Татарстанның төньяк өлешендә урнашкан муниципаль район From Wikipedia, the free encyclopedia
Саба́ районы́ (рус. Сабинский район) — Татарстанның төньяк өлешендә урнашкан муниципаль районы. Административ үзәге — Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсе. Саба районының гомуми мәйданы 1097,7 км² тәшкил итә. 2020 елга районда 31 041 кеше яши. Этник яктан район халкының 96% — татарлар, 3% — руслар, 1% — башка милләт вәкилләре[3].
Саба районы | |
Байрак | Илтамга |
Нигезләнү датасы | 10 август 1930 |
---|---|
Дәүләт | Россия |
Башкала | Байлар Сабасы[1] |
Административ-территориаль берәмлек | Татарстан |
Халык саны | 30 586 (2021)[2] |
Мәйдан | 1097,7 км² |
Рәсми веб-сайт | saby.tatarstan.ru(рус.)(тат.) |
Саба районы Викиҗыентыкта |
Кешеләр хәзерге Саба районы территориясенә неолит чорында ук күченә башлый. Байлар Сабасы авылы турында беренче истәлекләр XIII гасырга карый. ТАССР составында Саба районы 1930 елның 10 августында оеша[4].
2020 елның маенда районда «Саба» индустриаль паркы төзелеше төгәлләнә һәм азык-төлек кластеры булдыру турында игълан ителә[5][6].
Район республиканың төньяк өлешендә Саба елгасында урнашкан, шулай ук Мишә елгасының өске өлешен били. Балтач, Кукмара, Теләче, Арча районнары белән чиктәш. Ландшафт елга үзәннәре белән бүлгәләнгән калкулыклы тигезлектән гыйбарәт. Район рельефында сулыкларны шартлыча төп дүрт өлешкә бүләргә мөмкин: төньяк (Мишә елгасының өске өлешләре һәм аның көньяк кушылдыклары арасында), көнбатыш (Кече Мишә һәм Саба елгалары арасында), көньяк-көнчыгыш (Казкаш һәм Инеш кушылдыклары арасында), шулай ук үзәк (Саба һәм Казкаш кушылдыклары арасында). Пермь чорындагы Казан һәм татар яруслары катламнары — доломитлар һәм соргылт төстәге известьташлар, балчык, комлык-лар — территориядәге төп җир токымнары булып тора.[4]
Район климаты уртача-континенталь, аңа салкын кыш, җылы җәй һәм җитәрлек дәрәҗәдә явым-төшемнәр хас. Саба районының төп файдалы казылмалары булып кирпеч балчыгы, табигый таш, известь, ком, торф тора. Төзелеш материаллары ясау өчен куллана торган кирпеч балчыгы ятмалары, табигый таш районның бөтен территориясе буйлап таралган. Әмма, табигый ташның зур ятмалары Олыяз һәм Урта Саба авыллары янында урнашкан. Шулай ук Саба районында егермедән артык известьташ ятмалары бар.[4]
Район гербы Республика Президенты каршындагы Геральдика Советы тарафыннан Россия геральдистлар союзы белән берлектә эшләнә һәм 2005 елның 14 ноябрендә раслана. Гербта алтын кыр фонында яшел чыршы сурәтләнгән, чыршы төбеннән ике якка киңәеп киткән ак каймалы дулкынлы күк буйлар сузылган, алар Сабаның төп су ресурслары — чишмәләрне чагылдыра. Гербның символикасы районда урман хуҗалыгының икътисади яктан мөһим роль башкаруын ассызыклый. Чыршы шулай ук табигатьне, сәламәтлекне, тормыш үсешен, сары төс — уңыш һәм байлык, ә көмеш һәм күк төсләр — чисталык, камиллек, тынычлык, үзара аңлашу, намуслылык һәм хөрмәтне чагылдыра[4].
Саба районының хәзерге территориясенә борынгы кешеләр неолит чорында урнаша башлыйлар. Бу хакта борынгы авыл җирлекләре, шәһәрчекләр, каберлек калдыклары рәвешендәге археологик һәйкәлләрдән белеп була. Саба турында беренче истәлекләр «Идегәй» дастанында телгә алына. Байлар Сабасыннан ун гына чакрым ераклыкта – Эзмә авылы зиратында 1332 елгы кабер ташы бүгенге көнгә кадәр саклана. Урта гасырларда җирлектә чүлмәкчелек үзәге була[7]. Саба районы территориясендә беренче тапкыр эзләнүләр XVIII гасырның икенче яртысындагы академик экспедицияләр эшчәнлеге белән бәйле. Төбәк территориясендәге борынгы һәм урта гасыр һәйкәлләрен 1768-1774 елларда ук Николай Рычков, Петр Паллас һәм Иван Лепехин тикшергәннәр. XIX гасыр башыннан борынгы һәйкәлләрне эзләү белән Казан университеты галимнәре һәм туган якны өйрәнүчеләр шөгыльләнә[4].
