татар фольклорчысы, музыка белгече From Wikipedia, the free encyclopedia
Геннадий Макаров, Геннадий Михайлович Макаров (1952 елның 21 марты, Әлмәт шәһәре, ТАССР, РСФСР, ССРБ) — борынгы музыка кораллары белгече һәм аларда оста башкаручы[1], фольклорчы, педагог, сәнгать фәннәре кандидаты (2005)[1],Казан дәүләт консерваториясе доценты, ТРның керәшеннәр иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы[2], ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе (2016)[2][3], Россия композиторлар берлеге әгъзасе.
Геннадий Макаров | |
---|---|
Туган телдә исем | Геннадий Михайлович Макаров |
Туган | 21 март 1952 (72 яшь) Әлмәт, ТАССР, РСФСР, ССРБ |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ Россия Федерациясе Татарстан Җөмһүрияте |
Әлма-матер | Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты |
Һөнәре | фольклорчы, музыкант, укытучы |
Эш бирүче | Казан дәүләт консерваториясе, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм Тел, әдәбият һәм сәнгать институты |
Балалар | Тимур Макаров |
Бүләк һәм премияләре | Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе |
Гыйльми дәрәҗә: | сәнгать белеме нәмзәте[d] |
Гыйльми исем: | доцент[d] |
Г.Макаров татар халыкның төрле төркемнәренең, ягъни керәшеннәр, нагайбәкләр, казан татарларының халык авыз иҗатын өйрәнүгә зур өлеш керткән шәхес[1]. Татар халкының думбыра, кылкубыз, дәф, танбур уен коралларын тергезү өлкәсендә зур хезмәт куйган[2]. Төрки сәнгать өлкәсендә зур белгеч буларак та танылган[2].
Геннадий Макаров 1952 елның[4] 21 мартында ТАССРның Әлмәт авылында (1952 елның 25 мартыннан штб, 1953 елның 3 ноябреннән шәһәр) дөньяга килә. 1985 елда Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлый һәм ТӘһСИгә аспирантурага керә. Казан консерваториясендә 1992 елдан алып эшли.
2004 елда «Идел-Чулман буе татарларының традицион аэрофоннары (Генезис һәм тарихи реконструкция проблемалары)» темасына диссертация яклый[5].
2007—2016 елларда Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты каршындагы Керәшеннәрне һәм нагайбәкләрне өйрәнү үзәген җитәкли.[2]
2008 елда доцент дәрәҗәсенә лаек була. Шул ук елда[6] «Бәрмәнчек» керәшен дәүләт фольклор ансамбленә нигез салуга зур өлеш кертә[1][5].
Г. Макаров Казан консерваториясе каршындагы «Бәрәкәт» борынгы татар уен кораллары ансамбленә нигез сала[1], «Ак калфак» балалар фольклор ансамбленең фәнни җитәкчесе була[5]. Бүгенге көндә Татарстан халыклары Ассамблеясенең Дуслык Йорты каршындагы күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең керәшеннәр бүлеге җитәкчесе, аның каршында «Балтырган» балалар милли ансамблен булдыра[5].
Г. Макаров фольклор темаларына монографияләр, 70тән артык фәнни мәкалә авторы. Бүгенге көндә Казан дәүләт консерваториясенең Татар музыкасы һәм этномузыкология бүлегендә укыта[1].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.