Артур Исламов

татар җырчысы (баритон) From Wikipedia, the free encyclopedia

Артур Исламов

Артур Исламов, Артур Муллаян улы Исламов (1988 елның 13 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Актаныш) — җырчы (баритон), Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры һәм Мария театры (Петербург) каршындагы яшь башкаручылар академиясе солисты. «Тантана» (2020, 2023) һәм Илһам Шакиров исемендәге (2025) премияләр лауреаты.

Кыска фактлар Артур Исламов, Туган телдә исем ...
Артур Исламов
Thumb
Туган телдә исем Артур Муллаян улы Исламов
Туган 13 гыйнвар 1988(1988-01-13) (37 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Актаныш районы, Актаныш
Милләт татар
Ватандашлыгы СССР
РФ
Әлма-матер Казан дәүләт консерваториясе
Һөнәре җырчы
Җефет Эльза Исламова
Бүләк һәм премияләре

 Артур Исламов Викиҗыентыкта

Ябу

Тәрҗемәи хәле

Thumb
Alqanat төркеме. Артур уртада
Thumb
«Ак бүре» операсында Ак бүре. 2012
Thumb
«Созвездие-Йолдызлык» фестивалендә. 2006

1988 елның 13 гыйнварында Актанышта туган. Әтисе Муллаян – көрәшче. Әнисе Луиза – музыкант. Апасы Сиринә консерватория тәмамлаган, гаиләсе белән Чаллыда яши.[1] Музыка мәктәбенең баян классын, Казан музыка укуханәсенең халык уен кораллары бүлеген, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал бүлеген (Клара Хәйретдинова сыйныфы, 2012) тәмамлаган.

Хезмәт юлы

Иҗаты

Эльмир Низамов: «Артур – үз эшенең фанаты. Җырлый да, көй дә яза. Без аның белән бер дулкында. Көйязар буларак, Артурның әсәренә үзгәрешләр кертергә әзер булуы миңа ошый».

Башкарган партияләре

  • Данкайро, Моралес «Кармен» Ж. Бизе.
  • Фигаро «Фигаро туе» (Свадьба Фигаро).
  • Онегин «Евгений Онегин» П. Чайковский.
  • Граф Робинзон «Яшерен туй» (Тайный брак) Д. Чимароза.
  • Король Треф «Өч әфлисунга мәхәббәт» (Любовь к трем апельсинам).
  • Хома «Вий» Е. Анисимова.
  • Бен «Телефон» Д. Менотти.
  • Эдвин «Сильва» И. Кальман.
  • Акыл ияләре «Турандот» Д. Пуччини.
  • Кәрим бай «Башмагым» Җ. Фәйзи.
  • Сабиров «Җәлил» Н. Җиһанов.
  • Фатыйх «Шагыйрь мәхәббәте» Р. Ахиярова.
  • Кошчак «Сөембикә» Р. Ахиярова.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

Thumb
Операдан дуэт. Башкара Артур һәм Эльза Исламовлар. Мәскәү, 2022

Шәхси тормышы

Өйләнгән. Хатыны Эльза Исламова (1989 елда Казанда туган), җырчы. Кызлары Иделия[10].

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.