драма театры артисты, режиссёр From Wikipedia, the free encyclopedia
Айрат Әбүшахманов, Айрат Әхтәм улы Әбүшахманов (баш. Айрат Әхтәм улы Әбүшахманов, 1974 елның 19 августы, СССР, РСФСР, БАССР, Уфа) — драма театры артисты, режиссёр. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының баш режиссёры (2019 елдан). «Алтын битлек» премиясе номинанты (2008, 2016). БР атказанган сәнгать эшлеклесе (2012). Татарстанның Дамир Сираҗиев (2009), Башкортстанның Салават Юлаев (2020) исемендәге премияләре лауреаты.
Айрат Әбүшахманов | |
---|---|
Туган телдә исем | Айрат Әхтәм улы Әбүшахманов |
Туган | 19 август 1974 (50 яшь) СССР, РСФСР, БАССР, Уфа |
Милләт | башкорт |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Әлма-матер | Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС[d] |
Һөнәре | театр режиссёры, драма артисты |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | Дамир Сираҗиев премиясе (2009) |
1974 елның 19 августында Уфада драма театры артисты, РСФСР атказанган артисты Әхтәм Әбүшахманов (1948) гаиләсендә туган. Уфа сәнгать институтын (Рифкать Исрафилов курсы, 1995), РАТИ (ГИТИС) (П. Хомский курсы, 2003) тәмамлаган.
1995 елдан — Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында актёр.
2003 ел — «Яңа драма театры»нда (Мәскәү) режиссёр ярдәмчесе.
2004 елдан — М. Гафури театрында: режиссёр, 2005―2012 елларда һәм 2019 елдан ― баш режиссёр[1][2].
2021 елдан — Россия Федерациясе Театр әһелләре берлегенең (рус. СТД РФ) милли театрлар кабинеты секретаре[3].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.