From Wikipedia, the free encyclopedia
Хәнәфи мәзһәбе — Ислам динендә хәзергәчә яшәп килгән 4 мәзһәбнең берсе. Аңа күренекле фәкыйһ, имам Ногман Әбү Хәнифә нигез сала. Хәнәфиләр башка мәзхәбләрдә аермалы буларак, шәригатьне киң куллану белән бергә җирле гадәтләрне дә оста файдаланалар. Алар башка диннәргә тынычрак мөнәсәбәттә.
Азәрбайҗаннан башка, барлык төрки илләрдә сөнни мөселманнарның күпчелеген тәшкил итә. Шулай ук Кытай, Һиндстан, Сүрия мөселманнары арасында киң таралган.
[Х]әнәфи мәзһәбе — гасырлар буенча үзгәреп килгән һәм бүген дә үзгәрешләр кичерүче, эчке төрлелеге ягыннан бик бай булган тарихи традиция. Аның эчендә куелган акцентларның юнәлешләре чыгарылган нәтиҗәне бик төрле якларга бора ала... Әбү Хәнифә тәгълимәтенең Хәнәфи мәзһәбенә туры килмәве үрнәкләре бихисап.[1] Рөстәм Батров |
2017 елның көзендә Болгарда ачылырга торган Болгар ислам академиясе әһәмиятлелеге һәм аның киләчәк гыйльми эшчәнлеге турында Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгының китеп баручы[2] беренче ярдәмчесе һәм пресс-сәркәтибе Рөстәм Батровның язмалары[3] Татарстан,[4] Россия[5][6] һәм дөнья буенча[7] күп мөселманнарны гына түгел, хәттә Ислам белгечләрне дә[8] дискуссиягә керешергә этәрде.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.