Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Татар теленең озын мөддәтле тотрыклылыгын тәэмин итү буенча иҗтимагый консультатив-координацион институт / From Wikipedia, the free encyclopedia
Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе — 2020 елның 6 июль[8] белән 2022 елның 20 май[9] арасында цифрлы эрада татар теленең озын мөддәтле тотрыклылыгын кайгыру өчен эшләгән иҗтимагый киңәшмә-координацион институты. Татарстан Республикасы Президентының боерыгы нигизендә булдырылган булган. Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән алыштырылган.
Җитәкчесе буларак Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, сәркәтибе буларак Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире Чулпан Гарипова булган. Тормышы дәвамында 4 комиссия утырышы узган.