Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Андрей Каргинов (Андрей Олег улы Каргинов, русча Андрей Олегович Каргинов) – халыкара дәрәҗәдәге спорт остасы, «Дакар 2014» җиңүчесе.
Андрей Каргинов | |
---|---|
Туган телдә исем | Андрей Олегович Каргинов |
Туган | 21 февраль 1976 (48 яшь) Яр Чаллы |
Милләт | осетин |
Ватандашлыгы | РФ |
Әлма-матер | Кама дәүләт һәндәси-икътисади академия (ИНЭКА)[1] |
Һөнәре | автоузышучы |
Балалар | улы (2007) |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | |
Спорт такымы әгъзасы | КамАЗ-Мастер[1] |
1976 елның 21 февралендә Яр Чаллыда туган. Әтисе милләте буенча осетин, Владикавказда туган, әнисе рус. Әти-әнисе Якутиянең Мирный шәһәрендә таныша. 1970 еллар уртасында Чаллыга күчеп килә. Әтисе озак еллар КамАЗның фәнни-техник үзәегендә эшли.
Яр Чаллыда картинг-клубта шөгыльләнә. «Пионер», «Юниор» картларында узыша.
Кама политехника институтын тәмамлый (2005).
КамАЗ-Мастер командасына урнаша[2].
Картинг буеча Татарстан чемпионы.
2005 елда КамАЗ-Мастер командасына алалар. Югары уку йортында укыганда КамАЗ фәнни-техник үзәгендә практика уза, шунда команда эшчәнлеге белән таныша.
2006 елдан команданың экипажында механик буларак халыкара ярышларда катнаша башлый.
2007 елда «Хазар даласы» ярышында йөртүче буларак катнаша.
2008 елда яраланып, ярышта катнаша алмый.
2010 елда «Ралли Дакар»да Илгизәр Мәрдиев экипажында механик, V урынны алалар.
2011 елда йөртүче буларак Россия чемпионатында җиңүче, «Ефәк юлы» раллиенда III урынны ала.
2012 елда «Ралли Дакар»да беренче тапкыр йөртүче буларак катнаша. Финишка IV булып килә. Ярышта, авыр травма алгач, Курганда Илизаров клиникасында дәваланган хәлдә катнаша.[3]
2013 елда аның экипажы III урынны ала. Финишка машинасы өч тәгәрмәчтә килә.[4]
1. Н. Вяткина. Осетин Каргинов - «Дакар-2014» җиңүчесе. «Наш дом-Татарстан»,2014, 1 сан, 35 бит.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.