Вәкил Закиров

From Wikipedia, the free encyclopedia

Remove ads

Вәкил Закиров, Вәкил Закир улы Закиров, рус. Закиров Вакиль Закирович (1928 ел, ТАССР, Кызыл Йолдыз районы, Кече Сөлчә авылы — 1969 ел, Казан) — драма актеры, Мамадыш татар театры (1946-1949), Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры (1951-1969) артисты.

Кыска фактлар Вәкил Закиров, Туган телдә исем ...
Remove ads
Remove ads

Тәрҗемәи хәле

1928 елда ТАССР Мамадыш кантоны (соңрак Кызыл Йолдыз районы[2]) Кече Сөлчә авылында туган. Татар театр техникумын (1951), Мәскәү театр институтын (ГИТИС) (1957) тәмамлаган.

Иҗаты

Киң диапазонлы артист. Амплуасы — тискәре образларны тамашачы ышандырырлык итеп уйнау.

Уйнаган рольләре

Камал театрында уйнаган беренче рольләре — эшче егет Рөстәм («Профессор кияве», Шәриф Хөсәенов әсәре, режиссеры Габдулла Йосыпов), ат карагы Мингали («Зәңгәр шәл», Кәрим Тинчурин әсәре, Фуат Халитов белән алмашлап уйный).

Кызыклы факт

«Миләүшәнең туган көне» спектаклендә (Т. Миңнуллин әсәре, режиссеры М. Сәлимҗанов) Вәкил Закиров төп рольдә — Шаһит (рәссамнар берлеге җитәкчесе) ролендә кыяфәте белән Харис Якуповка нык охшаган булган, Х. Якупов спектальне репертуардан төшереп калдыруны сорап, өлкә комитетына барган[3].

Чыганаклар

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

Әдәбият

  1. И. Илялова. Камал театры артистлары. Казан: ТКН, 1999. ISBN 5-298-00708-2
  2. Ә. Шакиров. Исемсез артист. «Сәхнә», 2016 ел, № 7.

Искәрмәләр

Loading content...

Сылтамалар

Loading content...
Loading related searches...

Wikiwand - on

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Remove ads