рәссам (Казан, Россия) From Wikipedia, the free encyclopedia
Бу Казан рәссамы турында мәкалә, совет дәүләт эшлеклесе турында моннан укыгыз
Григорий Эйдинов | |
---|---|
Туган телдә исем | Григорий Лев улы Эйдинов |
Туган | 22 декабрь 1946 (77 яшь) СССР, РСФСР, ТАССР, Казан |
Милләт | яһүд |
Ватандашлыгы | СССР→ РФ |
Әлма-матер | Казан сынлы сәнгать укуханәсе һәм И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика университеты |
Һөнәре | рәссам |
Җефет | Мария |
Балалар | уллары Лев, Борис, кызы Полина |
Ата-ана |
|
Бүләк һәм премияләре | |
Григорий Эйдинов, Григорий Лев улы Эйдинов (1946 елның 22 декабре, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― рәссам-график, дизайнчы, иллюстратор, В. И. Суриков исемендәге Мәскәү академия сәнгать институты Казан филиалының графика факультеты доценты. Россия Федерациясенең атказанган рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Бакый Урманче исемендәге (2002), Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт (2021) премияләре лауреаты.
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Картиналары. | |
1946 елның 22 декабрендә Казан шәһәренең Киров районында (Җиләкле бистәсе) туган. Әтисе ягыннан бабасы Арон Давыдович һәм әбисе Фая Львовна чыгышы белән Витебск губернасы Ляды авылыннан (хәзерге Беларусия) күн эшкәртүче һөнәрчеләр булган. Воронежга күченгәч, фотография белән шөгыльләнә башлыйлар. Әтисе Лев Аронович Воронежда авиация заводында очкычлар төзегән. 1941 елда, заводны һәм аның барлык хезмәткәрләрен Үзбәкстан ССР Әндиҗан шәһәренә эвакуацияләгәннәр. Шунда Лев Аронович Мария Львовна (Гуревич) белән танышкан. 1945 елда Эйдиновлар гаиләсе әтисе ягыннан туганнары яшәгән Казанга (Җиләкле бистәсенә) күченә. Әтисе гомере буе Казан вертолет заводында термистлар бригадиры, әнисе Казан күн берләшмәсендә хисапчы булып эшләгән. Григорийның сеңлесе һәм энесе булган.
Григорий Эйдинов рәсем ясауда беренче адымнарын 81нче санлы гомуми белем бирү мәктәбенең сәнгать студиясендә ясаган. Гомуми белем бирү мәктәбендә уку белән беррәттән, 3нче сәнгать мәктәбендә (хәзерге Байназар Әлминов исемендәге сәнгать мәктәбе) укыган.
Казан сәнгать училищесын кызыл диплом белән тәмамлаган (укытучылары Ляля Кальюранд, Лев Потягунин, Рәшид Төхфәтуллин, Татьяна Зуева). 9 ел рәттән Мәскәү, Ленинградның сәнгать институтларына имтихан тотып карый, конкурстан уза алмый. Казан кремлендә хәрби хезмәт үткән, 5 ел Казан сәүдә рекламасы предприятиесендә эшләгән.
Чуаш педуниверситетының сәнгать-графика бүлеген тәмамлаган (1979, остазлары Николай Васильевич Овчинников, Ревель Федорович Федоров, Адилә Аким кызы Ефейкина). Диплом эше ― Яңа Чабаксар трактор заводына багышланган «Тракторострой яшьлеге» линогравюралар сериясе.
1974 елдан башлап, 20 ел Татарстан китап нәшриятында китап бизәүче булып эшли. Үз гомерендә 1 меңнән артык китап, журнал, басма бизәгән.
20 ел Татарстан Рәссамнар берлегенең графика секциясен җитәкли.
1999 елдан «Казань» журналы белән хезмәттәшлек итә (2002 елдан штаттагы баш рәссам)[1].
Лейпциг, Ганновер, Мәскәү, Турин, Дәһлидә узган Халыкара китап күргәзмәләре экспоненты. Төбәк, Россия һәм халыкара сәнгать күргәзмәләрендә катнашучы.
1994 елда «Вечерняя Казань» газетасының логотибын һәм Казан ТЮЗы эмблемасын иҗат иткән.
Казанга багышланган эшләр циклы: «Казан серләре», «Кабан күле серләре», «Зилант тавы», «Казан мәчесе» һ. б авторы. Алабуга, Зөя, Касимов, Яранскига багышланган картиналар сериясе бар. Төркия һәм Израильнең төрле районнары, Сербия, Кырым һәм Себернең матур урыннары буенча сәфәрләрен чагылдырылган эшләре бик күп.
«Дуслык» ордены һәм «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены дизайнын эшләгән[2].
1990 елда, Россия төбәкләреннән бердәнбер рәссам буларак, Россия Федерациясенең яңа гербын эшләүдә катнаша [3].
Ике дистә ел «Казань» бизәү белән шөгыльләнә[4].
Йөзгә якын эше төрле музей коллекцияләрендә: ТР сынлы сәнгать музее, Алабуга, Киров, Касимов, Чанаккале, Әнкара (икесе дә Төркия) музейлары фондларында саклана[5].
Беренче хатыны Галина. Бер уллары бар.
Икенче хатыны Мария.
Балалары: уллары Лев, КФУ биофагын тәмамлаган, дизайнчы булып эшли, Борис, дәүләт хезмәткәре, юрист. Кызы Полина, музыка һәм сәнгать мәктәпләрен, ике вуз тәмамлаган[7].
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.