From Wikipedia, the free encyclopedia
Шива (Әйтелеше: - ˈ|ʃ|iː|v|ə|,_|ˈ|ʃ|ɪ|-); Санскрит телендә: शिव, IAST: Śiva, турыдан-туры мәгънәдә: алкышлы берәү) ул Һинд диненең төп Ходайларының берсе. Ул Шайвизмда Иң Олы Ходай, бу хәзерге заман Һинд динендә иң төп традицияләрнең берсе.
Шива | |
Lua хатасы: expandTemplate: template "lang-sa-sidd" does not exist. | |
Җенес | ир-ат |
---|---|
ХФӘ билгесе | Śiva |
Туу датасы | билгесез[1] |
Ире яки хатыны | Парвати[2] һәм Сати[d][3] |
Балалар | Ганеша, Сканда, Аяппа һәм Ашокасундари[d] |
Иконографический атрибут | Тришула[d], Дамару[d], Лингам һәм Васуки |
Илаһ карый | Һинд дине һәм Җәйничелек |
Коралланыш | Тришула[d] һәм Pashupatastra[d] |
Менеп йөри торган хайваны | Нанди |
Шива Викиҗыентыкта |
Шива "явызлыкны бетерүче һәм трансформацияләүче" Тримуртиның берсе, бу Һинду өчлеге, аңа шулай ук Брахма һәм Вишну керә.[4][5] Шайвизм традициясендә, Шива Галәмне барлыкка китерүче, саклаучы һәм трансформацияләүчесе. Һинд диненең Шактизм традициясендә Алиһә, яки Дэви иң олы дип таныла, шулай да Шивага, Вишну һәм Брахма белән табыналар. Алиһә һәрберсенең энергиясе һәм барлыкка китерүче көче (Шактисы) дип раслана, монда Парвати (Сати) Шиваның көчен тулыландыручы хатыны.[6][7] Ул Һинд диненең Смарта традициясенең Панчаятана пуджасында биш эквивалент Ходайның берсе.
Шайвизм сектасы буенча, Шиваның иң олы формасы формасыз, чиксез, трансцедент һәм үзгәрмәүче абсолют Брахман,[8] һәм Галәмнең беренчел Атманы (җаны, үзе).[9][10][11] Шиваның күп алкышлы һәм куркыныч сурәтләре бар. Алкышлы аспектларда ул Кайлаш Тавында яшәүче бар нәрсәне белүче Йоги буларак сурәтләнә,[4] ул шулай ук хатыны Парвати һәм ике баласы, Ганеша һәм Картикейя белән хуҗалык алып бара. Аның куркыныч аспектларында ул еш шәйтаннары үтерә торган итеп сурәтләнә. Шива шулай ук Адийоги Шива буларак мәгълүм, ул Йоганың, медитациянең һәм сәнгатьләрнең яклаучы Ходае.[12][13][14]
Шиваның иконографик хасиятләре: аның муены тирәли уралган елан, бизәүче ярымай, аның бөтерелгән чәчләреннән коючы изге Ганга елгасы, аның маңгаенда өченче күз, аның коралы буларак тришула һәм дамару барабаны. Ана еш Лингамның иконик булмаган формасына буларак табыналар.[15] Шива пан-Һинду Ходае, аңа Һиндстанда, Непалда һәм Шри Ланкада табыналар.[16][17]
Санкрит сүзе"Шива" (Дэванагари: (Санскрит телендә - शिव))ның мәгънәсе Монье Монье-Уильямс буенча, "алкышлы, хәерхаһлы, грациоз, юмарт, алкышлар бирүче, дустанә".[18] Халык этимологиясендә Шиваның тамырлары - śī мәгънәсе "кем шуның эчендә бөтен нәрсә булган, үтеп керүче" һәм ва ул "чагылыш яки нәзеклек" дигәнне аңлата.[18][19]
Шива сүзе Риг Ведада (безнең эрага якынча 1700-1100 еллар) сыйфат буларак, Рудраны кертеп кайбер Ригведик Ходайларның эпитеты буларак кулланыла.[20] Шива төшенчәсе шулай ук "азат ителүне, иң соң хөр булу" һәм "алкышлы берәү"не билгели, бу куллануның сыйфат мәгънәсенә әдәбиятнең күп Ведик катламнарына мөрәҗәгать ителә.[18][21] Төшенчә Эпосларда һәм Пураналарда "Шива" сүзенең Ведик "Рудра-Шива"сыннан барлыкка килгән, бу алкышлы Ходай, ул "барлыкка китерүче, янә кабатлаучы һәм юкка чыгаручы".[18][22]
Шарма башка этимологияне тәкъдим итә Санскрит тамыры санскр. (IAST) śarv- белән, моның мәгънәсе "җәрәхәт ясарга" яки "үтерергә",[23] бу "караңгылык көчләрен үтерергә сәләтле берәү" дигәнне аңлата.[24]
Санскрит сүзе санскр. (IAST) śaivaның мәгънәсе "Ходай Шива"га караган дигәнне аңлата, бу төшенчә Һинд динендә Һинд диненең төп сектасын һәм аның әгъзасын билгеләү өчен кулланыла.[25] Ул Шайвизм кебек билгеле ышануларны һәм практикаларның хасиятләрен тасвирлау өчен сыйфат буларак кулланыла.[26]
Кайбер авторлар исемне Тамил сүзе (IAST|śivappu) белән бәйлиләр, ул "кызыл" дигәнне аңлата һәм Шиваның Кояшка бәйле икәнен билгели (санскр. (IAST) śivan, Тамилча "кызыл берәүe" дигәнне аңлата) һәм Рудра Ригведада шулай ук Бабхру (көрән, яки кызыл) дигәнне аңлата.[27][28] Вишну сахасранама Шиваның күп мәгънәләре бар дип әйтә: "Саф", "Пракрти өч гунасына бәйле түгел (Саттва, Раджас, һәм Тамас)".[29][30]
Шиваны күп исемнәр белән беләләр, мәсәлән, Вишванатха (Галәм Ходае), Махадэва, Махандэо, Махеша, Махешвара, Шанкара, Шамбху, Рудра, Хара, Трилочана, Дэвендра (Ходайларның җитәкчесе), Нилаканта, Субханкара, Трилокинатха (өч патшалык Ходае),[31][32][33] һәм Гхрнешвар (мәрхәмәтлелек Ходае).[34] Шайвизмда Шивага иң олы хөрмәт аның эпитетларында чагылган Махадэва ("Бөек Ходай"; (маха) "Олы" һәм дэва "Ходай"),(Махешвара) ("Олы Ходай"; маха "бөек" һәм (ишвара) "Ходай"),[35][36] һәм Парамешвара ("Иң Олы Ходай").[37]
Сахасранама Ходайның аспектларыннан һәм эпитетларыннан алынган мең исемнәрнең исемлеген китергән урта гасыр Һинд текстлары.[38] Шива Сахасранаманың, тугърыларның гимннарының ("стотра"ларының) кимендә сигез төрле юрамасы бар, анда Шиваның күп исемнәре китерелгән.[39] "Махабхарата"ның 13-енче китабында ((Анушасанапарван))да бер шундый исемлек китерелгән.[40] Шиваның шулай ук Даша-Сахасранамалары (10 000 исеме) бар, алар Мананьясада бар. Шулай ук "Шатарудрия" буларак мәгълүм Шри Рудрам Чамакамда Шивага аны күп исемнәре белән мөрәҗәгать итүче тугърылар гимны бар.[41][42]
Шивага караган традиция Һинд диненең төп өлеше, ул бөтен Һиндстан, Непал, Шри Ланка һәм Бали (Индонезия) буенча бар.[16][17][43] Галимнәр Бхимбетка таш кыя сыену урыннарында иртә тарихкача чор сурәтләрен тикшергәч, углерод анализы безнең эрага кадәр 10 000 елга кадәр дата дип фараз иткәннәр.[44] Монда биюче Шива, Шиваның өч япьле чәнечкесе, һәм аның атланган хайваны Нанди үгезе.[45][46][47] Бхимбеткадан тришул белән фигураны сурәтләүче таш рәсемнәр Эрвин Ноймайер тарафыннан Натараджа буларак тасвирланган, ул аларны мезолит чорына караган дип әйткән.[48]
