Түбән Новгород

From Wikipedia, the free encyclopedia

Түбән Новгород

Түбән Новгород яки Түбәншәһәр[19] (рус. Нижний Новгород, сөйләү телендә — Нижний, чуаш. Чулхула, чирм. Угарман, эрз. Алоош) — халык саны буенча Россиянең бишенче шәһәре, Түбән Новгород өлкәсе һәм Идел буе федераль округы үзәге. Идел елгасы буенда урнашкан.

Кыска фактлар Шигарь, Халык саны ...
Түбән Новгород
Thumb
Thumb
Шигарь Купно за едино 
Халык саны 1 200 187 (1 гыйнвар 2025, демографик баланс) 
Нигезләнгән 1221 
Хөкүмәт башлыгы Шалабаев, Юрий Владимирович 
Сәгать поясы UTC+03:00
Кардәш шәһәрләр Эссен[1], Линц[2][3], Филаделфия[4], Нови-Сад[5][6], Минск[7], Цзинань[d][8], Матансас[9], Сувон[10], Сан-Бой-де-Льобергат[11], Сухум[12], Дьёр[13][14], Бельцы[d][15], Добрич[16], Ираклион[d][17], Хэфэй[d][18], Акмәсҗит һәм Барселона
Nawddsant Юрий Всеволодович 
География
АТБ Ошибка Lua в Модуль:Wd2 на строке 1016: attempt to index field 'datetime' (a nil value).
Ил Россия
Мәйдан 410.6 км²
ДДӨБ 200 метр 
Сулык Идел, Ока
Координатлар 56°19'37"тн, 44°0'27"кнч
Почта индексы 603000–603999 
Телефон коды 831 
Gwleidyddiaeth
Corff gweithredol Мэрия Нижнего Новгорода 
Канун чыгару органы Нижегородская городская дума 
Башлык исеме Мэр 
Хөкүмәт башлыгы Шалабаев, Юрий Владимирович 
Thumb
Нигезләүче Юрий Всеволодович 
Ябу

2020 елның 2 июленнән«Хезмәт даны шәһәре»[20].

Халык саны — 1 250 615 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 1 253 324 кеше.[21]

Бу шәһәрдә "ГАЗ" (Горький автомобиль заводы), Горький ГЭСы барлыгы мәгълүм. Ә соңгы елларда Түбән Новгород Идел буе федераль округы үзәге буларак таныш.

География

Шәhәр Көнчыгыш Европа тигезлегендә, Уканың Иделгә кушылу урынында, Мәскәүдән 400 километр көнчыгыштарак урнашкан. Ука елгасы шәһәрне ике өлешкә — «таулы» сул ягына һәм тигез уң ягына бүлә. Шәһәрдә шулай ук тагын 12[22](Боровка, Старка, Левинка, Ржавка, һ. б.) кече елга ага.

Подробнее Түбән Новгородтан башка шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча) ...
Түбән Новгородтан башка шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)
Петербург ~ 1164 км
Вологда ~ 565 км
Кастрама ~ 341 км
Балахна ~ 37 км
Архангельск ~ 1257 км
Котлас ~ 679 км
Бөек Устюг ~ 617 км
Сыктывкар ~ 977 км
Киров ~ 562 км
Семёнов ~ 86 км
Бор ~ 26 км
Дзержинск ~ 35 км
Владимир ~ 245 км
Мәскәү ~ 400 км
Белорусия байрагы Минск ~ 1167 км
Җилләр розасы
Җилләр розасы
Кстово ~ 32 км
Чабаксар ~ 246 км
Казан ~ 402 км
Чиләбе ~ 1328 км
Павлово ~ 82 км
Мөрәм ~ 169 км
Рязань ~ 425 км
Украина байрагы Киев ~ 1326 км
Арзамас ~ 114 км
Пенза ~ 449 км
Сарытау ~ 646 км
Волгоград ~ 1028 км
Лысково ~ 95 км
Кнәгин ~ 111 км
Сембер ~ 482 км
Самар ~ 725 км
Ябу

Тарих

Шәһәргә 1221 елда владимир кенәзе Юрий Всеволодович белән нигез салына.

