From Wikipedia, the free encyclopedia
Самар — Россиянең зур шәһәре, Идел елгасы буенда урнашкан. Зурлыгы буенча Россиянең дүртенче шәһәре. Шәһәрдә зур татар оешмалары бар.
Самар | |
рус. Самара | |
Байрак[d] | Илтамга[d] |
Нигезләнү датасы | 1586 |
---|---|
Рәсми исем | Самара |
Кушамат/тәхәллүс | Город Гарина-Михайловского[1], Город Аксакова[1] һәм Город Алексея Толстого[1] |
... хөрмәтенә аталган | Самар |
Дөнья кисәге | Европа |
Дәүләт | Россия[2] |
Нәрсәнең башкаласы | Идел районы[2] һәм Городской округ Самара[d][2] |
Административ-территориаль берәмлек | Городской округ Самара[d][2] |
Сәгать поясы | UTC+04:00 |
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы | Идел һәм Самар |
Хөкүмәт башлыгы | Лапушкина Елена Владимировна[d][3] |
Халык саны | 1 156 659 (2020)[4] |
Административ бүленеше | Самарның Куйбышев районы, Самарның Самар районы, Самарның Ленин районы, Самарның Тимер юл районы, Самарның Октябрь районы, Самарның Совет районы, Самарның Сәнәгый районы, Самарның Киров районы һәм Самарның Красная Глинка районы |
Диңгез дәрәҗәсе өстендә биеклек | 100 метр |
Кардәш шәһәр | Стара-Загора, Штутгарт, Копер[d], Палермо, Сент-Луис[5][6], Калининград[7], Гомель, Сәмәрканд һәм Актау |
Бүләкләр | |
Мәйдан | 541 км²[9] |
Почта индексы | 443000–443999 |
Рәсми веб-сайт | samadm.ru(рус.) |
Феноменның икътисады | экономика Самары[d] |
Җирле телефон коды | 846 |
Монда җирләнгәннәр төркеме | [d] |
Самар Викиҗыентыкта |
Халык саны — 1 164 896 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 1 165 025 кеше.[10]
Шәһәр Идел елгасының сул ярында, Самар борылышы каршында, Самар һәм Сук елгалар тамаклары арасында урнашкан. Көнчыгыштан көнбатышка озынлыгы — ~20 км, төньяктан көньякка озынлыгы — ~50 км.[12]
Самардан эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча) | |||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Тольятти ~ 79 км Сембер ~ 242 км | Мәләкәс ~ 157 км Казан ~ 441 км | Яр Чаллы ~ 386 км Уфа ~ 463 км | |||||||
Пенза ~ 444 км Саранск ~ 470 км | Магнитогорски ~ 775 км Чиләбе ~ 880 км | ||||||||
Сарытау ~ 484 км Волгоград ~ 853 км | Җаек ~ 246 км Атырау ~ 751 км | Ырынбур ~ 407 км Орск ~ 674 км | |||||||
Самар халыкара стандарт буенча Samara Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +4:00 гә тигез.
Самар климаты | |||||||||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
Күрсәткеч | Гый | Фев | Мар | Апр | Май | Июн | Июл | Авг | Сен | Окт | Ноя | Дек | Ел |
Абсолют максимум, °C | 4,2 | 6,8 | 16,9 | 31,1 | 34,4 | 38,4 | 40,4 | 39,9 | 33,8 | 26,0 | 14,8 | 7,3 | 40,4 |
Уртача максимум, °C | −6,8 | −6,1 | 0,4 | 12,1 | 20,8 | 25,4 | 26,9 | 25,0 | 18,6 | 9,9 | 0,1 | −5,4 | 10,1 |
Уртача температура, °C | −10,1 | −9,8 | −3,5 | 6,9 | 14,8 | 19,6 | 21,4 | 19,2 | 13,2 | 5,8 | −2,4 | −8,3 | 5,6 |
Уртача минимум, °C | −13,1 | −13,1 | −7 | 2,6 | 9,4 | 14,4 | 16,3 | 14,2 | 8,9 | 2,7 | −4,7 | −11 | 1,6 |
Абсолют минимум, °C | −43 | −36,9 | −31,4 | −20,9 | −4,9 | 0,5 | 5,4 | 2,0 | −3,4 | −15,7 | −28,1 | −41,3 | −43 |
Явым-төшем нормасы, мм | 50 | 41 | 33 | 38 | 36 | 57 | 58 | 47 | 43 | 53 | 51 | 50 | 557 |
Беренче тапкыр 1361 елда телгә алына; 1376 елда Италия сәүдәгәрләре, Франческо һәм Доменико Пициганилар тарафыннан төзелгән картада “Samar (Самар)” атамасы астында күрсәтелә.[13]
Рәсми нигезләү датасы 1586 ел булып санала, шул елда Фёдор Иоаннович патша боерыгы буенча Григорий Засекин кенәзе тарафыннан «караклардан» һәм казаклардан саклану өчен Самарны ныгытма буларак нигезләнгән.