Хайваннарны сурәтләүче берничә Һинду Үзәне берничә мөһерләренең игътибарны җәлеп итүче берсендә зур үзәк фигура бар, ул я мөгезле яки мөгезле чәч тарашлы һәм итифаллик дип фараз ителә,[49][50][51] ул Лотос позициясенә охшаш позициясенә утыра, аның тирәли хайваннар утыра. Бу фигура Мохенджо-дароның иртә казып чыгаручылары тарафыннан Пашупати (Хайваннар Ходае, Санскрит телендә - (paśupati)),[52] бу иртә Һинд дине Ходайлары Шива һәм Рудраның эпитеты.[53][54][55]
Археолог Сэр Джон Маршалл фараз иткәнчә бу фигура Шиваның прототибы булып тора, аның өч йөзе бар, ул тезләре тышка һәм табаннары бергә "Йога" позициясендә утыра.[56] Башта ярым-түгәрәк формалар ике мөгез дип интерпретацияләнгән. Гэйвин Флад, Джон Ки һәм Дорис Мет Шринивасан кебек галимнәр бу фараз турында шөбһәләнүеләрен әйткәннәр.[57][58][59]
Гэйвин Флад раслаганча бу мөһердән фигураның өч йөзе булуы, ул йога позициясендә утыруы һәм хәтта бу форма кеше фигурасы чагылышы булуы ачык күренми дип раслаган. Ул бу карашларны "уйдырма" дип сыйфатландыра, әмма шулай да Шайва иконографик темаларның, мәсәлән, үгез мөгезләренә охшаш ярымай формаларның кайтавазы булырга мөмкин дип әйтә.[56][60] Джон Ки язганча "ул чынлап та Ходай Шиваның Пашу-пати буларак иртә манифестациясе булырга мөмкин иде", әмма бу фигураның бер пар хасиятләре Рудра белән туры килми.[61] 1997 елда язганча, Шринивасан Джон Маршалл йөз дип интерпретацияләгәнне кешенеке түгел, ә үгезнеке дип интерпретацияли, мөгаен илаһи су үгезе-кеше дип интерпретацияли.[59]
Мөһернең интерпретациясе бәхәсле булып кала. МакЭвиллей, мәсәлән, бу "позицияне йогик түгел дип карамаска" мөмкин түгел дип раслый.[62] Аско Парпола раслаганча башка археологик табышлар, мәсәлән безнең эраның 3000-2750-енче елга караган иртә Эламит мөһерләрдә охшаш фигуралар күрсәтелгән һәм алар "утыручы үгез", ә йоги түгел дип интерпретацияләнгән һәм бу төгәлрәк булуга охшаган.[63] 2002 елда Грегори Л.Поссел аны су үгезе белән ассоциацияләгән һәм бу фигураны Ходай дип танырга мөмкин дип урынлы дип нәтиҗә ясаган һәм аның позициясе ритуаль дисциплинаның берсе, һәм прото-Шива "артык алга бару" дигән нәтиҗә ясаган.[64]
Ведик чыганакларда куркыныч көчләргә ия булган, кече атмосферик Ходай Рудра турында әйтелә. Ригведада, мәсәлән, 1028 гимнның өчесе Рудрага багышланган һәм шул ук текстның башка гимннарында искә алынуы очрый.[65] Шива төшенчәсе Ригведада шулай ук очрый. Ярсулы табигый феноменга һәм давылга караган Рудрадан Ригведа гимннарында курыксалар, ул алып килә торган алкышлаучы яңгырларны без аның Шива аспекты буларак сәламлибез.[66] Бу дәвалаучы, өйрәтүче, тормыш рөхсәт итүче аспект Ведаларда Рудра-Шива буларак бар, һәм пост-Ведик әдәбиятта ахыр чиктә Шива буларак, ул җимерүче һәм төзүче көчләрне, куркыныч һәм тынычны үз эченә ала һәм бар булган нәрсәнең эшкәртүчесе һәм янә торгызучысы.
[67]
Шиваның Грек һәм Европа Ходайлары иконографиясе һәм теологияләре арасында охшашлыклар Шивага Прото-Һинду-Европа диненә тәкъдимнәргә китергән,[68][69] яки борынгы Азия мәдәниятләре белән ян алмашулар фараз ителгән.[70][71] Аның ситуациягә карап куркыныч булу яки алкышлы булу кебек контрастлы аспектлар Грек Ходае Дионисусныкына охшаш,[72] мәсәлән үгез, еланнар, ярсу, батырлык, бию һәм мәшкатьсез тормыш кебек иконик ассоциацияләр.[73][74] Александр Бөек вакытындагы борынгы Грек текстлары Шиваны "Һинд Дионисие" дип атыйлар, яки альтернатив рәвештә Дионисийны "Көнчыгыш Ходае" дип атыйлар.[73] Охшаш рәвештә, Шива өчен сурәт итеп фаллик символны куллану Ирланд, Нордик, Грек (Dionysus[75]) һәм Рим Ходайларында очрый, бу Һиндо-Арийлар арасында күкне һәм җирне тоташтыручы багана - Роджер Вудворд раславы буенча.[68] Башкалар мондый тәкъдимнәр белән бәхәсләшәләр һәм Шива җирле Арийләргә кадәр булган кабилә чыганаклардан килеп чыккан дип фараз итәләр.[76]
Шиваның без аны бүген белгәнчә күп хасиятләре Ведик Ходай Рудра белән уртак,[77] һәм Шива да Рудра да икесе дә Һинду язмаларында шул ук шәхес буларак карала. Ике исем синонимик рәвештә кулланыла. Рудра улаучы давыл Ходае, гадәттә аны ярсулы, җимерүче Ходай буларак чагылдыручы элемент белән сурәтләнә.[78]
Һинд диненең иң борынгы сакланып калган тексты Ригведа, аның датасы безнең эрага кадәр 1700 дән алып 1100 елга кадәр ул лингвистик һәм филологик шәһадәтләргә нигезләнгән.[79] Рудра дигән Ходай Риг Ведада искә алынган. Рудра исеме һаман да Шива өчен исем буларак кулланыла. Ригведа 2.33-тә ул "Рудраларның атасы" буларак тасвирлана.[80]
Ригведаның 10.92 гимнында Рудраның ике табигате бар дип раслана, берсе кыргый һәм мәрхәмәтсез (рудра), башкасы юмарт һәм тыныч (шива).[81] Ведик текстларда Рудраның яки башка хайваннарның атланган хайваны ("вахана")сы дип нинди дә булса үгез яки башка хайван искә алынмый. Шулай да, пост-Ведик текстларда, мәсәлән, Махабхаратада яки Пураналарда расланганча Рудра һәм Шиваның атлану хайваны Нанди үгезе яки Һинд зебусы булган.[82]
Рудра һәм Агниның якын бәйләнеше бар.[83][84] Агни һәм Рудраның Ведик әдәбиятта идентификациясе Рудраның соңрак Рудра-Шива шәхесе буларак үсеп китүендә мөһим фактор булган.[85] Агниның Рудра белән идентификациясе "Нирукта"да яхшы аңлатылган, бу этимология буенча яхшы иртә текст, анда "Агни шулай ук Рудра дип атала" дип әйтелгән.[86] Ике Ходай арасында бәйләнешләр катлаулы һәм Стелла Крамриш буенча:
Рудра-Шиваның ут риваяте утның бөтен гаммасында уйный, аның янып китүдән яктыртуга кадәр мөмкинчелекләрен һәм фазаларының кыйммәтен күрә.
