Фәрзәнә Сәгыйтова

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Сәгыйтова Фәрзәнә Фәтхулла кызы (20 апрель 1943 ел) — җырчы, вокал буенча педагог, югары мәктәп укытучысы. Профессор (2009). Салават Юлаев ордены кавалеры (2018), Рәсәй Федерациясенең (2008) һәм Башкортстан Республикасының (1997) атказанган сәнгать эшлеклесе, Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре (1983). Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге призына республика яшь җырчылар конкурсы лауреаты (1970).

Кыска фактлар Фәрзәнә Сәгыйтова, Туган ...
Remove ads
Remove ads

Биографиясе

Фәрзәнә Фәткулла кызы Сәгыйтова (кыз фамилиясе Шәяхмәтова) 1943 елның 20 апрелендә Башкорт АССРның Макар (хәзер Ишембай) районының Көзән авылында туган.

1966 елда Уфа сәнгать училищесын (М. Г. Мортазина класы) һәм 1974 елда Уфа дәүләт сәнгать институтын (Л.Г.Менабени классы) тәмамлый.

1966- 1969 еларда Ишембай шәһәренең балалар музыка мәктәбендә укытучы булып эшли.

1974 елдан Уфа дәүләт сәнгать институтында укыта. 1981 елдан вокал бүлеге мөдире булып эшли, ә 1999 елдан — вокал сәнгате кафедрасы мөдире.

Remove ads

Фәнни һәм иҗади эшчәнлеге

Сәгыйтова Фәрзәнә Фәтхулла кызы 14 фәнни һәм укыту-методик хезмәт авторы. Җырчы буларак, аның репертуарында опералардан арияләр, башкорт, чит ил һәм ватан композиторларының җырлары, башкорт халык җырлары бар.

Күп тапкырлар «Ирәндек моңнары» төбәкара башкорт җырларын башкаручылар бәйгесенең[1][2], шулай ук «Йәйгор» фестиваленең жюри рәисе була[3], Заһир Исмәгыйлев исемендәге музыкант-башкаручыларның халыкара[4], «Мин сәнгать дөньясына керәм»[5] һәм Рәсәйнең музыкаль югары уку йортларын тәмамлаган вокалчылар[6] конкурсларының һ. б. жюри әгъзасы була.

Remove ads

Укучылары

Укучылары арасында — Рәсәй Федерациясенең атказанган, Башкортстанның халык артисты Фәнәви Салихов, Рәсәй Федерациясенең атказанган артисты А. Волкова, Башкортстанның халык артистлары Римма Амангилдина һәм Ф.Ганиев,атказанган артистлар Илһам Вәлиев, Миңзифа Искуҗина, Татарстан Республикасының халык артисты Зөлфия Шакирова, атказанган артистлар Лилия Букеева, Рөстәм Асаев һәм башкалар.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре

  • Салават Юлаев ордены (2018)[7][8].
  • Рәсәй Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе.(2008).
  • Башкортстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1997)[9].
  • Башкорт АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре 1983)[10].
  • Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге призга республика яшь җырчылар конкурсы лауреаты (1970).

Аның турында

  • Лилия Халикова: «Сәгыйтова Фәрзәнә Фәтхулла кызы кулына эләгүем белән бәхетлемен, ул һөнәр серләренә өйрәтте, музыкада гына түгел, тормышта да тәрбияләде. Әле һаман тәрбияли... Концертмейстер Ирина Станиславовна Долматова белән миңа күп игътибар бирделәр, дәресләрдән соң да, ял көннәрендә дә шөгыльләнделәр... Әйе, авыр булды, бигрәк тә тавышны куйганда. Мин ничек эшләргә икәнен беләм, әмма килеп чыкмый... Фәрзәнә Фәтхулла кызы ярдәм итә. Аның тавышны тою сәләте минем тавышымны куярга ярдәм итә, аның аркылы мин үземне ишеттем»[11].
  • Илһам Вәлиевне да Фәрзәнә Фәтхулла кызы Сәгыйтова үз классына ала, аңа вокал дәресләрен бирә. Педагогик тәҗрибәсе, профессиональлеге белән студент елларында аның талантын саклап, хәстәрләп тора.
  • Фәнәви Салихов: «Күз алдына китерегез: миңа 21 яшь, ә вокалны куярга, фортепианода уйнарга өйрәнергә кирәк. Педагогым Фәрзәнә Фәтхулла кызы Сәгыйтовага сабырлыгы өчен рәхмәтлемен»[12].
Remove ads

Гаиләсе

Туганнары — Кәрим һәм Риф Шәяхмәтовлар.

Тормыш иптәше — Сәгыйтов Тәлгать Нигъмәтулла улы, «Башкортстан» республика гәзитенең баш мөхәррире, БР мәдәният министры була.

Улы — Салават (Башкортстан Хөкүмәтенең премьер-вәзир урынбасары), Азамат (Уфа кала кече эшкуарлыкны үстерү һәм яклау фондының генераль директоры).

Атасы — Әхмәтзәки Вәлидинең[13] ике туган агасы.

Искәрмәләр

Loading content...

Сылтамалар

Loading content...
Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads