Лилия Букеева
эстрада җырчысы From Wikipedia, the free encyclopedia
Remove ads
эстрада җырчысы From Wikipedia, the free encyclopedia
Лилия Букеева, Лилия Раднер кызы Букеева (баш. Лилиә Раднер ҡыҙы Букеева, 1965 елның 7 ноябре, СССР, РСФСР, БАССР, Уфа) ― эстрада җырчысы, Яр Чаллы «Энергетик» мәдәният сарае артист-вокалисты (1996 елдан). Татарстанның (2016) һәм Башкортстанның (2021) атказанган артисты.
Лилия Букеева | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Лилия Раднер кызы Букеева |
Туу көне | |
Туу урыны | |
Эшчәнлек еллары |
1985 ― х. в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр | |
Жанрлар |
эстрада |
Коллективлар |
Нефтекама «Нефтьчеләр» мәдәният сарае; |
Бүләкләр | |
Лилия Букеева |
1965 елның 7 ноябрендә Уфада туган. 1985 елда Уфа сәнгать укуханәсен тәмамлаган (РФ һәм БР атказанган сәнгать эшлеклесе Фәрзәнә Сәгыйтованың укучысы). Юллама белән Нефтекама шәһәренә җибәрелә, анда «Нефтьчеләр» шәһәр мәдәният йортының вокаль-инструменталь ансамблендә солист булып эшли.
1988 елдан ― Башкорт дәүләт филармониясендә эстрада солисты.
1989 елда яшь совет җырын башкаручыларның «Юрмала» Бөтенсоюз конкурсында катнаша. Конкурс 4 этапта уза: Уфа―Чиләбе―Мәскәү―Юрмала. Мәскәү этабында Л. Букеева финалга уза.
Юрмаладагы конкурстан соң Лилия Раднер кызына Казакъ ССР башкаласы Алма-Ата шәһәрендә узучы «Азия тавышы» фестивалендә катнашырга чакыру килә. Анда ул Башкортстан данын яклый.
1990 елда Уфада узган «Агыйдел―90» эстрада җырын башкаручыларның Бөтенсоюз конкурсы лауреаты була (конкурсның жюри рәисе композитор Юрий Саульский).
1991 елда Мәскәү шәһәре Мәдәният идарәсе Төркиягә (Әнкара шәһәренә) 1 ел контракт буенча эшкә җибәрә.
1994 елда Мәскәүдә Алла Пугачева ансамбле җитәкчесе ― композитор Руслан Горобец, шагыйрь Михаил Таничев һәм аранжировка ясаучы Юрий Варум белән таныша. Алар белән берлектә Лилия Букеева 3 җыр яздыра: «Хушлашу көне», «Ресторанда», «Дала».
1996 елдан Яр Чаллының «Энергетик» Мәдәният сараенда артист-вокалист булып эшли[1].
Татарстан сәнгать коллективлары белән чит илләрдә, шул исәптән, Малайзия (1998), Тунис (1999), Италия (Милан, 2001), Франциядә (Париж, 2003) чыгыш ясый.
Репертуарында дөньяның төрле (инглиз, португал, кытай, француз, гарәп, төрек) телләрендә йөздән артык җыр.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.