''Щатарудрия''да Рудраның кайбер эпитетлары, мәсәлән, (Сасипанджара) ("ялкын кебек алтын-кызгылт төсмерле") һәм (Тивасимати) ("Ялкылнланып торучы якты"), бу ике Ходайның катнашмасы.[87] Агнига үгез дип әйтәләр,[88] һәм Ходай Шиваның атлану хайваны буларак үгезе бар, Нанди. Кайвакыт үгез буларак сыйфатланган Агниның мөгезләре искә алына.[89][90] Урта гасыр сынчылыгында, Агниның да Шиваның Бхайрава буларак мәгълүм булган формасының да үзенчәлекле хасияте буларак ялкыланучы чәчләре искә алына.[91]
Венди Дониджер буенча, Пураник Шива ул Ведик Индраның дәвамы.[93] Дониджер үзенең гипотезасы өчен берничә сәбәп бирә. Икесе дә таулар, елгалар, ир кеше мул токым сәләте, сугыш, Ом мантрасы, Иң Олы Үзлек. Ригведада "Шива" төшенчәсе Индрага карый. Индраны, Шиваны кебек, үгезгә охшаталар.[94][95] Риг Ведада Рудра Марутларның әтисе, ләкин Индра кебек аларның сугышчан каһарманлыклары белән ассоциацияләнми.[96]
Классикка кадәр чор Ведик ышанулар һәм практикалар гипотетик Прото-Һинд-Европа диненә карый,[97] һәм шулай ук Исламгача чор Индо-Иран диненә карый.[98] Шиваның иң элек иконик сәнгать эшләре Гандхарадан яки борынгы Һиндстанның төньяк-көнбатыш өлешеннән булырга мөмкин. Сакланып калган сәнгать үрнәге зыян күргәнгә күрә һәм аларның Буддага караган сәнгать әйберләре белән вакыт киселеше булганга күрә, әмма Шиваның өч япьле чәнечкесе һәм сәнгатьтә фаллик символизм бу Шива булырга тиеш дигән фаразга китерә.[99] Нумизматик эзләнү күрсәткәнчә борынгы Кушан Империясенең күпсанлы сакланып калган тиеннәре, мөгаен, Шива булган Ходайның сурәтләре.[100] Кушан тиеннәрендә Шивага ачык булмаган этимология һәм чыганаклы Оешо дип карыйлар, әмма Кушан эрасы сәнгатендә бер үк вакытта Индраның һәм Шиваның булуы алар Кушан Империясе башлануына табынылган Ходайлар дигән фараз итәргә мөмкинчелек бирә.[101][102]
Җәйничелекнек текстлары һәм сәнгате Индраны биюче дип күрсәтә, гәрчә Һинд динендәге Шивага идентик булмаса да, әмма охшаш, бигрәк тә аларга караган мудраларда.[103] Мәсәлән, Эллора Җәйн мәгарәләрендә киң киселгән сурәтләр Индраны Тиртханкаралар сурәтләре янында күрсәтә, аларның ясау стиле Шива Натараджага охшаш. Бию иконографиясендә охшашлыклар борынгы Индра һәм Шива арасында бәйләнешне күрсәтә.[102][103]
Рудраның кече Ведик Ходайдан иң олы Ходайга эволюциясенең беренче шәһадәте Гэйвин Флад буенча "Шветашватара Упанишад"та (безнең эрага кадәр 400-200 елларда) бар.[58][104] Моңа кадәрге Упанишадик әдәбият Адвайта (монистик) һәм "Шветашвара" тексты Рудра-Шивага тугърылыкның иртәрәк теистик тугърылыгын күрсәтә.[58] Монда Рудра-Шива Галәмне барлыкка китерүче һәм туу-янә туу циклыннан азат итүче дип күрсәтелгән. Безнең эрага кадәр 200 елдан 100 елга кадәр период шулай ук Шайва традициясенең башлануын билгели, бу шулай ук Шивага табынуга концентрацияләнгән традиция, моны шул заман әдәбиятыннан белеп була.[58] Шайва тугърылары һәм аскетлары Патанджалиның "Махабхасья" (безнең эрага кадәр 2-енче гасыр) һәм "Махабхарата"да бар.[105] Башка галимнәр, мәсәлән, Роберт Хуме һәм Дорис Шринисаван раслаганча "Шветашватара Упанишад" плюрализм, пантезим яки генотезимны чагылдыра, ә бары тик Шива теизмы тексты түгел дип әйтә.[106][107][108]
Үз-реализация һәм Шайва Упанишадлар
Үзен барлык мәхлукатларда күрүче, Һәм барлык мәхлукатларны аның эчендә, Иң олы Брахманга, ниндидер башка ысуллар белән түгел ирешә.
Шайва Упанишадлар ул Һинд диненең 14 кече Упанишадасы төркеме алар безнең эраның 1-енче меңьеллыгының соңгы гасырларыннан бирле 17-енче гасырга кадәр вакытка карый.[109] Болар Шивага метафизик үзгәрмәүчән чынлык Брахман һәм Атман (җан, үзлек) буларак дан җырлыйлар һәм Шивага караган ритуаллар һәм символизмнар кертелгән.
