From Wikipedia, the free encyclopedia
Натрий – Менделеевның периодик таблицасының l төп төркемендә, 11нче сан астында урнашкан химик элемент. Натрий селтеле металларга керә, аның атом массасы 22,98977.
| ||||
---|---|---|---|---|
Атом номеры | 11 | |||
Матдәнең тышкы күренеше | көмешсу-ак йомшак металл | |||
Атомның үзлекләре | ||||
Атом массасы (моляр масса) | 22,989768 а. м. б. (г/моль) | |||
Атом радиусы | 190 пм | |||
Ионлаштыру энергиясе (беренче электрон) | 495,6(5,14) кДж/моль (эВ) | |||
Электрон конфигурациясе | [Ne] 3s1 | |||
Химик үзлекләре | ||||
Ковалент радиусы | 154 пм | |||
Ион радиусы | 97 (+1e) пм | |||
Электр тискәрелеге (Полинг буенча) | 0,93 | |||
Электрод потенциалы | -2,71 в | |||
Оксидлашу дәрәҗәсе | 1 | |||
Матдәнең термодинамик үзлекләре | ||||
Тыгызлык | 0,971 г/см³ | |||
Моляр җылы сыешлыгы | 28,23 Дж/(K·моль) | |||
Җылы үткәрүчелек | 142,0 Вт/(м·K) | |||
Эрү температурасы | 370,96 K | |||
Эрү җылылыгы | 2,64 кДж/моль | |||
Кайнау температурасы | 1156,1 K | |||
Парга әйләнү җылылыгы | 97,9 кДж/моль | |||
Моляр күләм | 23,7 см³/моль | |||
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе | ||||
Рәшәткә төзелеше | кубик күләмүзәкле | |||
Рәшәткә параметрлары | 4,230 Å | |||
Дебай температурасы | 150 K |
Na | 11 |
22,98977 | |
[Ne]3s1 | |
Натрий |
1807нче елда инглиз химигы Г.Дэви, әзрзк юешләтелгән каты селтеләрнең электролиз ярдәмендә, ирекле металлары – натрий һәм калийны таба. Бу вакытта натрийга содий (Sodium) исеме бирелә.
Икенче елны, танылган "Физик анналлары" авторы Гильберт бу металлны натроний (Natronium) дип атарга тәкъдим итә. Соңрак Берцеллиус бу исемне натрийга (Natrium) кадәр кыскарта.
"Натрий" атамасы борынгы Мисырда, грекларда һәм Румда таралаган булган. Борынгы Мисырда натро, яки нитрон дип, сода күлләреннән һәм үсемлек көләреннән алынган селтене атаганнар.
Натрий – көмешсу-ак металл, аның тыгызлыгы 0,97 г/см3. Ул бик йомшак, пычак белән киселә. Ул металлик ялтырауга, пластиклыкка, йомшаклыкка ия, җылылыкшны һәм электр тогын яхшы үткәрә.
Натрий – көчле кайтаручы. Химик тәэсирләшү вакытында, валентлы электронын җиңел бирә һәм уңай корыла.
Натрий бик тиз оксидлаша, шуңа күрә аны керосинда сакларга кирәк.
Башка селтеле металлар кебек үк су белән бик кызу реакциягә керә, селте хасил итә, су тудыргыч аерыла.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.