From Wikipedia, the free encyclopedia
Лотфулла Шәфигуллин, Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин (1955 елның 14 мае, ТАССР, Арча районы, Симетбаш) — 2006—2019 елларда «Таттелеком» ААҖ генераль директоры, РФ Атказанган элемтә хезмәткәре, Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы. «Казаночка» баскетбол клубы президенты (2011 елдан). «Бердәм Россия» фиркасе әгъзасы. Дүртенче (2009 – 2014), бишенче (2014-2019) һәм алтынчы (2019-2024) чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты. Хәйриячелек эшчәнлегенә 2018 елның гыйнварында РФ Президенты В. В. Путин игътибар иткән[2]. Тукай премиясе лауреаты (2018).
Лотфулла Шәфигуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин |
Туган | 14 май 1955 (69 яшь) ТАССР, Арча районы, Симетбаш |
Яшәгән урын | Декабристлар урамы, Казан[1] |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ→ РФ |
Әлма-матер | Чиләбе дәүләт университеты |
Һөнәре | хәрби төзүче |
Эш бирүче | Дәүләт Советы |
Балалар | ике баласы |
Бүләк һәм премияләре | |
Сайт | http://www.tattelecom.ru/ |
1955 елның 14 маенда Татарстан АССР Арча районы Симетбаш авылында туган. «Хәрби төзүче» белгечлеге буенча Камышлы югары хәрби төзелеш-команда укуханәсен (1975), «Финанс менеджменты» белгечлеге буенча Халыкара менеджмент академиясен (1992), «Финанслар һәм кредит» белгечлеге буенча Чиләбе дәүләт университетын (1999), «Күпканаллы телекоммуникация системалары» белгечлеге буенча Идел буе дәүләт телекоммуникацияләр һәм информатика академиясен тәмамлаган.
1975-1991 елларда ССРБ Кораллы көчләрендә гаскәри хезмәттә.
1993-1998 елларда «Татарстан ит сәнәгате» җитештерү берләшмәсе генераль директоры урынбасары, «Татарстан ит сәнәгате» холдинг ширкәте вице-президенты.
1998-2001 елларда ТР дәүләт милке белән идарә итү дәүләт комитеты рәисенең беренче урынбасары.
2001-2006 елларда ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары.
2006—2019 елларда «Таттелеком» ААҖ генераль директоры.
2019 елның 9 сентябреннән VI чакырылыш ТР ДШ депутаты, икътисад, инвестицияләр, эшмәкәрлек буенча комитет рәисе[3].
Лотфулла Шәфигуллин хәйриячелек белән 10 елдан артык шөгыльләнә. Биш музей төзергә, 17 авыл зиратын, биш мәчетне һәм Арчада Петр һәм Павел храмын төзекләндерергә ярдәм иткән[2].
Кырлай авылында Сәгъди карт бакчасын, Арча районының Ташкичү авылында Мәрҗани музеен һәм Симетбаш авылы янында Мәрҗани чишмәсен, шул ук районда генерал Гани Сафиуллин музеен, Биектау районында Иске Казан кирмәнен төзеп бирде[4].
Арча районының Иске Муй авылында «Ислам нуры» мәчетен төзекләндерү эшләренә саллы өлешен кертә[5].
Арча районы Хәтнә авылында Петропавловск храмын торгыза, Хәтнә авылындагы «Изгеләр чишмәсе»н төзекләндерүдә булыша[6].
Туган авылының беренче тракторчыларына һәйкәл куя.
Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан Яңа Кырлай авылында Тукайга багышланган яңа комплекс төзүдә ярдәм итә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.