Атхарваширас Упанишад кебек берничә текстта Рудра искә алына һәм барлык Ходайлар Рудра дип раслана, һәр кеше һәм бөтен нәрсә Рудра, һәм Рудра бөтен нәрсәдә булган принцип, иң олы максат, күренә торган һәм күренмәүче торган бөтен нәрсәнең эчке асылы. [110] Моңа охшаш рәвештә Каивалья Упанишадта Пол Дэссен – Алман Индологы һәм Фәлсәфә профессоры үзен реализацияләгән кеше "үзен барлык нәрсәдә яшәүче илаһи асыл буларак сизүче" һәм Шива аңы (иң олы Атман) белән идентиклыгын сизүче һәм эчендә, йөрәк тирәнлегендә иң олы Атманны тапкан кеше дип әйтә.[111][112] Шайва Пураналар, бигрәк тә Шива Пурана һәм Линга Пурана, Шиваның төрле аспектларын, риваятьләрне һәм аның белән бәйле сәфәр кылу урыннарын ("Тиртхалар") тәкъдим итә.[113][114] 8-енче һәм 11-енче гасырлар арасында төзелгән Шивага караган Тантра әдәбияты дуалистик тугъры Шайвизмында Шрути буларак карала. Дуалистик Шайва Агамаларында һәрбер мәхлукат эчендә җан һәм Шива ике аерым чынлык (дуализм, "двайта") буларак карала һәм Шива һәрбер мәхлукат эчендә җан, камиллек һәм хакыйкать дип карала, алар Шайва Сиддхантаның нигез текстлары буларак карала.[115] Башка Шайва Агамалар өйрәтүе буенча болар бөтенесе бер чынлык (монизм, адвайта), һәм Шива һәрбер җан иясендә җан, камиллек һәм хакыйкать.[116][117] Шивага караган суб-традицияләрдә, ун дуалистик Агама тексты, унсигез квалификацияләнгн монизм-кум-дуализм Агама тексты һәм алтмыш дүрт монизм Агама тексты бар.[118][119][120]
Шайвага караган әдәбият киң рәвештә безнең эраның 1-енче меңьеллыгында һәм 13-енче гасырга кадәр Һиндстан буйлап таралган булган, бигрәк тә Кашмир Шайвизмы һәм Тамил Шайва традициясе.[120] Монист Шива әдәбияты абсолют берлекне куя, һәм Шива һәрбер ир кеше һәм хатын-кызда бар, һәрбер тереклек иясендә бар, Шива дөньяда бар нәрсәдә һәм хәтта тере булмаган әйберләрдә бар, һәм тормыш, материя, кеше һәм Шива арасында рухи аерма юк дип әйтелә.[121] Шивага караган төрле дуалистик һәм монист фикерләр урта гасыр көньяк-көнчыгыш Азиядә рәхим ителә һәм бу төрле Шивага караган Индонезиядә, Мьянмада, Камбоджада, Лаоста, Вьетнамда, Таиландта һәм Малайзиядә гыйбадәтханәләр, сәнгать әсәрләре һәм текстлар илһамландырган, монда җирле моңа кадәр булган синкретик интеграциясе булган.[115][122][123]
Без аны белгән килеш Шиваның фигурасы төрле борынгырак Ходайларның бер фигурага кушылуы булырга мөмкин.[17][124] Шиваның шәхесе композит Ходай буларак булып китүе аңлашылмый, бу эзләнүгә чакыру һәм күп бәхәсләргә китергән.[125] Мәсәлән, Виджай Натх буенча:
Вишну һәм Шива [...] хисапсыз асаба культларны һәм Илаһларны кертә башлаган. Соңгылары я шул ук Ходайның төрле хасиятләрен чагылдыра дип алынган булган яисә Илаһ аңлашыла һәм табыныла торган төрле формалар һәм мөрәҗәгать ителә торганнарны билгеләргә фараз ителгән. [...] Шива асаба Илаһы исеменә төгәл Иша яки Ишвара суффиксын кушып исәпсез асаба культлар белән идентификацияләнгән булган, мәсәлән, Бхутешвара, Хатакешвара, Чандешвара."
Ассимиляциянең мисалы, мәсәлән, Махараштрада булган, монда авыл хуҗалыгы һәм көтүчелекне яклаучы Кхандоба төбәк Ходае,[126] Кхандобаның Махараштрада табынуның иң алдынгы үзәге ул Җеҗури.[127] Кхандоба Шиваның үзенең формасы буларак ассимиляцияләнгән,[128] бу очракта аңа лингам формасында табыналар.[126][129] Кхандобаның төрле ассоциацияләрендә шулай ук Сурья һәм Карттикея белән идентификация бар.[126][130]
Шайвизм Һинд диненең дүрт төп секталарның берсе, башкалары Вайшнавизм, Шактизм һәм Смарта Традициясе. "Шайвалар" дип аталучы Шайвизм тугърылары Шивага иң Олы Җан итеп табыналар. Шайвалар ышануы буенча Шива ул Бөтен нәрсә эчендә бөтен нәрсә, барлыкка китерүче, саклаучы, җимерүче, бөтен нәрсәне ачыклаучы яки яшерүче.[131][11] Ул Шайвизмның барлыкка китерүчесе генә түгел, бөтен барлыкка китерелгән нәрсә аның нәтиҗәсе, ул бөтен нәрсә һәм бөтен җирдә. Шива Шайва традицияләрендә беренчел җан, саф аң һәм абсолют чынлык.[11]
Шайвизм теологиясе киң рәвештә ике төркемгә бүленгән: Ведалардагы, Эпослардагы һәм Пураналардагы Шива-Рудра тарафыннан йогынты ясалган популяр теология; һәм Шива һәм Шакти бәйләнешле Тантрик текстлар тарафыннан йогынты ясалган эзотерик теология.[132] Ведик-Брахманик Шива теологиясенә монист (адвайта) һәм тугърылык традицияләре (двайта) керә, мәсәлән, Тамил Шайва Сиддхантасы һәм Лингаятизм, биредә гыйбадәтханәләрдә линга, Шива-Парвати иконографиясе, өйләр белән Нанди үгезе, Шиваның риваятьләрен һәм аспектларын күрсәтүче рельеф сәнгать эшләре.[133][134]
Тантра Шива традициясендә Шивага караган риваятьләр һәм Пураналар каралмаган һәм суб-мәктәпка карап киң спектр практикалар эшләнелгән. Мәсәлән, тарихи язмаларда тантрик Капаликалар (турыдан-туры мәгънәдә "баш сөяге кешеләре") күп Ваджраяна Буддист ритуаллары белән бергә яшәгәннәр, Шива һәм Шактига багышланган эзотерик практикаларда катнашып баш сөякләрен кигәннәр, буш баш сөякләре белән хәер сораганнар, ритуаллары өлеше буларак ит, алкоголь һәм җенси мөнәсәбәтләр кулланганнар.[135] Моннан аермалы буларак, Кашмир Шиваизмы эзотерик традициясе хасиятләре булып "Крама" һәм "Трика" суб-традициясе тора.[136] Крама суб-традициясе Шива-Кали пары тирәсендә эзотерик ритуалларда концентрацияләнгән.[137] Трика суб-традициясе Шиваны кертеп триадалар теологиясен барлыкка китергән, аны аскетик тормыш ысулы белән кушып монистик азат ителү омтылуында шәхси Шивада концентрацияләнгән.[138][136][139]
Вайшнава (Вишнуга юнәлгән) әдәбиятта Шива таныла һәм аның турында бәхәс алып барыла. Шиваны иң олы дип тәкъдим итүче Шайва әдәбияты кебек, Вайшнава әдәбияты Вишнуны иң олы дип күрсәтә. Шулай да, ике традиция дә плюралистик һәм Шивага һәм Вишнуга (Дэви белән) дан җырлана, аларның текстлары эксклюзивизм күрсәтмиләр һәм "Бхагавата Пурана" кебек Вайшнава текстлары Кришнага иң Ахыр Чынлык буларак мактау укысалар, шулай ук Шиваны һәм Шактины Иң Ахыр Чынлыкның шәхес формасы һәм эквиваленты итеп күрсәтәләр.[140][141][142] Шайвизм традициясе текстлары охшаш рәвештә Вишнуга мактау укыйлар. Сканда Пуранада, мәсәлән, шулай дип раслана:
Вишну беркем дә түгел, ә Шива, һәм Шива дип аталган ул Вишну белән тәңгәл. Сканда Пурана, 1.8.20–21[143]
Ике традициянең дә риваятьләрендә кем иң олы, Шиваның Вишнуга дан җырлавы, һәм Вишнуның Шивага дан җырлавы турында сөйләнә. Шулай да, һәр традициянең текстларында һәм сәнгатендә бер-берсен сәламләү бер-берсен тулыландыру символизмы.[144] Махабхарата үзгәрмәүче Иң Ахыр Чынлыкны (Брахманны) Шива һәм Вишну белән тәңгәл дип игълан итә,[145] монда Вишну Шиваның иң олы манифестациясе, ә Шива Вишнуның иң олы манифестациясе.[146]
Һинд диненең Алиһәгә юнәлтелгән Шакти традициясе Брахман дип аталган Иң Олы Принцип һәм Иң Ахыр Чынлык ул хатын-кыз (Дэви),[148][149][150] әмма ул ир кешеләрне тигез һәм тулыландыручы итеп күрә.[6][7] This partner is Shiva.[151][152]
Рудра-Шива контекстында хатын-кызга табынуның иң элеккеге традициясе Һинд дине язмасында "Ригведа"да бар, бу Дэви Сукта дигән гимн:[153][154]
Мин Патшабикә, бөтен хәзинәләрне җыючы, иң күп уйланам, беренче чиратта табынуны кыйммәт итеп күргәннәр өчен.
