рәшидә Җиһаншина. Казанда «кларнетчы» белгечлеге буенча Р.М. Яхин исемендәге 3 нче балалар музыка мәктәбен [1], Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка укуханәсен (В.П. Курылев сыйныфы), Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясен (А. Гыйльфанов сыйныфы), шунда ук аспирантураны, Монреаль университетының (Канада) магистратурасын (Андре Муазан сыйныфы) тәмамлаган. Монреаль университетының опера-симфония дирижерлыгы кафедрасында музыка буенча доктор дәрәҗәсен ала (2000).
1993-1997 Татарстан дәүләт симфоник оркестрында һәм М. Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театры оркестрында уйный.
Оркестр өчен симфоник әсәрләр, оркестр һәм төрле уен кораллары өчен әсәрләр, клезмер музыкасы һәм балалар өчен музыка иҗат итә.
2003 елда, композитор буларак беренче хезмәте — Беренче кыллы квартетын иҗат итә[3].
2015 елда Достоевский иҗатына нигезләнеп, «Юеш кар турында» (По поводу мокрого снега) исемле беренче операсын яза.
Зөфәр Хәйруллинның дөньякүләм танылган композитор һәм дирижер А. Ишморатовка багышланган «Югары нотада» документаль фильмы XI Казан халыкара мөселман кинофестивалендә күрсәтелде [4].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.