![cover image](https://wikiwandv2-19431.kxcdn.com/_next/image?url=https://upload.wikimedia.org/wikipedia/commons/thumb/d/d8/%25D0%259A%25D0%25B0%25D0%25BC%25D0%25B8%25D0%25BB%25D1%258C_%25D1%2585%25D3%2599%25D0%25B7%25D1%2580%25D3%2599%25D1%2582_%25D0%25A1%25D3%2599%25D0%25BC%25D0%25B8%25D0%25B3%25D1%2583%25D0%25BB%25D0%25BB%25D0%25B8%25D0%25BD.jpg/640px-%25D0%259A%25D0%25B0%25D0%25BC%25D0%25B8%25D0%25BB%25D1%258C_%25D1%2585%25D3%2599%25D0%25B7%25D1%2580%25D3%2599%25D1%2582_%25D0%25A1%25D3%2599%25D0%25BC%25D0%25B8%25D0%25B3%25D1%2583%25D0%25BB%25D0%25BB%25D0%25B8%25D0%25BD.jpg&w=640&q=50)
Камил Сәмигуллин
From Wikipedia, the free encyclopedia
Камил Искәндәр улы Сәмигуллин (1985 елның 22 мартында, Красногорский, Звенигово районы, Мари АССР) –мөселман дин әһеле, мөфти, Коръән-хафиз, хәнәфи мәзһәбе галиме, матуриди. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директоры, Россия ислам институты мөгаллиме, Әбү Хәнифә һәм әш-Шәфигый аша Мөхәммәд пәйгамбәргә барып тоташа торган белемнәр чылбырына (силсилә) ия.[1][2] Татарстан тарихындагы иң яшь мөфти[3]. Джиу-джитсу буенча спорт мастерлыгына кандидат, куе кызыл билбау иясе.
Камил Сәмигуллин | |
---|---|
![]() | |
Туган телдә исем | Камил Искәндәр улы Сәмигуллин |
Туган | 22 март 1985(1985-03-22) (39 яшь) Красногорский бистәсе, Звенигово районы, ![]() ![]() ![]() |
Милләт | татар |
Әлма-матер | «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, Шәех Мөхәммәд-Ариф ис. Төньяк Кавказ Ислам университеты[d], Мәхмүд Остагосманоглу әл-Уфи һәм Россия ислам институты |
Һөнәре | мөфти |
Эш бирүче | Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе һәм Россия ислам институты |
Бүләк һәм премияләре | ![]() |
Сайт | https://dumrt.ru |
«Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен» медале иясе (2016),[4] Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы (2020-2022).[5]
«Коръән белеме» белгечлеге буенча Ислам фәннәре докторы (2022)[6].