1688 елда Самарга шәһәр статусы бирелә.
1670 елда Самар Степан Разин баш күтәрүчеләре, ә 1773 елда Емельян Пугачёв җитәкчелек иткән баш күтәрүчеләре тарафыннан алына.
1780 елдан — Сембер губернасы составына керүче Самар өязе үзәге, 1851 елдан — Самар губернасы үзәге. 1877 елда Самарга беренче поезд килә.
1917 елда Самарда совет хакимияте урнаштырыла. 1918 елның июнендә шәһәр чехословаклар һәм урындагы баш күтәрүчеләр тарафыннан алына, шәһәрдә Оештыручылар җыены әгъзалары комитеты оештырыла. 1918 елның ноябрьдә совет хакимияте торгызыла.
1928 елдан Урта Идел өлкәсе үзәге булып торган. 1935 елдан шәһәргә совет дәүләт һәм партия эшлеклесе Валериан Куйбышев хөрмәтенә Куйбышев исеме кушыла.
Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәргә ССРБ Хөкүмәте, ССРБ Югары советы, дипломатик вәкиллекләре, эре мәдәният учрежденияләре (мәсәлән, Зур театры, Мосфильм) эвакуацияләнәләр.
1991 елда шәһәргә тарихи исем кайтарыла.
Халык саны | |||||||
---|---|---|---|---|---|---|---|
1646[14] | 1670[14] | 1811[15] | 1840[15] | 1851[14] | 1856[15] | 1863[15] | 1875[14] |
317 | ↗700 | ↗4400 | ↗13 700 | ↗14 920 | ↗24 400 | ↗34 100 | ↗54 722 |
1897[14] | 1900[14] | 1911 | 1913[15] | 1914[15] | 1923 | 1926[16] | 1931[15] |
↗91 672 | ↗109 640 | ↗153 200 | ↘106 800 | ↗143 800 | ↗147 400 | ↗176 000 | ↗222 300 |
1939[16] | 1943[14] | 1956[17] | 1959[18] | 1962 | 1967 | 1970[19] | 1973 |
↗390 000 | ↗640 000 | ↗760 000 | ↗806 356 | ↗881 000 | ↗992 000 | ↗1 044 849 | ↗1 117 000 |
1976 | 1979[20] | 1982 | 1986 | 1987 | 1989[21] | 1992 | 1996 |
↗1 162 000 | ↗1 216 233 | ↗1 243 000 | ↗1 267 000 | ↗1 280 000 | ↘1 254 460 | ↘1 239 200 | ↘1 208 300 |
1998 | 2000 | 2001 | 2002[22] | 2003 | 2004[23] | 2005[23] | 2006[23] |
↘1 160 300 | ↘1 156 100 | ↘1 143 600 | ↗1 157 880 | ↗1 157 900 | ↗1 161 700 | ↘1 150 900 | ↘1 143 300 |
2007[23] | 2008[23] | 2009[23] | 2010[24] | 2011[23] | 2012[25] | 2013[26] | 2014[27] |
↘1 138 994 | ↘1 135 422 | ↘1 134 716 | ↗1 164 685 | ↗1 166 710 | ↗1 169 184 | ↗1 171 598 | ↗1 172 348 |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.