1500-1518 елларда таш кремле сафка кертелде. Кремль бер вакытта да яуланмады. Аның диварлары янында 1612 елда Кузьма Минин Пожарский кнәзе белән Мәскәүне поляк гаскәрләрдән коткару өчөн акчаны җыйган.

1817 елда Макаричев ярминкәсе Түбән Новгородка күчеп кала Россиянен эре сәүдә үзәге статусын яулый.

1896 шәһәрдә Россия сәнгать күргәзмәсе үтте.

1930-елларда шәһәрдә күп машиналар төзү заводлары сафка индерелә. Шул исәптән эресе - "ГАЗ" (Горький автомобиль заводы).

1941-1945 елларда армия һәм флот сн хәрби техника җитештерү сәбәпле кала немец бомбардировкалар дучар булды.

1985 елның 20 ноябрендә шәһәрдә метроплитен сафка кертелде.

Мәгариф

  1. Н. И. Лобачевский исемендәге Түбән Новгород дәүләт университеты
  2. Идел дәүләт су-транспорт университеты
  3. Козьма Минин исемендәге Түбән Новгород дәүләт педагогия университеты
  4. Р. Е. Алексеев исемендәге Түбән Новгород дәүләт техник университеты

Сәгать поясы

Thumb

Түбән Новгород халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +3:00 гә тигез.

Климат

Шәһәр климаты — уртача-континенталь.

  • Уртача еллык температура — 4,8 °C
  • Уртача еллык җил тизлеге — 2,4 м/с
  • Уртача еллык һава дымлылыгы — 76%
Подробнее Түбән Новгород климаты, Күрсәткеч ...
Түбән Новгород климаты
Күрсәткеч Гый Фев Мар Апр Май Июн Июл Авг Сен Окт Ноя Дек Ел
Абсолют максимум, °C 5,5 7,0 17,3 26,3 32,5 36,3 38,3 38,0 31,0 24,2 13,2 8,5 38,3
Уртача максимум, °C −5,9 −5,3 1,2 10,9 18,7 22,6 24,7 22,1 15,7 8,0 −0,5 −4,6 9,0
Уртача температура, °C −8,9 −8,8 −2,6 6,1 12,9 17,2 19,4 16,9 11,1 4,7 −2,8 −7,3 4,8
Уртача минимум, °C −11,7 −11,8 −5,9 2,0 7,8 12,5 14,7 12,6 7,6 2,1 −4,8 −9,9 1,3
Абсолют минимум, °C −41,2 −37,2 −28,3 −19,7 −6,9 −1,8 4,1 0,9 −5,5 −16 −29,4 −41,4 −41,4
Явым-төшем нормасы, мм 45 36 35 35 46 78 78 68 61 62 52 52 648
Чыганак: Погода и климат
Ябу

Эчке бүленеш

Thumb

Түбән Новгород 8 районына бүленә:

  1. Автозавод районы
  2. Канавино районы
  3. Ленин районы
  4. Мәскәү районы
  5. Түбән Новгород районы
  6. Ока буе районы
  7. Совет районы
  8. Сормово районы

Халык

1811[23]1840[24]1859[25]1897[26]1913[23]1926[27]1931[23]1939[23]1959[28]1970[29]1979[30]1989[31]2002[32]2010[21]
~14 40026 09832 53890 053~111 400220 819~351 300~643 700941 9621 170 1331 344 4741 438 1331 311 2521 250 615

Милли состав

Подробнее Милләт ...
Ябу

Түбән Новгород агломерациясе

Түбән Новгород агломерациясе — халык саны буенча Россиянең бишенче агломерация. Халык саны — 2 млн кешедән артык (Идел буе федераль округы халкының ~7% өлеше, Түбән Новгород өлкәсе халкының ~63% өлеше). Агломерация составына Түбән Новгород, Дзержинск, Бор, Кстово шәһәрләре, Балахна, Богородск, Городец, Кстово, Павлово районнары керә.

Танылган шәхесләр

  • Алексей Жеханов (1884-1924), СБКФнең Башкортстан өлкә комитеты җаваплы сәркатибе (1922).

Моны да карагыз

Галерея

Күренеш

Thumb
Түбән Новгород панорамасы

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар

Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.