Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Таһирә Минһаҗетдинова (рус. Тахира Менаждинова, 1952 елның 16 марты, ССРБ, РСФСР, Мәскәү өлкәсе, Долгопрудный районы, Хлебниково) — опера җырчысы (сопрано), 1981-1988 елларда Бишкәктә Кыргыз опера һәм балет театры, 1988—1993 елларда Мәскәүдә Зур театр, 1993 елдан Праһада дәүләт операсы солисты, сәнгать магистры, Праһа халыкара консерваториясе профессоры, җырчыларның халыкара бәйгеләрен оештыручы.
Таһирә Минһаҗетдинова | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Туу көне | |
Туу урыны |
ССРБ, РСФСР, Мәскәү өлкәсе, Долгопрудный районы, Хлебниково |
Эшчәнлек еллары |
1980—х. в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр |
опера җырчысы, педагог |
Моң |
сопрано |
Коллективлар |
Мәскәүнең Зур театры, |
Хезмәттәшлек |
Праһа халыкара консерваториясе |
Милләт |
1952 елның 16 мартында Мәскәү өлкәсе Долгопрудный районы Хлебниково бистәсендә (2003 елдан Долгопрудный шәһәренең микрорайоны) татар гаиләсендә туган. Долгопрудный шәһәрендәге музыка мәктәбендә укыган. П. И. Чайковский исемендәге Мәскәү дәүләт консерваториясен тәмамлаган (ССРБ халык артисты Елена Образцова курсы, 1980).
1981—1989 елларда Бишкәктә Кыргыз дәүләт опера һәм балет театры опера җырчысы.
1989—1993 елларда Мәскәүнең Зур театрында опера солисты.
1993 елдан Чехия башкаласы Праһа шәһәрендә яши. Праһа дәүләт опера театрында солистка һәм Праһа халыкара консерваториясе профессоры. Вокалистларның «Vissi D'Arte» халыкара конкурсы арт-директоры[1].
Братислава милли опера театрында, Швейцария, Алмания, Япония, Кытайның күренекле опера сәхнәләрендә чыгыш ясый.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.