Remove ads
премьерасы 2023 елның 11 февраленда узган татарча опера From Wikipedia, the free encyclopedia
«Кави-Сәрвәр» ― композитор Миләүшә Хәйруллинаның Айдар Әхмәдиев либреттосына язылган операсы. Беренче тапкыр (дөньякүләм премьерасы) 2023 елның 11 февралендә Нәҗип Җиһанов исемендәге VIII «Мирас» татар музыкасы фестивале кысаларында (фестивальнең икенче концертында) Казанда, С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында дөнья күргән. Төп рольләрдә ― Артур (баритон) һәм Эльза (сопрано) Исламовлар. Опера составында пролог һәм эпилог белән рамкаланган унөч картина, концерт версиясендә 3 сәгатьтән артык дәвам итә. [1]
Кави-Сәрвәр | |
---|---|
Премьера афишасы. 2023 елның 11 феврале | |
Көйязар | Миләүшә Хәйруллина |
Либретто авторы | Айдар Әхмәдиев |
Тел | татарча |
«Кави-Сәрвәр» операсы ― ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан ТР мәдәният министрлыгы инициативасы белән бирелгән грант хисабына язылган әсәр. [2]
«Кави-Сәрвәр» операсының барлыкка килүендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, Татарстан дәүләт академия симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Александр Сладковскийның ярдәме һәм яшь композиторга (Миләүшә Хәйруллинага) ышанган Зур театр дирижеры, Operafusion продюсерлык үзәген оештыручы һәм җитәкчесе Айрат Кашаевның зур энтузиазмы үз ролен уйнаган. [3]
Опера өстендә драматург Айдар Әхмәдиев белән берлектә эш 2019 елда ук башланган. Либретто өчен беренчел чыганак булып «Сильнее смерти и страха жизни» китабы хезмәт иткән, анда Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмованың төрмә һәм лагерь елларындагы хатлары басылган. [4] Либретто өлешендә авторлар Кави Нәҗминең оныклары, Тансык Кави улы кызлары Фәридә (Колпакова) һәм Гүзәл Нәҗметдиновалар белән бергә эшләгән.
Беренче тапкыр (дөньякүләм премьерасы) 2023 елның 11 февралендә Нәҗип Җиһанов исемендәге VIII «Мирас» татар музыкасы фестивале кысаларында (фестивальнең икенче концертында) Казанда, С. Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында дөнья күргән. Преамбула вакытында тамашачыларга югары дәрәҗәле шәхесләрнең: РФ мәдәният министры Ольга Любимова һәм сәнгать белгече, РФ Президентының халыкара мәдәни хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Михаил Швыдкой[d] видеомөрәҗәгатьләре күрсәтелгән.
Фестиваль кысаларында Татарстан Республикасыннан яшь автор язган операның яңгыравы сөендерә, аның таланты «Партитура» Бөтенроссия яшь композиторлар конкурсында югары бәяләнде [5] |
Либретто нигезендә 1930-еллар ахырында Казанда булган реаль тарих ята. Опера язучы, ТАССР Язучылар берлегенең беренче (1934―1937 елларда) рәисе Кави Нәҗми (Габделкави Һибәтулла улы Нәҗметдинов, 1901―1957) һәм аның хатыны балалар язучысы, тәрҗемәче Сәрвәр Әдһәмованың (Сәрвәр Сабир кызы Әдһәмова, 1901―1970) илдә сәяси золым хөкем иткән чорга туры килгән сүнмәс мәхәббәте турында сөйли. Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһәмова илдәге сәяси вазгыять корбаны булган: 1937 елда Кави Нәҗмине «буржуаз милләтчелектә, советларга каршы идеяләрне пропагандалауда» гаепләп кулга алалар һәм ун елга төрмәгә хөкем итәләр, әмма 1939 ел ахырында гаепләү дәлилләнмәгәнлектән эш туктатыла, 1938 елда НКВД хезмәткәрләре Сәрвәр Әдһәмованы кулга алалар һәм «Ватанга хыянәт итүче гаилә әгъзасы» буларак, ун елга Себер сөргененә хөкем итәләр. 1940 елның көзендә ул тулысынча аклана һәм азат ителә. Берничә ел аерым төрмәдә утырып, алар үлемнән чак котылганнар, әмма мәхәббәтләрен саклап кала алалар һәм, азат ителгәч, яңадан кушылалар.
Опера аларның исән калулары һәм кавышулары турында гына түгел, ә үзләрендә кешелеклелек дигән олы хисне саклап калулары хакында да сөйли. Опера авторларын әлеге мәхәббәт тарихы тетрәндергән. Операның үзенчәлеге шунда ки, аның вакыйгалары XX гасыр уртасындагы әле бик ерак булмаган тарихка карый һәм авторлар тарафыннан җентекле һәм хәтта куркыныч дөреслек белән күрсәтелә. [6]
Минем өчен «Кави – Сәрвәр» операсы ― ватандашларыбыз турында сөйләүче әсәр. Әле кайчан гына алар без йөргән урамнардан йөргән, шәһәр һавасы аларның сулышын әле дә хәтерли. Бу безнең тарихыбыз һәм без аны Казан тамашачысына җиткерергә тырыштык [1] Айдар Әхмәдиев |
Без бу операны бөтен яктан да ― музыка, сюжет, характерлар тирәнлеге, масштаб ягыннан да тамашачыны җәлеп итәрлек әсәр буларак язарга тырыштык. Без бу максатка ирешә алдык дип ышанам, чөнки Кави Нәҗми һәм Сәрвәр Әдһамова тормышы операга искиткеч бай материал булып торды [1] Миләүшә Хәйруллина |
2023 елның февралендә операның (концерт версиясе) дөньякүләм премьерасы була[12]. 2024 елның апрель ахырында опера (концерт версиясе) кабат сәхнәгә чыга, ләкин анда Хәсән Туфан, Фатих Кәрим һәм Мирсәй Әмир исемнәре әйтелми, алар исемсез язучыларга әйләнгән. Кайбер мәдәният хезмәткәрләре әлеге опера өстеннән жалоба язган, Фатих Кәримнең исемен пычратуда гаепләгән. «Бизнес-Онлайн» шагыйрьнең туганнары да дәгъва белдерүчеләр исемлегендә икәнен яза[13]. Икенче редакциядә либреттодан бу язучыларның исемнәре генә түгел, Сталин исеме дә алып атылган. Филология фәннәре кандидаты Миләүшә Хәбетдинова, сәбәп ― либретто авторы Айдар Әхмәдиевның материалны өйрәнмәвендә, фактик хаталар җибәрүендә, дип саный[14].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.