From Wikipedia, the free encyclopedia
Самарий (лат. Samarium, Sm) — Менделеевның периодик таблицасының 6 период элементы. Тәртип номеры - 62. Лантаноидлар төркеменнән. Гади матдә самарий — каты металл, ак төстә.
Самарий | |
Масса | 150,36 ± 0,02 м.а.б.[1] |
---|---|
... хөрмәтенә аталган | Самарскит[d] |
Материал төре | monazite-(Sm)[d], florencite-(Sm)[d] һәм отработавшее ядерное топливо[d] |
Ачучы яки уйлап табучы | Поль Эмил Лекок де Буабодран[d][2] |
Ачыш датасы | 1879[2] |
Ачыш ясалган урын | Париж[2] |
Илиминт симвылы | Sm[3] |
Химик фурмула | Sm[4] |
SMILES фурмуласы | [Sm][4] |
Атым саны | 62[5] |
Иликтер кирелеге | 1,17 |
Ионный радиус | 1,19 ангстрем[6], 1,27 ангстрем[6], 0,96 ангстрем[6], 1,08 ангстрем[6] һәм 1,24 ангстрем[6] |
Самарий Викиҗыентыкта |
Самарий элементының символы — Sm (Самарий тип укыла).
Элемент самарскит минералыннан аерып алынган ((Y,Ce,U,Fe)3(Nb,Ta,Ti)5O16). Бу минерал 1847 елда урыс тау инженеры, полковник В. Е. Самарский-Быховец хөрмәтенә аталган (шул минерал өлгесен тикшеренүгә алырга рөхсәте өчен немец химигы Генрих Роза тәкъдиме буенча)[7]. Самарскитта яңа, моңача билгеле булмаган француз химик элемент табылган спектроскоп ысулы белән 1878 елда Делафонтен һәм 1879 елда Лекок де Буабодран тарафыннан табылган. Бу 1880 елда Швейцария химигы Ж. де Мариньяк ачыш булуын раслый. Элемент минерал буенча самарий дип атала; Бу тарихта чын кеше исеме бирелгән беренче очрак, шуңа кадәр мифологик персонажлар исеме кушыла торган булган[8][9]. Беренче тапкыр саф самарий ХХ гасыр башында гына бүлеп алына.
Җир кабыгында самарий нисбәте — 8 г/т, океан суларында — 1,7×10−6 мг/л[10].
Самарий лантаноидлар составына керә, аларның ятмалары Кытай, АКШ, Казакъстан, Рәсәй, Украина, Австралия, Бразилия, Һиндстан, Скандинавия дәүләтләрендә табылган.
Металлик самарий җитештерү структурасына һәм икътисади күрсәткечләргә ярашлы рәвештә, металлургия һәм электролитик ысуллар белән алына. Дөньяда самарий чыгарып алу берничә йөз тонна белән дип бәяләмә бирелә, күбесе монацит комнан ион алмаштыру ысуллары белән чыгарыла.
Самарий металлы — тышкы күренеше белән кургашка, ә механик үзенчәлектәре буенча — цинкка охшаган.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.