күбесенчә Ауразия кыйтгасында яшәгән төрки халык From Wikipedia, the free encyclopedia
Татарлар (tatarlar) — күбесенчә Евразия кыйтгасында яшәгән төрки халык. Халыкара эксперт юрамалары үзен татар дип санаучыларның дөнья буйлап 7 млн. кеше барлыгын күрсәтә.[5]
Татарларның күпчелеге — Россия Федерациясендә яши (соңгы җанисәп нәтиҗәләре буенча ~5 310 649 кеше, халык саны буенча руслардан соң илнең икенче этнос). Шуларның якынча 4,6 млн. кеше Идел-Урал буенда урнашкан[19], Татарстан Республикасында яшәгән халыкның күпчелеген тәшкил итә.
Татарлар өч төп төркемгә бүленәләр: идел буе-урал, себер, әстерхан. Революциягә кадәр үк татарларның берничә этнотерриториаль төркемгә бүленгәнлеге (Идел буе, Себер, Әстерхан, Кырым, Литва, Буҗак) турында фикерләр яшәгән. Ләкин бу классификация татар берлеген гади бер географик яктан бүлеп карау гына була.
Тарихта «татар» дип күп халыкларны атап йөргәннәр:
Татарлар — берничә әлифба (иң борынгысы — төрки рун язуы, X гасырдан 1927 елга кадәр — гарәп алфавиты, 1928—1939 елларда — латин графикасы, аннан соң — кириллица) кулланган, борынгы һәм гаять бай әдәби мираска ия халык.
Сакланып калган әдәби ядкарьләрдән иң борынгысы — XIII гасырда иске татар (төрки) телендә язылган Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы. Татар телендәге кулъязма мирас берничә дистә мең данә санала. Татарча китап басу башланганнан алып (XVIII гасыр ахырыннан) 1917 елга кадәр гарәп графикасында татарча якынча 15 мең исемдә 50 млн. данә китап чыккан.
1905 елдан башлап совет чоры башланганчы, Россиядә ел саен якынча 20 исемдә исемдә татар газета һәм журналлары нәшер ителүе билгеле (барлыгы — 100-дән артык). Илдә руслардан кала татарлар тосле бай мәдәни мираска ия башка халык булмаган.
XIX гасырның икенче яртысыннан киң халык массаларына бик үк аңлашылып бетмәгән иске татар (төрки) әдәби теле урынына Идел буенда таралган диалектларга нигезләнгән яңа — бүгенге милли әдәби тел формалаша башлый. Бу процесс 1910 елларга төгәлләнеп, милли әдәби тел иҗтимагый тормышта төп урынны ала. Шунысын да искәртеп китү моһим: революциягә кадәр гомуммилли әдәби телгә чикләнгән сандагы милләтләр генә күчкән[22].
Тулысынча дөньяда 7 миллионга якын татар яши дип санала. Евразия кысаларында татарлар мөстәкыйль төрки-мөселман цивилизациясен булдырган берничә халык рәтенә керәләр.
Татар халкының байтак өлеше элеккеге союздаш республикаларның барысында да, хәзергечә әйтсәк, якын чит илләрдә яши. Бигрәк тә Үзбәкстанда татарлар күп — 656 601 кеше, Казакъстанда 331 151, Украинада 133 596 милләттәшебез көн күрә. Бу белешмәләргә Кырым татарлары керми. Соңгы елларда алар Урта Азия республикаларыннан, ягъни 1944 елда сөрелгән урыннарыннан, үзләренең тарихи туган илләренә — Кырымга кайта башладылар.
Татарлар ерак чит илләрдән Төркиядә, Румыниядә, Польшада, Кытайда, АКШ-да, Финляндиядә, Австралиядә, Япониядә, кайбер гарәп илләрендә, хәтта Латин Америкасында да яшиләр. Аларның төгәл саны билгеле түгел, алай да 80 меңнән алып 100 меңгә кадәр булырга мөмкин дип исәплиләр (кайбер белешмәләргә караганда, Төркиядә бик күп Кырым татары тора. Алар анда 1783 елда Кырым ханлыгы басып алынганнан соң төрле чорларда күченеп киткәннәр һәм хәзер инде шактый өлеше төрекләшеп тә беткән). Чит илләрдәге татарлар, үз телләрен һәм мәдәниятләрен саклап, аерым җәмгыятьләр булып гомер итәләр. Алар төрле илләрдәге татар җәмгыятьләре, ә соңгы елларда элеккеге ССРБ-дагы, бигрәк тә хәзерге Татарстандагы милләттәшләре белән тыгыз элемтәдә торалар.
