Брахма
From Wikipedia, the free encyclopedia
Брахма (Санскрит телендә: ब्रह्मा, IAST: Brahmā) — ул Һинд динендә барлыкка китерүче Ходай.[1] Ул шулай ук Сваямбху (үзеннән туган) яки Вишну Ходаеның барлыкка китерүче аспекты буларак мәгълүм,[2] Vāgīśa (Сөйләм Ходае), һәм дүрт Веданың барлыкка китерүчесе, һәрберсе аның авызларының берсеннән. Брахма Сарасвати Дэвиның ире һәм дүрт Кумарларның: Нараданың, Дакшаның, Маричиның һәм күп башкаларның атасы булып тора.[3][4]
Брахма | |
Lua хатасы: expandTemplate: template "lang-sa-sidd" does not exist. | |
Җенес | ир-ат |
---|---|
Ире яки хатыны | Sarasvati[d] |
Балалар | Атри (индуизм)[d], Пуластья[d], Маричи[d], Васиштха[d], Нарада[d], Кумары[d], Читрагупта[d], Ману[d] һәм Дакша[d] |
Бәйлелеге | Пара Брахман[d] |
Коралланыш | Брахмастра[d] һәм Brahmashirsha astra[d] |
Менеп йөри торган хайваны | аккош[d] |
Брахма Викиҗыентыкта |
Брахма кайвакыт Ведик Ходай Праджапати белән ассоциацияләнә, ул шулай ук Веданатха (Ведалар Ходае), Гьянешвар (Белем Ходае), Чатурмукха (Дүрт Йөзле) Сваямбху (Үзеннән туган), Брахманараяна (ярым Брахма һәм ярым Вишну) буларак мәгълүм, һ.б., шулай ук ул Камага һәм Хираньягарбхага бәйле (Галәми йомырка). Ул күбрәк пост-Ведик Һинду эпосларында искә алына һәм Пурана риваятьләрендә. Эпосларда ул Пуруша белән берләштерелә.[3] Гәрчә Брахма Брахма-Вишну-Шива Тримуртисының өлеше булса да, борынгы Һинду эпосларында башка Ходай һәм Алиһәләр өчлекләре искә алына, аларда Брахма булмаганнары да бар.[5]
Ян Гонда раслаганча — Һинд диненең Тримурти концепциясе шәхси Ходайның өчлек характерыннан барлыкка килгән, беренче урында «Агни», аның тумышлары өч мәртәбә, һәм ул өч мәртәбә яктылык, аның өч тәне һәм өч халәте бар.
Еш искә алына торган "Брахма, Вишну, Шива"дан башка урта гасыр Һинду эпосларыннан өчлекләр: «Индра, Вишну, Брахманаспати», «Агни, Индра, Сурья», «Агни, Вайю, Адитья», «Махалакшми, Махасарасвати һәм Махакали» һәм башкалар.
Берничә Пуранада ул лотос чәчәгеннән пәйда була торган итеп тасвирлана, бу лотос Ходай Вишнуның кендегенә бәйле. Башка Пураналарда ул Шива яки аның аспектларыннан туган дип әйтелә,[6] яки төрле Һинд дине риваятьләрьдә ул иң Олы Ходай булып тора.
Charles Coulter and Patricia Turner (2000), Encyclopedia of Ancient Deities, Routledge, ISBN — 978-0786403172, page 258,
«Брахма иң Олы Ходай дип танылса, Кама Ходае аның йөрәгеннән килеп чыккан дип әйтелә.» Брахма башка Илаһлар белән беррәттән Ведантик Һинд диненең формасыз (ниргуна)ның иң соңгы метафизик чынлыкның формасыз Брахманның башкасы сагуна буларак күрелә.[7][8] Башка юрамада, кайбер Пураналарда ул Праджапатиның әтисе дип раслый."[9]
Кайбер мәгълүмат буенча, Брахма хәзерге көн Һинд динендә популяр табынудан ләззәт алмый һәм Тримуртиның башка әгъзалары Вишну һәм Шива кебек әзрәк табыныла. Брахмага борынгы текстларда ихтирам бирелә әмма ул Һиндстанда төп Ходай булып сирәк табыныла.[10] Һиндстанда аңа багышланган бик әз гыйбадәтханә бар; иң әһәмиятлесе Раджастханда Брахма Гыйбадәтханәсе, Пушкар.[11] Брахма гыйбадәтханәләре Һиндстаннан тыш бар, мәсьәлән Бангкокта Эраван Гыйбадәтханәсе.[12]