Remove ads
дәүләт хезмәткәре (Уфа, Башкортстан, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia
Ратмир Мәүлиев, Ратмир Рафил улы Мәүлиев (1989 елның 14 августы, СССР, РСФСР, БАССР, Нефтекама) – эшмәкәр [2], дәүләт хезмәткәре [3], 2022 елның 16 мартыннан ― Уфа шәһәр округы хакимият башлыгы (14 февраленнән ― в. б.), 2019–2022 елларда ― Нефтекама шәһәр округы хакимият башлыгы [4]. «Бердәм Россия» сәяси фиркасенең җирле бүлекчәсе секретаре[5].
Ратмир Мәүлиев | |
---|---|
Уфа шәһәр округы хакимият башлыгы ― Уфа мэры | |
Вазыйфада | |
Вазыйфага керешкән 16 март 2022 ел 14 февральдән в. б. | |
Аңа кадәр | Сергей Греков |
Нефтекама шәһәр округы хакимият башлыгы ― Нефтекама мэры | |
Вазыйфада 2019–2022 | |
Аңа кадәр | Рәшит Дәүләтов |
Дәвамчысы | Эльдар Вәлидов [1] |
Шәхси мәгълүмат | |
Туган | 14 август 1989 (35 яшь) СССР, РСФСР, БАССР, Нефтекама |
Сәяси фирка | Бердәм Россия |
Белем | БДУ, МИРБИС, РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты |
1989 елның 14 августында Нефтекама шәһәрендә Башкортстан АССР эчке эшләр министрлыгы офицеры, милиция полковнигы, хәзер төбәкнең йогынтылы эшмәкәре Рафил Мәүлиев гаиләсендә туган [6]. Әнисе Эльвира (Халикова) МЧС системасында инспектор булып эшләгән. Абыйсы – Илдар, ЭЭМ офицеры, соңыннан әтисе белән уртак бизнеста[7]. Әтисенең икенче гаиләсендә энесе һәм сеңлесе бар.
2011 елда Башкорт дәүләт университетын «юриспруденция» белгечлеге буенча тәмамлый һәм Мәскәү халыкара югары бизнес мәктәбендә яңадан әзерлек үтә [4]. 2014 елда Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Финанс университетын тәмамлаган [2].
2008 елдан төрле өлкәләрдә бизнес белән шөгыльләнгән [2]. Муниципаль хезмәткә кергәнче, Р. Р. Мәүлиев берничә компания белән, шул исәптән әтисе нигез салган «Абсолют» компаниясе төркеме белән (автомобильләр сату, пластик эшләнмәләр җитештерү, күчемсез милек төзү һәм аның белән идарә итү, саклау эшчәнлеге, җәмәгать туклануы белән шөгыльләнә), шулай ук «Терра-строй», «Терра-мобил», «Терра-инвест», «АвтоК», «Премьер-авто» һәм башка ҖЧҖләр белән идарә итә [6].
2013 елдан – «Сайла!» (Выбирай) яшьләр сәяси берләшмәсе әгъзасы. Җирле Спорт көрәше федерациясен җитәкли. Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтай каршындагы Яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзасы булган [2].
2015 елның декабреннән 2016 елның апреленә кадәр – Татарстанның Ютазы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары, җитәкче в. б.
2016 елның апреленнән 2019 елның мартына кадәр – Татарстанның Әлмәт муниципаль районы башлыгының инвестицияле үсеш буенча киңәшчесе [8].
2019 елның 15 мартыннан [4] 2022 елның февраленә кадәр – Нефтекама шәһәр округы хакимият башлыгы в. б. һәм хакимият башлыгы. Әлеге вазифага билгеләнгәндә, республикада муниципалитетның иң яшь башлыгы (29 яшь) булып исәпләнә [6].
2022 елның 14 февраленнән ― Уфа шәһәр округы хакимият башлыгы в. б.[9].
2022 елның 16 мартыннан ― Уфа шәһәр округы хакимият башлыгы (мэр) [10].
Өйләнгән, никах туйлары 2018 елда Стәрлетамак районындагы татар авылы Кантюковкадагы Башкортстанның иң матур мәчетләреннән берсе Суфия мәчетендә булган. Уллары Гыймран (Имран) һәм Маннур (Манур) [11].
2024 елның июлендә Украина прокуратурасы Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка һәм Уфа мэры Ратмир Мәүлиевка читтән торып гаепләү белдергән. Прокуратура аларны «Россия гаскәрләренең ихтыяҗларын матди тәэмин итүгә булыша», ди. Түрәләргә Украинаның «чикләрен үзгәртү максаты белән кылынучы гамәлләрне финанслау» дигән гаепләү белдерелгән[12].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.