Айдар Сәетгәрәй улы Сәлимгәрәев (рус. Айдар Салимгараев яки рус. Салимгараев Айдар Саитгараевич, 1971 елның 3 августы, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Мөслим районы, Мөслим) — «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе (2019 елның 24 сентябреннән). Татарстан президентының мәгълүмат-аналитика идарәсе җитәкчесе (20182019 елларда)[1]. Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре (2013).

Кыска фактлар Айдар Сәлимгәрәев, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе ...
Ябу

Тәрҗемәи хәле

1971 елның 3 августында Татарстан АССР Мөслим районы үзәге Мөслим авылында туган. «Журналист» белгечлеге буенча В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының журналистика факультетын (1994), «MBA программасы буенча эшлекле идарә итү менеджеры» белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (КФИИ, 2009 елдан КФУ составында) (2005) тәмамлаган.

Хезмәт юлы

1988 елда «Мөслимагропромэнерго» (Мөслим) эшчесе.

19941997 елларда — «Татар-информ» МА «Татарстан» республика мәгълүматы баш редакциясендә хәбәрче, бүлек мөхәррире, баш мөхәррир.

19971998 елларда — «Түбән Кама шәһәре телерадиокомпаниясе» ҖЧШ өлкән мөхәррире.

19981999 еллардаТүбән Кама авиация предприятиесенең (Бигеш) иҗтимагый һәм тышкы элемтәләр буенча киңәшчесе.

19992000 еллардаТүбән Кама халык депутатларының берләштерелгән шурасы аппараты белгече.

20002003 елларда — «Түбән Кама телерадиокомпаниясе» КУ директоры.

20032006 елларда — «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ДУ директоры.

20062008 елларда — «Татмедиа» массакүләм коммуникацияләр агентлыгы генераль директорының урынбасары.

20082009 елларда — «Татмедиа» ҖЧҖ генераль директорының беренче урынбасары.

20092012 елларда — «Татмедиа» ҖЧҖ генераль директоры.

20122014 еллардаТатарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте ҮДО аппараты җитәкчесе.

20142015 елларда — «ПРОСТО МОЛОКО» ИК ҖЧҖ генераль директоры урынбасары.

20152018 еллардаТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе урынбасары — иҗтимагый проектлар бүлеге мөдире.

20182019 елларда — ТР Президентының мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы.

2019 елның 24 сентябреннән (VI чакырылыш ТР Дәүләт шурасы депутаты, Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе итеп сайланган Айрат Зарипов урынына[2]) — Татмедиа Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы житәкчесе[3][4]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2022 ― Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте [5]

Гаилә хәле

Өйләнгән, кызы һәм ике улы бар.

Искәрмәләр

Сылтамалар

Моны да карагыз

Wikiwand in your browser!

Seamless Wikipedia browsing. On steroids.

Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.

Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.