Казаклар
From Wikipedia, the free encyclopedia
Казакълар белән бутамагыз.


Казаклар (tat.lat. Qazaklar, Kazaklar(үле сылтама)) — ирекле кешелер буларак Ауразия далаларында формалашкан этносоциаль төркем. Алтын Урдада һәм борынгы татар ханлыкларында казаклар — түбән гаскәри дәрәҗәсе, иң кыю батырлардан берсе. Бүгенге казакларның токымнары — кыпчаклар, татарлар, казакълар, ногайлар, нагайбәкләр, үзбәкләр, украин һәм руслардан гайре Ауразиядә яшәгән башка халыклар.
Сүз чыгышы
«Казак» сүзе татар теленнән килеп чыккан. Аның чыгышының берничә аңлатмасы бар.
- Беренче юрама буенча «казак» сүзе — түбәндәдәге Иделдә яшәгән татарлардан килеп чыккан. Аларда «ак каз» — иң турылыклы, кыю, чистә кош булганлыктан тотем (олылый торган хайван) булган. Шушы юраманы хәзерге казакларның төшенчәләре исбатлыйлар:
- «есаул» — татар сүзләреннән «йөз» «авыл» килеп чыккан — йөзавыл — йөз авылларда сайланган гаскәр башлыгы.
- «атаман» — татар сүзеннән «ата», «атай» (шуңа күрә рус телендә «батька» булып та исемләнә)
- «улан» татар сүзеннән «оглан» килеп чыккан
- казак диалектларында күп татар сүзләре бар (буерак, урман, яр һәм бүтән). Казаклар турында Шолоховның бөек әсәрендә «Тын Дон» күп татар теленнән чыккан сүзләр тупланган.
- Икенче юрама буенча «казак» качак дигәнне аңлата.
- Кайбер гәлимнәр исә «казак» сүзе гарәп сүзе «гази»-дән («азат сугышчы») чыккан дип уйлый. Бу сүздән хәзерге казакъ халкы исеме дә килеп чыгуы мөмкин.
Тарих

Алтын Урда заманда «казак»-лар инде билгеле булганнар. Кайбер элеккеге тарихчылар Алтын Урданың гаскәрен «казаклар» дип атап йөрткән. Казаклар — Алтын Урданың хәрби катлавы булган.
Шул татар хәрби катлавы исеменнән Россия Империясендә Казаклар хәрби катлавы килеп чыккан.
Моны да карагыз
- Запорожье казаклары
- Һетман
- Дон казаклары
- Кубан казаклары
Сылтамалар
- http://kavpolit.com/kazachij-xutor-pod-kazanyu 2013 елның 25 апрель көнендә архивланган.
- http://ufagen.ru/node/5540
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Wikiwand - on
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.