From Wikipedia, the free encyclopedia
Ирадә Хафизҗан кызы Әюпова (рус. Ирада Аюпова яки рус. Аюпова Ирада Хафизяновна, 1971 елның 13 июле, ССРБ, Азәрбайҗан ССР, Бакы) — ТР мәдәният министры (2018 елның 3 маеннан), ТР атказанган икътисадчысы (2014). Чыганаклар аның Татарстан хөкүмәтендә югары вазифаларга күтәрелүен «Метшин кешесе» булуы белән аңлата.[1]
Ирадә Әюпова | |
---|---|
ТР мәдәният министры | |
Вазыйфада | |
Вазыйфага керешкән 2018 елның 3 мае | |
Аңа кадәр | Айрат Сибагатуллин |
Туган | 13 июль 1971 (53 яшь) Бакы, Азәрбайҗан Совет Социалистик Республикасы, СССР |
Белем | Азәрбайҗан дәүләт нефть һәм сәнәгать академиясе[d] |
1971 елның 13 июлендә Азәрбайҗан ССР башкаласы Бакыда туган. «инженер-математик» белгечлеге буенча Азәрбайҗан дәүләт нефть академиясен (2015 елдан Азәрбайҗан дәүләт нефть һәм сәнәгать университеты, az) (1993), «юрист» белгечлеге буенча ТИСБИ (2002) тәмамлаган. 2014 елда РФ Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә «Дәүләт һәм муниципаль идарә итү белгече — MasterofPublicAdministration (MPA)» программасы буенча һөнәри белем күтәрү уза.
1994 — 1998 елларда — Түбән Кама шина заводында инженер — программалаучы.
1998 — 2000 елларда — Түбән Кама коммерция үзәгендә баш белгеч.
2000 — 2004 елларда — Казанның эшмәкәрлеккә ярдәм итү комитетында бүлек мөдире, комитет рәисенең урынбасары.
2004 — 2005 елларда — Казан шәһәре администрациясенең кадрлар бүлеге башлыгы.
2005 — 2006 елларда — Казанның эшмәкәрлеккә ярдәм итү комитеты рәисе.
2006 — 2008 елларда — ТР икътисад министрлыгында бүлек мөдире.
2008 — 2011 елларда — ТР мәдәният министры урынбасары.
2011 — 2015 елларда — ТР мәдәният министрының беренче урынбасары.
2015 — 2016 елларда — ТР министрлар кабинеты каршындагы Баш архив идарәсе башлыгы.
2016 — 2018 елларда — ТР архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.