Шуңа күрә Ходайлар мине күп урыннарда куйдылар һәм минем керер һәм яшәр өчен күп өйләрем бар.
Минем аша бөтен кеше аларны аларны тукландыручы азыкны ашыйлар, - әйтелмәгән сүзне күрүче, сулаучы һәм тыңлаучы һәр кеше.
Алар аны белмиләр, шулай да мин Галәм асылында яшим. Берәү һәм бөтенегез, мин игълан итүче хакыйкатьне ишетегез.
Мин, чынлап та, Ходайлар да, кешеләр дә бергә рәхим итүче сүзләрне игълан итәм һәм әйтәм. Мин яраткан кешемне гаять көчле, каралган, олы фикер иясе һәм Брахманны белүче итәм. Мин Рудра (Шива) өчен угы атып тугърылыкны күрә алмаучыны үтерә алган җәяне бөгәм. Мин кешеләр өчен бәрелеш чыгарам һәм тәртипкә салам, мин Җирне һәм Күкне барлыкка китердем һәм аларның Эчке Контрольдә тотучысы итеп яшим. Дэви Сукта, Ригведа 10.125.3 – 10.125.8, [153][154][155] Дэви Упанишад үзенең Шактизм теологиясендә аңлатуында, Шиваны 19-ынчы шигырьдә кебек искә ала һәм мактый.[156][157] Вишну белән бергә, Шива "Дэви Махатмья"да табыныла, бу Шактизм традициясендә "Бхагавад Гита" кебек әһәмиятле дип таныла.[158][159] Ардханаришвара концепциясе Ходай Шиваны Шакти Алиһәсе белән катнаштырып, ярым-кеше - ярым-хатын итеп сурәтли, бу күп Һинду текстларында һәм гыйбадәтханәләрендә булган берлек темасы һәм интерпретациясе.[160][161]
Һинд диненең Смарта Традициясендә Шива Панчаятана пуджаның өлеше.[162] Бу практика тәңгәл дип саналган биш Ходайларның сурәтләрен кулланудан гыйбарәт, алар шахмат тәртибендә урнашкан.[162][163] Шива биш Ходайларның берсе, шулай ук Вишну, Дэви, (мәсәлән, Парвати, Сурья һәм Ганеша яки Картикейя яки тугъры сайлавы буенча шәхси Ходай (Ишта Дэвата). Фәлсәфи яктан, Смарта традициясе барлык потлар (мурти) Брахман аспектларының визуализациясе һәм шуларда концентрацияләнү өчен сурәтләр дигәнне ассызыклый. Бу практиканың ахыр чик максаты сурәтләр символлаштырган Абсолютны танырга.[164] Бу берәүнең Брахманын һәм Атманын (җанын) Адвайта Веданта идентиклыгын реализациянең юлы.[165] Ади Шанкара тарафыннан популярлаштырылган Гупта Империясе чорының күп Панчаятана мандалалары һәм гыйбадәтханәләре табылган булган, һәм Нанд авылыннан (Аджмердан якынча 24 километр) бер Панчаятана тупланмасы Кушан Империясенә карый (безнең эрага 300-енче елга кадәр).[166] Кушан периоды тупланмасына Шива, Вишну, Сурья, Брахма һәм идентиклыгы төгәл билгеле булмаган Ходай керә.[166]
Шива тулаем үзенең эчендә - трансценденталь чынлыкта концентрацияләнгән Бөек Йоги буларак таныла. Ул Йогиларның Ходай һәм фикер ияләрнең Йога укытучысы. Стелла Крамриш раслаганча, Шива Дакшинамурти иң олы гуру ул "тынычлыкта ("атман")ны - иң олы үзлекне һәм ("брахман")ны - иң соң чынлыкны өйрәтә".
Төрле стиль йоганың теориясе һәм практикасы Һинд диненең барлык төп традицияләрнең өлеше булган һәм Шива төрле Һинду Йога текстларының саклаучысы һәм өйрәтүчесе булып торган.[167][168] Боларга Йоганың фәлсәфәсе һәм техникасы керә. Бу фикерләр безнең эраның 1-енче меңьеллыкның соңгы гасырларда яки шуннан соң булган дип фаразлана һәм алар "Ишвара Гита" Йога текстлары буларак сакланып калган (турыдан-туры мәгънәдә "Шиваның җыры"), аны Һинд дине һәм Һиндстан Интеллект Тарихы профессоры Эндрю Николсон – "Һинд дине үсешенә дәвамлы һәм озак йогынты" ясаган дип раслаган.[169]
Башка Шивага караган текстлар Хатха Йогага тәэсир иткән, алар монистик (Адвайта Веданта) фикерләрен Йога фәлсәфәсе белән берләштергәннәр һәм Һинд классик биюенең теоретик үсешен дәртләндергән. Боларга "Шива Сутралар", "Шива Самхита" керә, һәм шулай ук Кашмир Шиваизмы галимнәре, мәсәлән, 10-ынчы гасыр галиме Абхинавагупта эшләре.[167][168][170] Абхинвагупта үзенең билгеләмәләрендә Шивага һәм Йогага караган фикерләрнең үзара бәйле икәнен яза, ул раслаганча, "үз эшләре белән мәшгуль кешеләр гадәттә башкалар өчен бернәрсә дә эшләмиләр.", һәм Шива һәм Йога рухи яктан берәүгә читкә карап, үзара бәйләнешне аңларга һәм шулай итеп шәхес һәм дөнья булуның күбрәк алкышлы халәтенә ия булуын аңларга мөмкинчелек бирә.[171]
Тримурти - ул барлыкка китерү, тәэмин итү һәм җимерү Галәми функцияләре барлыкка китерүче Брахма, саклаучы Вишну һәм җимерүче һәм трансформацияләүче Шива белән шәхес чагылышлары тапкан.[172][173] Бу өч Ходайлар "Һинду триадасы" дип атала.[174] яки "Бөек Өчлек".[175] Шулай да, борынгы һәм урта гасыр Һинд дине текстларында Ходайларның һәм Алиһәләрнең күп триадалары бар, кайберәүләрендә Шива юк.[176]
Гэвин Флад буенча, "Шива ике мәгънәлек һәм парадокс Ходае," аның хасиятләренә капма-каршы темалар керә.[225] Бу Ходайның икеләнү табигате аның исемнәрендә һәм аның турында сөйләнелә торган хикәяләрдә чагыла.