Шулай итеп, татарлар элекке Союз киңлекләренә генә түгел, ә җир шарының барлык континентларына да диярлек таралып утырганнар. Шул сәбәпле татар милләтен аерымланып, чәчелеп яшәүче халыклар төренә кертәләр. Мондый билгеләмә нигездә ерак чит илләрдәге һәм беркадәр дәрәҗәдә якын чит илләрдәге төркемнәргә карый. Бу илләрдәге татар халкы анда диаспора тәшкил итә (грек сүзе «диаспора» халыкның шактый зур өлешенең үзенең төп туган иленнән читтә, башка дәүләттә яшәвен аңлата).
Татарлардан рухи мирас белән бергә матди мәдәният өлкәсенә караган мирас та калган. Шундыйларның берсе — халыкның өс киеме. Өс киеменең бик борынгы төрләре, әлбәттә, безгә килеп җитмәгән. Ә инде җиткән кадәресе халкыбызның кабатланмас иҗади көчкә ия булуын күрсәтә. Гасырлар буена халык бу эшкә үзенең кул көчен генә түгел, бәлки матурлыкка омтылышын, хыялын, эстетик зәвыгын да салган.
Россия Фәннәр академиясе Медицина-генетик фәнни үзәгенең кешенең популяция генетикасы лабораториясе мөдире Елена Балановская һәм шул ук үзәкнең фәнни хезмәткәре Анастасия Агджоян 2006—2014 елларда башкарылган тикшеренүләр буенча Кырым, Идел-Урал һәм Себер татарларының ДНК һаплотөркемнәре бераз аерылып тора.[23][24]
Әлеге тикшеренүләр буенча Кырым татарларының генофондында якынча 50 % көньяк һаплотөркемнәр (E1b1b1-M35; G1-M285; G2a-P15; I2a-P37.2; J1-M267; J2-M172), кечкенә өлешне көнчыгыш һаплотөркемнәр (C3-M217, O3-M122; Q-M242) һәм Евразия һаплотөркемнәре R1a-M198 һәм R1b-M343 тәшкил итә. Шулай итеп, кырым татарлары генетик портретына Y-хромосоманың Урта диңгез һәм Алгы Азия сызыгы һаплотөркеме һәм якынча 10 % көнбатыш (нигездә Үзәк Азия) һаплотөркеме өлеше кергән.
Идел буе татарларының 49 % R1a-M198 һәм N1c-LLY22g һаплотөркеме тәшкил итә. R1a-M198 Евразиянең көнбатыш өлешендә киң таралган, N1c-LLY22g һаплотөркеме Балтыйк диңгезе буеннан Чукоткага кадәр таралган. Шулай итеп, Идел буе татарлары генетик портретларын Көнчыгыш Европа һәм Урал буендагы еш очрый торган һаплотөркемнәр, аз күләмдә көньяк вариантлар, бик аз күләмдә Көнчыгыш Евразия өлеше тәшкил итә.
Себер татарларының генофондында иң еш очрый торган G2a-P15; N1c-LLY22g; R1a-M198; N1b-P43 һәм Q-M242 гаплотөркемнәре. Әгәр Казан татарларында R1a-M198 һәм N1c-LLY22g һаплотөркемнәре якынча 50 %, Себер татарларында 30 % тәшкил итә. Шулай итеп, Себер татарлары генофонды нигезен тәшкил итүче һаплотөркемнәр Себер һәм Евразиянең төньяк өлеше белән бәйле.
Y-ДНК тикшеренүләре буенча татарлар төп һаплотөркемнәре:
Идел буе төбәгендә үткәргән тикшеренүләр буенча татарлар арасында шулай ук: балкандагы J2b2 (~10 %), скандинав I1 (~8 %), балкандагы I2 (~6 %), I2a (~4 %), хәттә сирәк очрый торган L, борынгы төрки Q1b, T1, R2a һаплотөркемнәре табылды (N=160, 2014). Ләкин тикшеренүләр саны әлегә аз.
Тулырак анализ буенча татар һаплотөркемнәре бүленеше фарсы (көнбатыш иранлы) һаплотөркемнәре бүленешенә бик охшаган [26][27](Фин-угыр N һаплотөркемен исәпкә алмаган очракта).
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.