Илүсә Хуҗина
җырчы (сопрано, Казан, Татарстан, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia
Илүсә Хуҗина, Илүсә Зөфәр кызы Хуҗина (1987 елның 8 июне, СССР, РСФСР, ТАССР, Яр Чаллы) ― җырчы (сопрано), Салих Сәйдәшев исемендәге ТР дәүләт Зур концерт залының солисты, халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты, 2015 елда Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнашучы, Татарстанның атказанган артисты (2019), Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты (2023).
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Әти-әнисе белән төшкән фоторәсеме. | |
Илүсә Хуҗина | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Илүсә Зөфәр кызы Хуҗина |
Туу көне | |
Туу урыны | |
Эшчәнлек еллары |
2008 - х. в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр | |
Моң |
сопрано |
Кораллар |
тавыш |
Жанрлар |
опера |
Коллективлар |
С. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы |
Бүләкләр | |
Илюса Хузина |
Тәрҗемәи хәле
1987 елның 8 июнендә Яр Чаллыда иҗади гаиләдә туган. Сеңлесе бар. Әтисе Зөфәр Зиннур улы чыгышы белән Татарстанның Алабуга районы Дөм-Дөм авылыннан [1], белеме буенча хореограф; әнисе Җәүһәрия [2] Сарман районы Карашай-Саклау авылыннан, Алабуга педагогия институтын тәмамлаган татар теле укытучысы, Алабуганың «Рәйхан» вокаль ансамблендә җырлаган. Илүсәгә бер яшь вакытта гаилә Чаллыдан Алабугага күченгән, шунда ул музыка мәктәбен һәм 8нче санлы урта мәктәпне тәмамлаган. И. В. Әүхәдиев исемендәге Казан музыка училищесының татар бүлегендә халык музыкасы бүлекчәсен (2008; белгечлек буенча остазы Клара Әкрам кызы Хәйретдинова; халык җырлары буенча остазы Венера Хәсән кызы Гәрәева), Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең вокал факультетының академик вокал бүлеген (Клара Хәйретдинова курсы, 2013) тәмамлаган, ике ел Кёльн шәһәрендә (Алмания) урнашкан Җыр һәм бию югары мәктәбендә (университет) белемен арттырган.[3] Студент чакта Казан музыка көллиятендә фольклор дәресләре алып барган. Магистратураны тәмамлаганда чыгарылыш курсының сольный концертында (имтиханда) Эльмир Низамовның «Кара пулат» операсыннан Нәргизә ариясен башкара. [4]
Иҗаты
«Малые города» (2003), «Сандугач сайрар илем» (2003), «Сандугач керде күңелгә» (2004), Сәйдәшев исемендәге вокалистлар конкурсы (2006), «Родники» (2007), «Йолдызлар фабрикасы» (2007), Ваһапов фестивале (2008), «Татар моңы» (2010), «Сөембикә варислары» (2010), «Иртыш моңнары» (2010), Viva Music (2011), Яхин исемендәге конкурс (2012), Vissi D`Arte (2016) һ. б. конкурсларында катнашып, җиңүче һәм призер була.
2012 елның мартында Моцартның «Фигаро туе» операсында Сюзанна партиясен башкара. Шул ук елның августында Италиянең Римини шәһәрендә Associazione Culturale Artistica Enarmonica вокал сәнгате осталыгы курсларын, танылган опера җырчысы Таһира Менаждинованың мастер-курсын (Прага), Abdrazakov fest 2020 халыкара музыка фестивале кысаларында Илдар Абдразаков һәм Лучано Ганчиның (Италия) мастер-классын уза. [5]
2013 елның декабрендә Берлин филармониясендә Берлин симфоник оркестрының Раштуа концертында катнаша. Дирижеры Ильмар Лапинш (Латвия).
2014 елда Кельн театрында Кшенекның «Диктатор» операсыннан Шарлотта партиясен һәм Аахен (Алмания) дәүләт театрында Моцартның «Ялган бакчачы» операсыннан Сандрина партиясен башкара.
2015 елның июлендә Казанда Су спорт төрләре буенча 2015 елгы дөнья чемпионатын ачу тантанасында катнаша.
2015 елның сентябрендә Игорь Крутой белән бергә аның иҗат кичәсендә чыгыш ясый.
Аурупадан кайткач, Салих Сәйдәшев исемендәге Зур Концерт залының солисты булып эшли, хәйрия концертлары оештыра, төрле проектларда катнаша, яңа җырлар яздыра, бәйгеләрдә жюри әгъзасы була, җитди хөкүмәт мәдәни чараларында катнаша.[6], Аурупа, Азия илләрендә (мәсәлән, Япониядә) еш кына гастрольләрдә була, контракт вакытында үзенең сольный концертлары белән чыгыш ясый.[7]
Репертуар
- Татар халык җырлары («Әллүки», «Әзифә», «Зөләйха», «Сәхралар», «Сакмар су» һ. б.)
- Ференц Лист, Вольфганг Амадей Моцарт, Джузеппе Верди әсәрләре,
- Рөстәм Яхин романслары
- Эльмир Низамов әсәрләре [8]
- Яулык (Муса Җәлил - Миләүшә Хәйруллина)
- Күбәләк (Фатих Кәрим - Эльмир Низамов)
- Җибәрмә үзеңнән (Руслан Сәйфетдинов белән дуэт)
- Син кайда идең (Руслан Сәйфетдинов белән дуэт)
- Любовь уставших лебедей (И. Крутой - М. Гуцериев; Аршак Алтунян белән дуэт) [9]
- Зөләйха (GAUGA төркеме солисты Оскар Юнысов белән дуэт) [10]
- Мин Казанда калам (Э. Җәлилова - М.Хәйруллина)
- Онытмам (Э. Җәлилова -М.Хәйруллина)
- Дөнья сере (Г.Тимербулатова - М.Гафурова)
- Сихри моңнар (Эльмир Низамов - Хәнәфи Бадыйков)
- Көтәм сине (Сара Садыйкова)
- Бишек җыры (Эльмир Низамов - Резидә Зәйниева)
- Луиза Салигәскарова ариясе (М. Хәйруллинаның «Кави-Сәрвәр» операсы)
- һ. б.
Альбом
- 2022 – «Сихри моңнар» (13 җыр, Эльмир Низамов белән иҗади дуслыкта)[11]
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 2006 – С. Сәйдәшев исемендәге VIII төбәк вокалистлар конкурсының II дәрәҗә лауреаты;
- 2008 – Р. Ваһапов исемендәге IV халыкара татар җыры фестиваленең яшь башкаручылар конкурсының I дәрәҗә лауреаты;
- 2010 – «Иртыш моңнары XI халыкара татар сәнгате фестиваленең Гран-при лауреаты (Казакъстан, Семипалатинск шәһәре);
- 2016 – «Үзгәреш җиле» беренче татар җыры фестивале лауреаты;
- 2018 – «Татар халкы алдында зур хезмәтләре өчен» медале (БТК);
- 2019 – Татарстанның атказанган артисты [12];
- 2023 – Муса Җәлил исемендәге республика премиясе. [13]
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Wikiwand in your browser!
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.