«Энергетик» мәдәният сарае (Яр Чаллы)
From Wikipedia, the free encyclopedia
From Wikipedia, the free encyclopedia
«Энергетик» мәдәният сарае (рус. Дворец культуры «Энергетик») — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендә эшләүче муниципаль мохтари мәдәният оешмасы. 1973 елда ачылган.
мәдәният сарае | |
«Энергетик» мәдәният сарае | |
мәдәният сарае бинасы | |
Урын | 423808 Татарстан, Яр Чаллы, Комсомол районы, ГЭС бистәсе, Габдулла Тукай яр буе ур., 31 |
Төзелеш | ???—1973 еллар |
Сайт | dk-energetik.ru |
КамАЗ заводы төзелә башлаганда, Яр Чаллы шәһәрендәге барлык мәдәният чаралары Үзәк урамда урашкан район Мәдәният йортында уза торган була. Завод төзелешен шефлыкка алган ВЛКСМ ҮК шәһәргә әледән-әле күренекле артистларны җибәреп тора. Шәһәр тамашачысы каршында Людмила Зыкина, Ольга Воронец, София Ротару, Мстислав Ростропович, Юрий Гуляев, Лев Лещенко, Мәхмүд Эсамбаев, Полад Бюль-Бюль оглы, Владимир Высоцкий, Валерий Золотухин, Таганка театрының беренче составы артистлары һ. б. бик күпләр чыгыш ясарга өлгерә. Район мәдәният йорты аларны кабул итеп өлгерә алмый башлый. Рәис Беляев тәкъдиме белән шәһәрдә яңа мәдәният биналары корырга керешәләр. Әүвәл Гидротөзүчеләр урамында «Чулпан» кинотеатры (2005 елдан музей) корыла. Аннары «Энергетик» мәдәният сарае корыла башлый.
Проектын яшь архитекторлар А. П. Степанец, В. Н. Нестеренко, Г. Н. Федоров, Е. Н. Никифоров төзи. Витраж проекты авторлары — Балтыйк буе архитекторлары. Бина тышындагы һәм эчендәге барлык эшләрне Н. И. Рукин җитәкчелегендәге СМУ-53 коллективы башкара.
1973 елның 3 ноябрендә мәдәният сарае тантаналы төстә ачыла.
1979—1985 елларда мәдәният сараен Шамил Зиннур улы Закиров (1945—2012) җитәкли.
2007 елдан Мәдәният сарае каршында Татарстан районнарында, Башкортстанда һәм Ырынбур өлкәсе Абдулино районында туып, Чаллыда яшәүчеләр якташлыклары ассоциацияләре эшли.
Мәдәният сарае бинасында «Болгар» бию театры урнашкан.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.