Remove ads
Казандагы урта махсус һөнәри белем бирүче дәүләт автоном белем бирү оешмасы From Wikipedia, the free encyclopedia
Казан сынлы сәнгать училищесы, Н.И. Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы (техникум), КССУ, рус. Казанское художественное училище имени Н. И. Фешина (техникум), КХУ, ингл. Kazan Art School named after Nickolai Feshin — 1895 елдан Казан шәһәрендә эшләп килүче, Татарстан мәдәният министрлыгы карамагындагы урта махсус һөнәри белем бирүче дәүләт автоном белем бирү оешмасы.
Казан шәһәрендә ике уку бинасы (Мөштәри урамы, 16; Карл Маркс урамы, 70) һәм Яшел Үзәндә филиалы (Яшел Үзән, Засорин урамы, 4а) бар.
Уку йорты директоры — Гыйльметдинова Ольга Александровна.
Казан сынлы сәнгать училищесы | |
---|---|
Элеккеге исемнәр | Казан сынлы сәнгать мәктәбе (1895-1917) Казан ирекле сынлы сәнгать остаханәләре (1917-1918) Казан югары сынлы сәнгать-техник остаханәләре (1918-1920) Казан сынлы сәнгать-техник институты (1920-1923) Казан сынлы сәнгать техникумы (1923-1924) Казан архитектура-сынлы сәнгать техникумы (1924-1926) Казан сынлы сәнгать-педагогия техникумы (1926-1930) Татар сәнгатьләр техникумы ( 1930-1935) Татар сынлы сәнгать техникумы ( 1935-2006) |
Нигезләү елы | 1895 |
Урын | Казан |
Адрес | 420012, Татарстан, Казан шәһәре, Мөштәри ур., 16. |
Сайт | http://kazanartschool.ru/index.php/ru/ |
1895 елның 9 сентябрендә, Казан шәһәре сынлы сәнгать мәктәбе буларак, Казан шәһәр думасы һәм Казан губернаторы үтенече буенча, Россия империясенең сынлы сәнгать император академиясе президенты бөек кенәз Владимир Александрович рөхсәте белән ачыла. Мәктәпне ачуда Петербургта сынлы сәнгать академиясен тәмамлаган Н.Н. Белькович, Х.Н. Скорняков, Г.А. Медведев, Ю.И. Тиссен, А.И. Денисов (соңыннан мәктәпнең беренче рәсем укытучылары) башлап йөри[1].
Казан сынлы сәнгать мәктәбе Россия сынлы сәнгать академиясенә караган беренче урта һөнәри белем бирү йорты була.
Казан сынлы сәнгать мәктәбе 1905 елга хәтле Зур Лядский урамында урнашкан Казанның III кызлар гимназиясе (София Вагнерның шәхси гимназиясе) бинасында шөгыльләнә. 1901 елның маенда элекке Грузинский урамында (хәзерге Карл Маркс урамы) мәктәп өчен махсус бина корыла башлый. Төзелеш белән укуханә мөдире, сәнгать укытучысы Карл Мюфке (1868—1933) үзе җитәкчелек итә. Ул бина проектын һәм төзелеш сметасын Санкт-Петербургда сәнгать академиясендә раслатуга ирешә. Барлык төзелеш эшләре 1903 елның ноябрендә төгәлләнә. Ләкин декабрьдә янгын чыгып, бинаның түбәсе янып бетә. Янгыннан соң яңадан корганда, бинаның өске өлешенең кыяфәтенә зур үзгәрешләр кертелә[2].
Бинада сәнгать училищесы өчен мөһим булган иртәнге һәм кичке рәсем төшерү сыйныфлары, тантаналар һәм күргәзмәләр заллары, өченче катта остаханәләр өчен авыш түбәле пыяла бүлмәләр була.
Бөек Ватан сугышы елларында да Казан сынлы сәнгать училищесы эшчәнлеген туктатмый.
|
|
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
туу датасы | Исем | әлма-матер | һөнәр төре | Викиҗыентыктагы төркем | үлем датасы |
---|---|---|---|---|---|
1915-12-28 | Семён Ротницкий | И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты | рәссам | 2004 | |
1919-12-23 | Харис Якупов | Казан сынлы сәнгать укуханәсе | рәссам | Haris Yakupov | 2010-02-17 |
1923-12-23 | Евгени Зуев | Эстония сынлы сәнгать академиясе | рәссам | Evgeniy Zuev | 1989-10-31 |
1924-03-03 | Мәснәви Хәертдинов | Харкау дәүләт дизайн һәм сынлы сәнгать институты Ivanovo Art School |
рәссам | Masnavi Haertdinov | 1983-06-26 |
1955-04-20 | Мәхмүт Ваһапов | Казан сынлы сәнгать укуханәсе Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты |
рәссам | Makhmut Vagapov |
Казан сынлы сәнгать мәктәбе сынлы сәнгать, гравюра, архитектура, скульптура бүлекләрендә урта һөнәри уку йортлары өчен рәссам-мөгаллимнәр һәм милли мәктәпләр өчен рәсем укытучылары әзерләгән. Сәләтле шәкертләр Россия сынлы сәнгать академиясенә караган Санкт-Петербург югары сынлы сәнгать училищесынә укырга керә алган[7].
|
|
|
|
Түбәндәге төзмә кешеләр һәм роботлар аңларлык күп телле халыкара Викимәгълүмат белем базасында теркәлгән мәгълүматка нигезләнә һәм тулы түгел. Бәйле шәхес турында белем блокларын тутыру һәм соңыннан уң яктагы яңартка басу белән аны баетуда ярдәм итә аласыз. |
Псевдоурыс стилендә (теремга охшатып) кызыл кирпечтән салынган 3 катлы бина. Планда бина Н хәрефенә охшап тора. Гомуми мәйданы — 5232,2 м². Бина төзелешендә иң яхшы кирпеч, известняк, ак таш кулланылган. Идәннәргә паркет җәелгән.
Бинаның архитекторы Карл Мюфке III дәрәҗә Изге Станислав ордены белән бүләкләнә (1905).
1930-1941 елларда бинада коммуналь төзелеш инженерлары институты урнаша.
1941-2004 елларда КАИның 2 нче уку бинасы булып хезмәт итә.
2004 елда Казан сынлы сәнгать училищесынә кайтарып бирелә. Башта төп фасад ремонтлана, аннары бинаның эчке корылмаларына реставрация үткәрелә.
1995 елда бина «Шәһәр мигъмарияты һәйкәле», «илкүләм әһәмияткә ия дәрәҗәле мәдәният мирасы ядкәре» дип табыла[8].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.