Remove ads
From Wikipedia, the free encyclopedia
Әнәс Ибраһим улы Тумашев — татар рәссамы һәм педагог, 1958 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.
Әнәс Тумашев | |
---|---|
Туган телдә исем | Әнәс Ибраһим улы Тумашев |
Туган | 25 февраль 1924 Татарстанның Чистай шәһәре |
Үлгән | 2010 Казан |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ → Калып:Россия байрагы |
Әлма-матер | Казан сынлы сәнгать укуханәсе һәм И. Е. Репин исемендәге Санкт-Петербург сынлы сәнгать, скульптура һәм архитектура институты[d] |
Һөнәре | рәссам, педагог |
Бүләк һәм премияләре | |
Рәссам 1924 елның 25 февралендә Татарстанның Чистай шәһәрендә дөньяга килә. Казан сәнгать училищесын тәмамлый, соңарак шунда ук укыта. 1947 елда Әнәс Тумашев И Репин исемендәге Ленинград сәнгать, скульптура, архитектура институтына укырга керә. 1953 елда, институтны тәмамланып һәм Татарстанга әйләнеп кайтып, ул Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына эшкә урнаша. 20 елдан артык ул театрының рәссамы, декорацияләр куючысы булып эшли, башка театрлар өчен дә декорацияләр ясый. 1975–1980 елларда ТАССР Рәссамнар берлеге идарәсе рәисе булып тора.
Театрдан кала, Әнәс Тумашев нәкышчылык, аерым алганда табигать күренешләрен сурәтләргә һәм тарихи темаларга әсәрләр иҗат итәргә ярата («Петр I Болгарда», «Бөек Болгар базары», «XX гасыр Казаны» һ.б.).
2010 елда вафат була.
Бу мәкаләнең сыйфатын арттырыр өчен түбәндәгеләрне эшләргә кирәк?:
|
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.