Яджурведада, куркыныч (Санскрит телендә: рудра) һәм алкышлы (Санскрит телендә: Шива) хасиятләр тупламалалы формалар бар, моннан чыгып Чакраварти шундый нәтиҗә ясаган "соңгы вакытларның катлаулы Рудра-Шива сектасын барлыкка китергән барлык нигез элементлар монда бар.".[226] Махабхаратада, Шива "җиңелмәүнең, көчнең һәм куркынычның стандарты" һәм шулай ук намуслы, балкый торган фигура буларак сурәтләнгән.[227]
Шиваның куркыныч һәм алкышлы хасиятләрнең дуальлеге аның капма-каршы исемнәрендә чагыла. Рудра исеме Шиваның куркыныч аспектларын чагылдыра. Традицион этимология буенча Санскрит исеме "Рудра" "руд-" тамырыннан алынган, бу "кычкырырга, уларга" дигәнне аңлата.[228] Стелла Крамриш "раудра" сыйфат формасы белән башка этимологияне билгеләп куя, ул "вәхши, яки "рудра" табигатьле дигәнне аңлата, һәм Рудра исемен "вәхши берәү" яки "ярсулы Ходай" дип тәрҗемә итә.[229] Р.К.Шарма бу башка этимология яклы һәм исемне "куркыныч" дип тәрҗемә итә.[230] Һара әһәмиятле исем һәм ул өч мәртәбә "Шива Сахасранама" да очрый, монда ул һәр очраган саен төрлечә тәрҗемә ителә. Шарма бу өчне "тотып алучы", "берләштерүче" һәм "җимерүче" дип тәрҗемә итә.[231] Крамриш моны "урлаучы" дип тәрҗемә иткән.[201] Шиваның тагын куркыныч формалары (Кала) "вакыт" һәм (Махакала) "бөек вакыт", ул ахыр чиктә бөтен нәрсәне җимерә. Кала исеме "Шива Сахасранама"да очрый, анда ул Рам Каран Шарма тарафыннан Вакытның "(Иң Олы Ходае)" тәрҗемә ителгән. Бхайрава "куркыныч" бу юкка чыгару белән бәйле ярсулы форма. Моңа капма-каршы рәвештә, Шанкара исеме "алкышлы" яки "бәхет бирүче" дигәнне аңалата, ул алкышлы форманы чагылдыра. Бу исем бөек Веданта фәлсәфәчесе Ади Шанкара (якынча. 788–820) тарафыннан кабул ителгән, ул шулай ук Шанкарачарья буларак мәгълүм булган. "Щамбху" исеме (Санскрит телендә: (शम्भु) swam-үзе; bhu-кыздырырга/балкырга) "үзеннән-үзе балкый торган", шулай ук алкышлы аспектны чагылдыра.
Шива аскет йоги һәм йорт хуҗасы (грихаста), бу рольләр Һинду җәмгыятендә традицион рәвештә үзара кисешми.[232] Йоги булып сурәтләнгәндә, ул утыручы яки медитацияләүче итеп сурәтләнә.[233] Аның Махайоги эпитеты ("бөек Йоги: Маха = "бөек", Йоги = "Йоганы практикалаучы") аның йога белән бәйләнешен күрсәтә.[234] Тарихи Ведик дине күбесенчә корбан чалу төшенчәләре белән эшләсә, Эпик чор вакытында тапас, Йога һәм аскетизм концепцияләре әһәмиятлерәк булган һәм Шиваның фәлсәфи изоляциядә утыручы аскет буларак сурәтләве соңрак концепцияләрне чагылдыра.[235]
Гаилә кешесе һәм йорт хуҗасы буларак, аның хатыны, Парвати һәм ике улы, Ганеша һәм Картикейя бар. Аның эпитеты - Умапати ("Ума ире") бу фикерне чагылдыра һәм Шарма Сахасранамада бу исемнең тагын юрамасын билгели - Умаканта һәм Умадхава.[236] Эпик әдәбиятта Ума күп исемнәр астында мәгълүм, шуларның берсе алкышлы Парвати.[237][238] Ул Илаһи Ана Дэви белән тәңгәл ителә; Шакти (илаһи энергия) һәм шулай ук Трипура Сундари, Дурга, Кали, Камакши һәм Минакши Алиһәләре белән. Шиваның хатыннары аның барлыкка китерүче энергиясенең чыганагы. Алар Шиваның бу Галәмгә динамик киңәюнең чагылышы.[239] Аның улы Ганешага бөтен Һиндстанда һәм Непалда Киртәләр Бетерүче, Киртәләр Хуҗасы һәм Башлаулар Хуҗасына буларак табыналар. Картикейяга Көньяк Һиндстанда (бигрәк тә Тамил Надуда, Кералада һәм Карнатакада) Субрахманья, Субрахманьян, Шанмуган, Сваминатан һәм Муруган исемнәре белән табыналар, һәм Төньяк Һиндстанда Сканда, Кумара яки Карттикейя исемнәре астында.[240]
Кайбер төбәк Ходайлар шулай ук Шиваның балалары белән тәңгәл ителә. Бер риваять буенча, Шива Вишнуның хатын-кыз аватары Мохини матурлыгы белән мавыгып аның белән кавыша. Бу берлек нәтиҗәсендә Шаста туа - ул төбәк Ходайлары Айяппан һәм Айянар белән тәңгәл ителә.[241][242][243][244] Кералада Эрнакулам тирәсендә Вишнумайя дигән Ходай Шиваның токымы дип әйтелә һәм мондагы җен куу ритуалларында катнаша, әмма бу Ходайның Һинду пантеонында эзен табып булмый, һәм Сэйлтор раславынча ул "мөгаен Кытай" чыгышлы төбәк традициясе булырга мөмкин.[245] Кайбер традицияләрдә Шиваның елан Алиһәләр Манаса һәм Ашокасундари кебек кызлары була.[246][247] Дониджер буенча, ике төбәк риваятендә Андхака һәм Джаландхара шәйтаннары сурәтләнә, алар Шиваның балалары һәм аның белән сугышалар, соңыннан Шива аларны тар-мар итә.[248]
Шиваның Натараджа буларак сурәте (Санскрит телендә: Натараджа, "Бию Ходае") популяр.[249][250] Нартака ("биюче") һәм Нитьянарта ("мәңге биюче") исемнәре Шива Сахасранамада очрый.[251] Аның бию һәм музыка белән бәйләнеше шулай ук Пураник чорда чагылыш таба.[252] Натараджа буларак махсус иконографик формага өстәп бию формаларының төрле башка типлары бар (Санскрит телендә: нртьямурти), Һиндстанның башка өлешләрендә бар, аеруча Тамил Надуда яхшы билгеләнгән үзенчәлекләр белән.[253] Биюнең ике еш очрый торган формалары Тандава, ул соңрак көчле һәм ир-атлар Кала-Махакала биюен аңлаткан, ул дөньяның җимерелүе белән ассоциацияләнгән. Дөньяны яки Галәмне җимерергә кирәк булганда, Шива аны Тандава аша эшли.[254][255] Шулай ук Ласья аша ул грациоз һәм нәзек һәм нечкә сиземнәр дәрәҗәсендә эмоцияләрне чагылдыра һәм Алиһә Парватига караган хатын-кыз биюе булып танылган.[256][257] Ласья Танадаваның хатын-кыз коллегасы буларак карала.[257] Тандава-Ласья биюләре дөньяны җимерү-барлыкка китерү белән ассоциацияләнә.[258][259][260]
