Шива
From Wikipedia, the free encyclopedia
Шива (Әйтелеше: - ˈ|ʃ|iː|v|ə|,_|ˈ|ʃ|ɪ|-); Санскрит телендә: शिव, IAST: Śiva, турыдан-туры мәгънәдә: алкышлы берәү) ул Һинд диненең төп Ходайларының берсе. Ул Шайвизмда Иң Олы Ходай, бу хәзерге заман Һинд динендә иң төп традицияләрнең берсе.
Шива | |
Lua хатасы: expandTemplate: template "lang-sa-sidd" does not exist. | |
Җенес | ир-ат |
---|---|
ХФӘ билгесе | Śiva |
Туу датасы | билгесез[1] |
Ире яки хатыны | Парвати[2] һәм Сати[d][3] |
Балалар | Ганеша, Сканда, Аяппа һәм Ашокасундари[d] |
Иконографический атрибут | Тришула[d], Дамару[d], Лингам һәм Васуки |
Илаһ карый | Һинд дине һәм Җәйничелек |
Коралланыш | Тришула[d] һәм Pashupatastra[d] |
Менеп йөри торган хайваны | Нанди |
Шива Викиҗыентыкта |
Шива "явызлыкны бетерүче һәм трансформацияләүче" Тримуртиның берсе, бу Һинду өчлеге, аңа шулай ук Брахма һәм Вишну керә.[4][5] Шайвизм традициясендә, Шива Галәмне барлыкка китерүче, саклаучы һәм трансформацияләүчесе. Һинд диненең Шактизм традициясендә Алиһә, яки Дэви иң олы дип таныла, шулай да Шивага, Вишну һәм Брахма белән табыналар. Алиһә һәрберсенең энергиясе һәм барлыкка китерүче көче (Шактисы) дип раслана, монда Парвати (Сати) Шиваның көчен тулыландыручы хатыны.[6][7] Ул Һинд диненең Смарта традициясенең Панчаятана пуджасында биш эквивалент Ходайның берсе.
Шайвизм сектасы буенча, Шиваның иң олы формасы формасыз, чиксез, трансцедент һәм үзгәрмәүче абсолют Брахман,[8] һәм Галәмнең беренчел Атманы (җаны, үзе).[9][10][11] Шиваның күп алкышлы һәм куркыныч сурәтләре бар. Алкышлы аспектларда ул Кайлаш Тавында яшәүче бар нәрсәне белүче Йоги буларак сурәтләнә,[4] ул шулай ук хатыны Парвати һәм ике баласы, Ганеша һәм Картикейя белән хуҗалык алып бара. Аның куркыныч аспектларында ул еш шәйтаннары үтерә торган итеп сурәтләнә. Шива шулай ук Адийоги Шива буларак мәгълүм, ул Йоганың, медитациянең һәм сәнгатьләрнең яклаучы Ходае.[12][13][14]
Шиваның иконографик хасиятләре: аның муены тирәли уралган елан, бизәүче ярымай, аның бөтерелгән чәчләреннән коючы изге Ганга елгасы, аның маңгаенда өченче күз, аның коралы буларак тришула һәм дамару барабаны. Ана еш Лингамның иконик булмаган формасына буларак табыналар.[15] Шива пан-Һинду Ходае, аңа Һиндстанда, Непалда һәм Шри Ланкада табыналар.[16][17]