From Wikipedia, the free encyclopedia
Агалтын (лат. Platinum, Pt) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период, 10 төркем элементы. Тәртип номеры — 78.
Агалтын | |
Масса | 195,084 ± 0,009 м.а.б.[1] |
---|---|
... хөрмәтенә аталган | kömeş |
Грозящая опасность | platinum exposure[d] һәм platinosis[d] |
Материал төре | Сперрилит[d] һәм cooperite[d] |
Ачучы яки уйлап табучы | Жюль Сезар Скалигер[d] һәм Уллоа, Антонио[d] |
Ачыш датасы | 1557 |
Илиминт симвылы | Pt[2] |
Атым саны | 78 |
Иликтер кирелеге | 2,28 |
Ионный радиус | 0,6 ангстрем[3], 0,8 ангстрем[3] һәм 0,63 ангстрем[3] |
Агалтын Викиҗыентыкта |
Агалтын элементының символы — Pt (Платина дип укыла).
Агалтынга платина дигән исем испан конкистадорлары тарафыннан бирелгән, алар XVI гасыр уртасында Көньяк Америкада (хәзерге Колумбия территориясендә) көмешкә (исп. plata) охшаган яңа металл белән беренче тапкыр танышкан. Сүз «кече көмеш» дигәнне аңлата. Агалтынның бу исеме озак вакыт куллану тапмаган.
Агалтын 1557 елда итальян гуманисты Юлиус Цезарь Скалиджер тарафыннан ачыла. "Иске дөнья"да агалтын XVI гасыр уртасына кадәр мәгълүм булмый, әмма Анд цивилизациясе (инкалар һәм чибчалар) аны борынгы заманнардан ук чыгарганнар һәм кулланганнар. XVI гасыр урталарында агалтын белән танышкан беренче европалылар конкистадорлар була. Әдәбияттә беренче булып агалтын турында Скалигер 1557 елда басылып чыккан "Экзотерик күнегүләр 15 китапта " дигән китабында телгә ала.[4][5].
Рәсәйдә 1819 елда ук Уралда табылган сибелмә алтында «яңа себер металлы» табылуа, аны башта агалтын дип атыйлар. Агалтын Үрге Исәт, соңыннан Невьян һәм Билимбай приискыларында очрый. Агалтынның бай сибелмәләре 1824 елның икенче яртысында ачыла, ә киләсе елына илдә аны чыгару башлана[6]. 1826 елда П. Г. Соболевский һәм В. В. Любарский пресслау ярдәмендә җиңел чүкелә торган агалтын эшләп чыгару ысулын уйлап тапканнар.
Агалтын иң сирәк металларның берсе булып тора: аның микъдары җир кабыгының (кларклар) массасы буенча 5×10−7 % тәшкил итә.
Иң күп агалтын чыгаручы илләр (2015, тонналарда): КАҖ (110), Россия (25), Зимбабве (11), Канада (7,2), АКШ (3,7).[7]
Иң күп агалтын экспортлый торган илләр (млн $ларда): КАҖ (7,45), Берләшкән Кыйраллык (4,21), Швейцария (2,64), Алмания (2,05), АКШ (1,81), Россия (1,77), Япония (1,27), Италия (1,24). Иң күп көмеш импортлый торган илләр (млн $ларда): АКШ (4,56), Япония (3,29), Һоңкоң (3,06), Берләшкән Кыйраллык (2,42), Швейцария (1,64).[8]
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.