Уфа
Русиядәге шәһәр, Башкортстан республикасының башкаласы һәм бер вакытта Уфа районының дә үзәге / From Wikipedia, the free encyclopedia
Уфа́ (яки Өфе́[8][9], баш. Өфө, рус. Уфа, чирм. Ӱпӧ, чуаш. Ĕпхӳ) — Башкортстан республикасының башкаласы һәм бер вакытта Уфа районының дә үзәге (составына керми). Караидел белән Дим елгаларның Агыйдел елгасына кушыла торган урынында урнашкан.
Уфа | |
рус. Уфа баш. Өфө | |
Байрак[d] | Илтамга |
Нигезләнү датасы | 1574[1][2][3][…] |
---|---|
Рәсми исем | Өфө |
Рәсми тел | рус теле һәм башкорт теле |
Дәүләт | Россия |
Нәрсәнең башкаласы | Башкортстан |
Административ-территориаль берәмлек | Уфа шәһәре шәһәр округы[d] |
Сәгать поясы | UTC+05:00 |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Агыйдел һәм Караидел |
Хөкүмәт башлыгы | Ратмир Мәүлиев |
Югары мәхкәмә органы | Башкортстан Республикасының Конституция Суды |
Халык саны | 1 128 787 (2020) |
Административ бүленеше | Уфаның Ленин районы, Киров районы, Уфаның Дим районы, Уфаның Калинин районы, Уфаның Октябрь районы, Орҗоникидзе районы һәм Сәвит районы |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 150 метр |
Кардәш шәһәр | Әнкара, Һалле, Чиләбе[4] һәм Цицикар[d][5][6][7] |
Нәрсә белән чиктәш | Уфа районы |
Бүләкләр | |
Мәйдан | 707,93 км² |
Почта индексы | 450000–450999 |
Рәсми веб-сайт | ufacity.info(рус.)(башк.) |
Һәйкәлләр исемлеге | Уфаның мәдәни мирас һәйкәлләре исемлеге[d] |
Феноменның икътисады | Уфа икътисады[d] |
Җирле телефон коды | 347 |
ИАТА аэропорт коды | UFA |
Номер тамгасы коды | 02 һәм 102 |
Шәрәфле ватандашлар төркеме | Төркем:Уфа шәһәренең мактаулы гражданнары |
Монда җирләнгәннәр төркеме | Төркем:Уфада җирләнгәннәр |
Объектның күренешләре өчен төркем | Төркем:Уфа күренешләре[d] |
Уфа Викиҗыентыкта |
2010 елдагы Бөтен Россия Исәпләүнең алдан санавы буенча, халык саны 1 062 300 кеше. 2018 елда ― 1 180 000 кеше. 2024 елның 1 гыйнварына ― 1 186 715 кеше[10].
Мәйдан — 707,93 км².
1719—1775 елларда Уфа провинциясе үзәге; 1781—1796 елларда Уфа наместниклыгы үзәге; 1782—1922 елларда бер вакытта Уфа өязенең дә үзәге; 1865—1919 елларда Уфа губернасы үзәге; 1922—1990 елларда Башкорт АССР-ының, 1990 елдан Башкортстанның башкаласы, 1930 елдан бер вакытта Уфа районының дә үзәге (составына керми). 2006 елдан административ реформа буенча берничә торак пункты белән бергә Уфа шәһәре округы составына керә.
Россиянен эре мәдәни, фән һәм икътисад үзәге. Халык саны буенча Аурупада 31-нче урында тора.