1969 (бер мең тугыз йөз алтмыш тугызынчы) ел — кәбисә булмаган ел, милади тәкъвим буенча чәршәмбе көнне башлана. Бу безнең эраның 1969 елы, II меңьеллыкның 969 елы, XX гасырның 69 елы, XX гасырның 7 унъеллыгының 9 елы, 1960 елларның 10 елы. 1969 елдан бирле 55 ел үтте.
Еллар |
---|
1965 · 1966 · 1967 · 1968 — 1969 — 1970 · 1971 · 1972 · 1973 |
Унъеллык |
1940-еллар · 1950-еллар — 1960-еллар — 1970-еллар · 1980-еллар |
Гасырлар |
XIX гасыр — XX гасыр — XXI гасыр |
Вакыйгалар
- 14 апрель — ТАССР Министрлар Шурасы карары белән Болгар шәһәрлеге нигезләрендә Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы оештырыла.
- 28 апрель — Шарль де Голль үз теләге белән Франция президенты вазыйфасыннан китә.
- 1 июнь — Греция Конституцияне кабул итә.
- 13 июнь — Ярославль дәүләт университеты нигезләнә.
- 14 июль — Сальвадор һәм Һондурас арасында футбол сугышы башлана.
- 16 июль — Аполлон-11 космик корабы старт ала. Беренче тапкыр кешеләр Айга юл тота.
- 21 август — Иерусалимда Әл Әкъса мәчете яндырыла.
- 1 сентябрь — Түбән Кама музыка көллияте беренче укучыларын кабул итә.
- 2 сентябрь — Интернет барлыкка килә.
- 9 сентябрь — Канадада инглиз һәм француз телен дәүләт телләре буларак игълан иткән Тел акты гамәлгә керә.
- 14 ноябрь — Айга американың «Аполлон-12» корабы утыра.
- 19 ноябрь — футболчы Пеле 909 нчы матчта 1000 нче голны кертә.
Remove ads
Туулар
Шулай ук карагыз: Төркем:1969 елда туганнар
- 11 февраль — Дженнифер Энистон, АКШ актрисасы.
- 11 февраль — Ленар Сафин, ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры (2010 елның 22 апреленнән).
- 23 февраль — Денис Мантуров, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры (2012 елдан).
- 24 апрель — Илсур Мәтшин, Казан мэры.
- 25 апрель — Чулпан Зариф, шагыйрә, әдәбият галиме.
- 26 май — Анжелика Варум, Россия эстрада җырчысы, актрисасы.
- 9 июнь — Айдар Кәлимуллин, КФУ профессоры, институт директоры.
- 24 июнь — Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР беренче вице-премьеры (2017 елдан).
- 19 июль — Рамил Юныс, татар-мөселман рухание.
- 8 август — Зөлфия Камалова, татар җырчысы (Австралия).
- 4 сентябрь — Гиорги Маргвелашвили, Гөрҗистан президенты.
- 10 сентябрь — Айдар Габдинов, җырчы (тенор), Татарстанның атказанган артисты.
- 19 октябрь — Зөлфия Газизова, драма актрисасы.
- 27 октябрь — Рәдиф Җамалетдинов, татар галиме, профессор.
- 5 ноябрь — Мидхәт Шаһиәхмәтев, дәүләт эшлеклесе.
- 10 ноябрь — Фаиз Мөхәммәтшин, дин әһеле, Удмуртия мөфтие.
- 15 ноябрь — Ирек Шәрипов, журналист, V чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты.
- 28 ноябрь — Әсхәт Якушев, спортчы.
Remove ads
Вафатлар
Шулай ук карагыз: Төркем:1969 елда вафатлар
- Габделбари Баттал (1880—1969) — күренекле татар әдибе, тарихчы.
- Вәкил Закиров, Татар академия театры артисты.
- 5 апрель — Ромуло Гальегос (Rómulo Gallegos), венесуэл язучысы, мәгърифәтче, Венесуэла президенты.
- 23 ноябрь — Сирин Батыршин, татар шагыйре.
- 28 декабрь — Исмәгыйль Рәмиев, галим-китапчы, матбугат белгече һәм библиограф.
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары
- Ибраһим Гази, татар язучысы[1].
Чыганаклар
Wikiwand in your browser!
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.
Remove ads