From Wikipedia, the free encyclopedia
Сноуборд яки сноубординг (ингл. snowboarding) – кышкы спорт төре, тау чаңгысы кебек биек-текә тау битләүләреннән шуып төшүдән гыйбарәт. Аны яратучылар җәй көннәрендә югалып калмый: охшаш спорт төрләре белән, мәсәлән, чүл барханнарыннан шуып төшү (сэндбординг), диңгез дулкыннарында шуу (серфинг) белән мавыга.
Сноуборд(инг) | |
---|---|
Халыкара федерация | ISF |
Беренче тапкыр искә алына | 1960-еллар |
Сыйфатламасы | |
Төрләр | каты сноуборд; спорт-сноуборд; фрирайд; фристайл |
Категория | кышкы спорт |
кирәк-ярак | сноуборд (сыңар чаңгы) |
Олимпия уеннарында | 1998 |
Сноубордка охшаган беренче корамалды – снёрфер (ингл. snurfer, snow («кар») һәм surf – «сёрф»), АКШның Мускегон каласында 1965 елда Шерман Поппен кызына эшләп биргән. Ул ике чаңгыны бергә ябештереп, яңа снаряд уйлап тапкан.
1979 елда АКШның Мичиган штатындагы Гранд-Рапидс шәһәре янында снёрфинг буенча беренче Дөнья чемпионаты уздырыла. 1984 елда Халыкара сноуборд ассоциациясе ачыла (ISA).
Сноуборд шул кадәр популяр булып киткәч, алга таба аерым спорт төре итеп таныла һәм 1985 елда Австрия тау чаңгысы курорты Цюрста беренче Дөнья кубогы уйнатыла. Бу чит ил чаңгысы ССРБга 1988 елда килеп керә, аны билгеле футбол комментаторы Владимир Маслаченко алып кайта.
Сноуборд сөючеләр саны 2004 елда дөньяда 6,6 миллион тирәсе булган. Ә 2008 елга бу сан 5,1 миллионга кадәр кими, ә хатын-кызлар гомум саннарның 25 процентын тәшкил итә. Бу спорт төрен сөючеләрнең уртача яше – 14 яшьтән 24 яшькә кадәр.
«Аманат» журналы № 02 (795), Февраль, 2010(үле сылтама)
чтТЕ
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.