From Wikipedia, the free encyclopedia
Зәйнәп Биишева, Зәйнәп Абдулла кызы Биишева (баш. Зәйнәб Абдулла ҡыҙы Биишева, 1908 елның 15 гыйнвары, РИ, Ырынбур губернасы, Туембәт — 1996 елның 24 августы, РФ, БР, Уфа) — язучы, Салават Юлаев премиясе лауреаты (1968), Башкортстанның халык язучысы (1990).
Зәйнәп Биишева Зәйнәб Биишева | |
---|---|
Туган телдә исем | баш. Зәйнәб Абдулла ҡыҙы Биишева |
Туган | 15 гыйнвар 1908 Туембәт, Ырынбур губернасы, РИ |
Үлгән | 24 август 1996 (88 яшь) РФ, БР, Уфа |
Күмү урыны | Уфа мөселман зираты |
Милләт | башкорт |
Ватандашлыгы | Калып:Байрак/Русия империясе Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | Ырынбур башкорт педагогия техникумы |
Һөнәре | язучы, тәрҗемәче |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Җефет | Газиз Әминов |
Балалар | улы Тельман (1936—2021)[1] |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | (1967) |
1908 елның 15 гыйнварында Ырынбур губернасы (хәзерге Башкортстанның Күгәрчен районы) Туембәт авылында туа. Яшьли ятим кала: өч яшендә (1911) әнисе, унбер яшендә (1919) әтисе вафат була.
Башлангыч белемне Ибрай (Акман) авылында татар мәктәбендә ала. 1924 елда Ырынбур өлкәсенең Ташлы авылында әзерлек курсларын бетергәч, Ырынбур Халык мәгарифе институтына укырга керә. 1929—1931 елларда Баймак районы Темәс волосте Билал авылында укыта. Шунда Газиз Әминовка кияүгә чыга.
1931 елдан Уфадә. Башта «Пионер» журналында, аннары китап нәшриятында дәреслекләр бүлекчәсендә мөхәррир булып эшли.
1934—1935 елларда Мәчетле МТСы сәяси бүлегенең «Ударник» (баш. Ударсы) гәҗитендә, 1936—1938 елларда Салават районының «Большевистик колхозга» гәҗитендә әдәби хезмәткәр була.
1939—1951 елларда башта «Кызыл Башкортстан» гәҗитендә, аннан радиокомитетның әдәби бүлегендә, китап нәшриятенең балалар әдәбияты бүлекчәсендә эшли.
1951 елдан язучылык белән генә шөгыльләнә.[2]
Ырынбурда укыган елларында әдәбият белән кызыксына башлый.
Беренче хикәясе 1930 елда «Октябрь» журналында басыла. Беренче китабы — «Партизан малай» 1942 елда Уфада чыга.
З. Биишева төрле жанрларда эшләгән язучы. Дистәләгән шигырь китабы, «Салаватның соңгы монологы», «Имән» поэмалары, «Гөлҗамал» дигән шигъри повесте, балалар өчен язылган шигырь һәм әкият китаплары бар.
«Дуслык», «Серле йөзек», «Гөлбәдәр», «Серле курай», «Зөлхиҗә», «Нәзер» драмалары М. Гафури исемендәге академия театрында һәм башка театрларда сәхнәгә куелды.
Бөек Ватан сугышы елларында рус классикларыннан: Н. Гогольнең «Тарас Бульба»сын, И. Тургеневнең «Бежин тугае»н, А. Гайдарның «Тимур һәм аның командасы»н, Л. Кассильнең «Минем кадерле малайларым» әсәрен, Л. Толстой, С. Аксаков, А. Чехов, М. Горькийның аерым хикәяләрен тәрҗемә итә.[3]
«Яктыга» трилогиясенең беренче китабы «Кимсетелгәннәр» 1959 елда аерым китап булып чыга. Автор туган халкының инкыйлаб алдыннан һәм инкыйлабтан соңгы еллардагы авыр, караңгы, даулы тормышын чагылдыра. Романда халык көнкүреше тирән чагыла, әсәрнең теле фольклор, халык авыз иҗаты энҗеләре белән баетылган. Трилогиянең дәвамы булып, «Олы Иек буенда», «Җимеш» романнары языла. Әсәрнең төп каһарманы Җимеш (Гөлҗимеш) язмышында язучының үзенең язмышын да тоемларга мөмкин.[4]
«Уйлар, уйлар», «Сәер кеше», «Кайда син, Гөлниса?» дигән повестьларында язучы замана яшьләренең проблемаларын күтәрә.
З. Биишева матбугатта тәнкыйть мәкаләләре, истәлекләр белән еш чыгыш ясый.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.