From Wikipedia, the free encyclopedia
Рений (лат. Rhenium, Re) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период, 7 төркем элементы. Тәртип номеры - 75. Стандарт шартларда тыгыз, көмөшсу-ак күчүчән металлдан гыйбарәт.
| ||||
---|---|---|---|---|
Атом номеры | 75 | |||
Матдәнең тышкы күренеше | ||||
Атомның үзлекләре | ||||
Атом массасы (моляр масса) | 186,207 (1) а. м. б. (г/моль) | |||
Атом радиусы | пм | |||
Ионлаштыру энергиясе (беренче электрон) | кДж/моль (эВ) | |||
Электрон конфигурациясе | ||||
Химик үзлекләре | ||||
Ковалент радиусы | пм | |||
Ион радиусы | пм | |||
Электр тискәрелеге (Полинг буенча) | ||||
Электрод потенциалы | ||||
Оксидлашу дәрәҗәсе | ||||
Матдәнең термодинамик үзлекләре | ||||
Тыгызлык | 21,03 г/см³ | |||
Моляр җылы сыешлыгы | Дж/(K·моль) | |||
Җылы үткәрүчелек | Вт/(м·K) | |||
Эрү температурасы | K | |||
Эрү җылылыгы | 3180 кДж/моль | |||
Кайнау температурасы | 5873 K | |||
Парга әйләнү җылылыгы | кДж/моль | |||
Моляр күләм | см³/моль | |||
Матдәнең кристаллик рәшәткәсе | ||||
Рәшәткә төзелеше | ||||
Рәшәткә параметрлары | Å | |||
Дебай температурасы | K |
Рений элементының символы — Re (Рений дип укыла).
Элементның исеме латинча Rhenus — Германиядагы Рейн елгасы исеме белән килеп чыккан.
Ренийның барлыгы охшашлык үзенчәлеге буенча Д. И. Менделеев тарафыннан алдан ук, 1871 елда, әйтеп куелган булган(«тримарганец»)[1], әмма «двимарганец» (инглизсә «dvi-manganese») күпкә ешрак кулланылган[2].
Рений 1925 елда алман химиклары Ида һәм Вальтер Ноддаклар тарафыннан, колумбит минералын спектраль анализ үткәреп тикшерү вакытында[1] Siemens & Halske компаниясе лабораториясендә ачыла.
Ренийның чагыштырмача саф өлгесен 1928 елда гына алырга мөмкин була. 1 г рений алу өчен 600 кг норвег молибденитын эшкәртү таләп ителә.
Рений тотрыклы изотобы билгеле булган соңгы ачылган элемент була. Ренийдан соң ачылган барлык элементларның (ясалма рәвештә алынганнарын да кертеп) тотрыклы изотоплары булмаган.
2006 елда дөньяда рений табу якынча 40 тонна тәшкил итә. Иң зур җитештерүче — Чили компаниясе Molymet[3]. Рений җитештерү тотрыклы үсә һәм 2008 елда ул 57 тоннага җитә[4].
Ренийны куллануны билгеләгән иң мөһим үзенчәлекләре — бик югары эрү ноктасы, химик реагентларга тотрыклылыгы, катализатор активлыгы (монда ул платиноидларга якын).
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.