Ганеша
From Wikipedia, the free encyclopedia
Ганеша ( Санскрит телендә - गणेश) , шулай ук Ганапати, Винаяка, Пиллаяр һәм Бинаяк буларак мәгълүм, Һинд дине Ходайлары арасында иң мәгълүм һәм иң күп табыныла торган Ходайларның берсе.[2] Аның сурәтен Һиндстанда, Шри-Ланкада, Таиландта һәм Непалда еш күреп була.[3] Барлык Һинду деноминацияләре аңа табыналар.[4] Ганешага тугърылык киң таралган һәм Җәйничелектә һәм Буддизмда да бар.[5] Гәрчә ул күп атрибутлары өчен мәгълүм булса да, Ганешаның фил башы аны җиңел танырга мөмкинчелек бирә.[6] Ганешаны киртәләрне юк итүче буларак киң хөрмәт итәләр.[7] Шулай ук ул сәнгатьләр һәм фәннәр яклаучысы һәм акыл һәм зирәклек Дэвасы.[8] Башлаулар Ходае буларак аңа ритуаллар һәм церемонияләр башында ихтирам күрсәтәләр.[9][10] Ганешаның килеп чыгышы һәм гамәлләре турында берничә риваять бар һәм алар аның иконографиясен тасвирлыйлар.
Ганеша | |
санскр. गणेश | |
Җенес | ир-ат |
---|---|
Ата | Шива |
Ана | Парвати |
Кардәш | Сканда |
Ире яки хатыны | Sidhi[d][1] һәм Ridhi[d][1] |
Илаһ карый | Һинд дине һәм буддизм |
Менеп йөри торган хайваны | йорт тычканнары[d] |
Ганеша Викиҗыентыкта |
Ганеша культы безнең эраның икенче гасырында килеп чыккан дигән фаразлар бар,[11] әмма тагын да тәгаенрәк безнең эраның 4-енче һәм 5-енче гасырларында, Гупта Империясе чоры вакытында, гәрчә ул Ведик заманнардан ук билгеле булса да.[12] Һинд диненең Шиваизм традициясендә ул Парвати һәм Шиваның сакланып калган улы буларак билгеле, әмма ул төрле традицияләрдә булган гомум-Һинду Ходае.[13][14] Һинд диненең Ганапатья традициясендә Ганеша иң олы Ходай.[15] Ганеша турында төп текстларга Ганеша Пурана, Мудгала Пурана, һәм Ганапати Атхарвавирша. Брахма Пурана һәм Брахманда Пурана Ганеша турында сөйләнелгән тагын ике Пурана.