Дакшинамурти [261] турыдан-туры Шиваның көньякка (дакшина) юнәлгән формасын тасвирлый. Бу форма Шиваны Йога, музыка һәм хикмәт укытучысы аспектында күрсәтә һәм шастраларда чагылаган.[262] Шиваның бу иконографик формасы күбесенчә Тамил Надудан.[263] Бу мотивның элементларына Шиваның болан тәхетенә утырган килеш булуы һәм күрсәтмәләр тыңлаучы фикер ияләре тарафыннан уратылуын керә.[264]
Шиваның иконографик чагылышы Ардханаришвара дип атала ул аны тәннең бер яртысы ир-ат, икенчесе хатын-кыз дип күрсәтә. Эллен Голдберг буенча, бу форманың традицион Санскрит атамасы "ярым хатын булган Ходай", ә "ярым-ир-ат, ярым хатын-кыз" түгел.[265]
Шива еш ук атучы булып күрсәтелә, ул Асураларның өч кальгасын "Трипура"ны җимерә.[266] Шиваның исеме Трипурантака, "Трипураны бетерүче", бу мөһим хикәягә карый.[267]
Шиваның антропоморфик сурәтләреннән кала, ул шулай ук лингамның иконик булмаган формасы лингамның чагылышы.[268][269][270] Болар төрле формада сурәтләнгән. Бер гадәти форма булып иренле, диск формадагы объект "йони", Шакти Алиһәсе символы үзәгендә вертикаль түгәрәк багана тора.[271] Шива гыйбадәтханәләрендә "линга" типик рәвештә тугърылар санктум санторумда сөт, су, чәчәк таҗ яфраклары, җимешләр, яңа яфраклар һәм дөге тәкъдим итүнең үзәгендә.[271] Монье Уильямс һәм Юдит Гринберг буенча, линга турыдан-туры мәгънәдә "билге яки эмблема", һәм шулай ук "шуның яшәеше ышанычлы нәтиҗә шуннан яалган билге яки тамга" дигәнне аңлата. Ул Шива шуның символы булган илаһи янә торгызылу табигатенең хасияте.[272][273]
Лингамга табынуның чыганагы "Атхарва-Веда Самхита"да мәшһүр "Юпа-Стамбха"га дан җырлавы. Бу гимнда башланусыз һәм ахырсыз "Стамбха" яки "Скамбха" турында тасвирлама бар, һәм "Скамбха" мәңге Брахман урынына куела. Яджна (изге) учак, аның төтене, көлләре, һәм ялкыннары, "Сома" үсемлеге һәм Ведик корбан өчен утын ташучы үгезләр Шива тәненең балкуына, аның кызынган бөтерелгән чәчләренә, аның зәңгәр муенына, һәм Шива үгезендә атланып йөрүе, "Юпа-Скамбха" "Шива-Линга" концепцияләренә урын биргән.[274][275] "Линга Пурана" текстында шул ук гимн кыйссалар итеп киңәйтелгән, бу бөек Стамбха данын нигезләү өчен һәм Шиваның Махадэва итеп нигезләү өчен эшләнгән.[275]
Иң борынгы археологик "линга" - ул безнең эрага кадәр 3-енче гасыр Гудималлам лингамы.[271] Шайвизм дини сәфәр кылу йоласында Шиваның унике төп гыйбадәтханәсе Джйотирлинга дип атала, ул "яктылык лингасы" дигән сүз, алар Һиндстан буйлап урнашкан.[276]
Биш Шива өчен изге сан.[277]Аның иң әһәмиятле мантраларының берсе биш иҗеккә ия (санскр. (IAST) namaḥ śivāya).[278]
Шиваның башы биш мантрадан тора дип әйтелә, алар панчабрахманнар дип атала.[279] Ходай формалары буларак боларның һәрберсенең үз исемнәре һәм билгеле иконографиясе бар:[280]
|
Болар Шиваның биш йөзендә чагыла һәм биш элемент, биш сизем, биш мәгълүмат кабул итү органы һәм биш гамәл органы белән бәйле.[281][282] Доктрина аермалары һәм, мөгаен, тапшыруда хаталар текстларда бу биш форма төрле атрибутлар белән ничек бәйле турында аермаларның нәтиҗәсе булгандыр.[283] Бу ассоциацияләрнең тулаем мәгънәсе Стелла Крамриш тарафыннан гомумиләштерелгән.[284]
Панчабрахма Упанишад буенча:
Берәү феноменаль дөньяның бар әйберләрен биш санлы характерлы дип белергә тиеш, чөнки Шиваның мәңге дөреслеге биш санлы Брахманныкы. (Панчабрахма Упанишад 31)[285]
Пураналарда "анш"ка очраклы сылтамалар бар - турыдан-туры мәгънәдә болар Шиваның аватарлары, әмма Шива аватарлар Шайвизмда гомуми рәвештә кабул ителмәгән.[286] Линга Пуранада Шиваның егерме сигез формасы искә алына, алар кайбер вакытта аватарлар буларак аңлатыла,[287] шулай да мондый искә алулар гадәти түгел һәм Шиваның аватарлары Шайвизмда Вайшнавизмда Вишну аватарларына караганда әзрәк.[288][289][290] Кайбер Вайшнава әдәбиятында Шива риваятьләлрдәге шәхесләргә белән бәйле була. Мәсәлән, Хануман Чалиса, Хануман Шиваның унберенче аватары белән тәңгәл китерелә.[291][292][293] Бхагавата Пурана һәм Вишну Пуранада олы фикер иясе Дурваса Шиваның өлеше булган дип әйтелә.[294][295][296] Кайбер урта гасыр чоры язучылары Адвайта Веданта фәйләсуфы Ади Шанкараны Шива инкарнациясе дип атаганнар.[297]
Төп мәкалә:Махашиваратри
Шиваратри һәрбер ай календаре буенча айда 13-енче төндә/14-енче көндә була,[298] әмма елына бер мәртәбә кыш ахырында (Февраль/Март) һәм яз башланганчы, Махашиваратри билгеләнә, бу "Шиваның Бөек Төне" дигәнне аңлата.[299][300]
