Remove ads
Чуашстанның беренче вузы From Wikipedia, the free encyclopedia
И. Я. Яковлев исемендәге Чуаш дәүләт педагогика университеты (рус. Чувашский государственный педагогический университет им. И. Я. Яковлева, чуаш. И. Я. Яковлев ячĕллĕ Чăваш патшалăх педагогика университечĕ) — Чуашстанның беренче милли югары уку йорты. Чабаксарда урнашкан.
Объект культурного наследия России регионального значения рег. № 211410087110005 (ЕГРОКН) объект № 2100289000 (БД Викигида) |
Халыкара исем |
I.Yakovlev CHSPU |
---|---|
Элеккеге исем |
Чуаш дәүләт педагогика институты, ЧДПИ |
Нигезләнгән | 1930 |
Ректор | Владимир Николай улы Иванов |
Адрес | 428000, Чабаксар, Карл Маркс ур., 38 |
Сайт | chgpu.edu.ru |
Университетка 1930 елда нигез салына, БҮБК карары [1] һәм РСФСР ХКШ карары буенча 1930 елның октябрендә Чуаш дәүләт педагогика институты (рус. Чувашский государственный педагогический институт) буларак ачыла[2][3].
Республикада ачылган беренче югары уку йорты булып санала[3].
Институт составында түбәндәге бүлекчәләр эшли: физика-техника; иҗтимагый-сәяси, чуаш теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты секцияләре булган иҗтимагый-әдәби; агрономия; химия-биология; мәктәпкәчә яшьтәге; сәяси-агарту; хезмәт; шулай ук әзерлек курслары һәм Чуаш педагогика эшче факультеты.
1934 елда бүлекчәләр факультетлар итеп үзгәртеп корыла: тарих, тел һәм әдәбият, табигать фәннәре, физика-математика факультетлары. Шул ук елны институтта 1952 елга хәтле эшләгән Укытучылар институты окштырыла.
1950-елларда ЧДПИда Осип Мандельштамның хатыны язучы һәм лингвист Надежда Яков кызы Мандельштам укыта.
РСФСР Министрлар Советы карары белән 1958 елда югары уку йортына чуаш педагог-мәгърифәтчесе Иван Яков улы Яковлев исеме бирелә [2].
1993 елдан биредә профессор Дюис Данил улы Ивлев (Чуашстанның механика фәнни мәктәбенә нигез салучы) эшләгән.
Студентлар саны 5,5 мең кешедән артык. Университетта бакалавриатның 91 программасы, 4 специалитет программасы, 41 магистратура программасы буенча 10 факультетта югары һөнәри белем бирелә[12]. Хәзерге вакытта аспирантурада 9 фән тармагының 25 белгечлеге буенча аспирантлар әзерләнә.
Уку йортында «Педвузовец» газетасы, ВАКның «Вестник ЧГПУ им. И. Я. Яковлева», "Вестник ЧГПУ им. И. Я. Яковлева: Серия «Механика предельного состояния» [13] фәнни журналлары нәшер ителә.
Университетның Россия мәгарифендәге югары урыны РФ мәгариф министрлыгының рейтинг бәяләмәләре белән раслана.
Россия мәгариф академиясе академигы Геннадий Никандр улы Волков исемендәге Этнопедагогика гыйльми-тикшеренү институты
Университетның бина һәм корылмалары Чабаксарның ике административ районында — Ленин һәм Мәскәү районнарында һәм Чуашстанның Чабаксар районында урнашкан.
Өч уку корпусы, ике тулай торак һәм уку-көнкүреш комплексы (ашханә) Чабаксарның Карл Маркс, Кооператив, Президент булвары урамнары һәм Ремспублика мәйданы белән чикләнгән кварталда урнашкан.
Тагын ике уку корпусы, бассейн (физик тәрбия-сәламәтләндерү комплексы), стадион һәм агробиостанция Пирогов, академик А. Н. Крылов, Зелёный һәм Радужный урамнары белән чикләнгән кварталда урнашкан, бер үк адреска ия — Пирогов ур., 25[14].
Университетның калган корылмалары аерым урнашкан.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.