Махашиваратри төп Һинду фестивале була, әмма ул изге һәм тормышта һәм дөньяда "караңгылыкны һәм наданлыкны җиңүне" билгели,[300] шулай ук булуның капма-каршылыклары, Шива һәм кешелеккә тугърылык турында медитациягә чакыруны.[298] Ул Шивага багышланган шигырьләрне укудан, догаларны укудан, Шиваны искә төшерүдән, ашаудан тыелудан, Йога эшләүдән һәм әхлак һәм дәрәҗәләр турында медитациядән, мәсәлән, үз-үзеңне тыелудан, намуслылыктан, башкаларны җәрәхәтләмәүдән, гафу итүдән, үз-анализдан, гөнаһларны ярлыкаудан һәм Шиваны ачудан тора.[300][301] Дәртле тугърылар төн буе йокламыйча торалар. Башкалар Шиваның гыйбадәтханәсенә зиярәт кылалар яки Джйотирлингам изге урыннарына сәфәр кылалар. Гыйбадәтханәләргә килгәннәр лингамга сөт, җимешләр, чәчәкләр, яңа яфраклар һәм конфетлар тәкъдим итәләр.[299] Кайбер җәмәгатьләр махсус бию чараларын оештыралар, бу Шиваны бию Ходае буларак тану өчен эшләнә, монда шәхсән һәм төркемнәр белән бииләр.[302] Джоунс һәм Райн буенча, Махашиваратри борынгы Һинд дине фестивале һәм ул мөгаен якынча 5-енче гасырда барлыкка килгән.[300]
Шива табынуны керткән тагын бер төп бәйрәм ул Картик Пурнима, ул Шиваның Трипурасура шәйтаннары өстеннән җиңүне билгели. Һиндстан буйлап, төрле Шива гыйбадәтханәләре төн буе яктыртыла. Шива сурәтләре кайбер урыннарда процессия буйлап алып барыла.[303]
Шивага багышланган төбәк фестивальләргә якынча апрель/майда Мадурайда Читтирай фестивален кертәләр, бу Көньяк Һиндстанда иң зур фестивальләрнең берсе, монда Минакши (Парватиның) Шивага кияүгә чыгуы бәйрәм ителә. Бу Вайшнава һәм Шайва җәмәгатьләре бергә бәйрәм итә торган фестиваль, чөнки Вишну бертуган кыз-туганын Минакшины Шивага бирә.[304]
Кайбер Шактизмга бәйле фестивальләрдә Шивага Алиһә белән бергә табыналар. Боларга Аннапурнага багышланган фестивальләр керә, мәсәлән, "Аннакута" һәм Дургага багышланганнары.[305] Непал кебек Гималай төбәкләрендә һәм шулай ук төньяк, үзәк һәм көнбатыш Һиндстанда Тидж фестивале хатыннар һәм кызлар тарафыннан бәйрәм ителә, бу Парвати Алиһәсе хөрмәтенә, монда төркем җырлый, бии һәм Парвати-Шива гыйбадәтханәләрендә догалар тәкъдим ителә.[306][307]
Шивага бәйле аскетик, Ведик һәм Тантрик суб-традицияләрдә, мәсәлән, Һиндстанның Ислам хөкеме вакытында аскет сугышчылар булып киткәннәр Кумбха Мела фестивален бәйрәм итәләр.[308][309] [310] Бу фестиваль һәр 12 ел була, Һиндстан буйлап дүрт дини сәфәр кылу урынында, бу чар өч ел паузадан соң яңа урынга күчерелә. Иң зурысы Праягада (ул Могол хөкеме чоры дәверендә Аллаһабад дип исеме үзгәртелгән), монда төрле традицияләрдәге миллионарча Һиндулар Ганга һәм Ямуна елгалары бергә кушылган урында җыелалар. Һинду традициясендә Шивага бәйле аскет сугышчылар (Нагалар) "сангам"га башта коену һәм догалар өчен керү белән чараны башлау намусына лаек булалар.[310]
Индонезиядә Шайвизмда Шива өчен популяр исем Батара Гуру, ул Санскрит "Бхаттарака" исеменнән алынган, ул “асыл зат морза" дигәнне аңлата.[311] Аның концепциясе рухи укытучы, Индонезия Һинду текстларында барлык гуруларның беренчесе, ул Һинд субкыйтгасында Шиваның Шиваның Дакшинамурти аспектының көзге чагылышы.[312] Шулай да, Батара Гуруның Һинд Шивасыннан аспектлары күбрәк, һәм Индонезия Һиндуларның аларның рухларын һәм каһарманнарын аның рухы белән хасият биргәннәр. Көньяк-көнчыгыш Азиядә Батара Гуруның хатыны Дурга Алиһәсе, аның шулай ук катлаулы холкы булган, алкышлы һәм каргышлы манифестацияләр белән, һәрберсе Ума, Шри, Кали һәм башка исемнәр астында билгеле.[313][314] Шива төрле алкышлы формаларда Садашива, Парамашива, Махадэва буларак билгеле. Ярсулы формаларда Кала, Бхайрава һәм Махакала буларак билгеле. Шулай да, хәзергәчә сакланып калган текстлар арасында иң таралганы Шайва Сиддханта (төрле урыннарда ул шулай ук Шива Сиддханта, Шриданта буларак билгеле).[314] Индонезия Һинду текстларында суб-кыйтгада булган Шайвизм традицияләрнең шул ук фәлсәфи төрлелеген күрсәтә. Шулай да, хәзергәчә сакланган текстлар арасында иң киң таралганнары Шайва Сиддханта (урыннарда шулай ук Шива Сиддханта, Шриданта буларак билгеле).[315]
Исламгача чорда Ява утравында Шайвизм һәм Буддачылыкны якын, әмма тәңгәл булмаган диннәр буларак таныганнар.[316] Урта гасыр чоры Индонезия әдәбияты Будданы Сива (Шива) һәм Джанардана (Вишну) белән тигез итеп куя.[317]
Шивага табыну Үзәк Азиядә Эфталит Империясендә мәшһүр булып киткән,[318] шулай ук Кушан Империясе. Шайвизм шулай ук Согдиядә һәм Ютиан Патшалыгында популяр булган һәм Зервашан елгасында Пенҗикент стена сурәтләрендә булган.[319] Бу сурәттә, Шива изге балкыш һәм изге җеп ("Яджнопавита") белән сурәтләнә.[319] Ул юлбарыс тәненә киенгән, ә аның тугърылары Согыд киемнәренә киенгән.[319] Дандан Ойликтан панель Шиваны аның Тримурти формасында һәм Шактины, уң ботында тезләнгән килеш күрсәтә.[319][320] Такламакан Чүлендә башка сайтта аны дүрт аяклы, мендәрле утыргычта, ике үгездә килеш күрсәтә.[319] Шулай ук Зәрдөштлек җил Ходае Вайю-Вата Шиваның иконографик кыяфәтен алуын билгеләп китәргә кирәк.[320]
Япониядә Җиде Уңышлы Ходайларның берсе Дайкокутэн Шивадан эволюцияләнгән дип танылган. Япониядә бу Ходай өй Ходае буларак хөрмәт ителә һәм муллык һәм яхшы тәкъдир Ходае буларак таныла.[321] Исем Буддачылыкның Шива исеменең, Махакаланың япон эквиваленты.[322] Шива шулай ук Ваджраянада искә алына. "Упайя" буларак Шива һәм "Праджна" буларак Шакти.[323] Буддист тантра космологиясендә Шива пассив, ә Шакти актив буларак сурәтләнә.[324]
Гуру Грантх Сахибта шулай дип әйтелә, "Шива Гуру, Вишну һәм Брахма Гурулар; Парвати һәм Лакшми Гурулар."[325] [326]
Викиҗыентыктагы медиафайллар? | |
«Индуизм» порталы |
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.