Саба районы 1930 елның 10 августында оеша. 1920 елга кадәр территория Казан губернасының Мамадыш һәм Лаеш өязләренә, 1920 елдан 1927 елга кадәр ТАССРның Арча, Мамадыш һәм Лаеш кантоннарына карый. Саба районы мөстәкыйль муниципаль берәмлек буларак оешкан вакытта, аның составына 69 авыл советы, 68 066 кеше (шуларның 59 366 — татарлар) яшәгән 118 торак пункт керә. Саба районының чикләре һәм административ бүленеше берничә тапкыр үзгәрә. Шулай итеп, 1935 елда районның бер өлеше Теләчегә күчә, ләкин 1959 елның 12 октябрендә кире кайтарыла. ТАССР административ берәмлекләрен эреләндерү нәтиҗәсендә, 1963 елда Сабага Кукмара һәм Актаныш районнары кушыла, ул чакта Саба районы мәйданы – 3197 км², ә саны – 112,1 мең кешегә җитә. 1965 елда ТАССРның чираттагы административ-территориаль бүленеше нәтиҗәсендә район территориясе 1914 км² ка кадәр кими, ә халык саны 59,3 мең кеше тәшкил итә. Соңрак, 1991 елның 4 октябрендә, Теләче районы Саба составыннан чыгарыла һәм аерым бер җирлек буларак оеша[4].
Бөек Ватан сугышының 1942 елында Саба районы хезмәтчәннәре теләге белән Т-35 танкын чыгаруга акча җыю оештырыла. Авыл халкы 100 млн сумнан артык акча җыя, аңа 200әр берәмлек булган ике колонна бронетехника сатып алына, аларның һәрберсенә «Колхозник Татарии», дип язылган була. Техника 10-нчы һәм 23-нче танк корпусларына тапшырыла[8].
1999 елдан район башлыгы булып, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның бертуган энесе — Рәис Миңнеханов тора. 2004 елда Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистә статусына ия була, 2005 елда Саба районы муниципаль берәмлеккә әйләнә[7].
Районның милли составы (2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча) — татарлар — 95,4, руслар — 3,2 %. Шәһәр шартларында (Байлар Сабасы ш.т.б.) район халкының 28,28% ы яши.
Саба муниципаль районында 1 шәһәр, 19 авыл җирлеге һәм аларга кергән 67 торак пункт бар[24][25].
№ | Авыл җирлеге | Административ үзәк | Торак пунктлар саны | Халык | Мәйдан, км2 |
---|---|---|---|---|---|
Шәһәр халкы | |||||
1 | Байлар Сабасы ш.т.б. | Байлар Сабасы | 2 | ↗8506[20] | |
Авыл җирлекләре | |||||
2 | Арташ авыл җирлеге | Ике Басу Арташ | 3 | ↘708[20] | |
3 | Олы Кибәче авыл җирлеге | Олы Кибәче | 3 | ↘985[20] | |
4 | Олы Нырты авыл җирлеге | Олы Нырты | 4 | ↘547[20] | |
5 | Олы Шыңар авыл җирлеге | Олы Шыңар | 5 | ↘1053[20] | |
6 | Югары Симет авыл җирлеге | Югары Симет | 2 | ↘578[20] | |
7 | Яулаштау авыл җирлеге | Яулаштау | 2 | ↘701[20] | |
8 | Эзмә авыл җирлеге | Эзмә | 5 | ↗1507[20] | |
9 | Иштуган авыл җирлеге | Иштуган тимер юл разъезды | 1 | ↗615[20] | |
10 | Килдебәк авыл җирлеге | Килдебәк | 3 | ↘886[20] | |
11 | Курсабаш авыл җирлеге | Курсабаш | 5 | ↘773[20] | |
12 | Мишә авыл җирлеге | Лесхоз бистәсе | 2 | ↗1537[20] | |
13 | Мичән авыл җирлеге | Иске Мичән | 4 | ↘691[20] | |
14 | Түбән Шытсу авыл җирлеге | Түбән Шытсу | 3 | ↘749[20] | |
15 | Сатыш авыл җирлеге | Сатыш | 5 | ↗1275[20] | |
16 | Иске Икшермә авыл җирлеге | Иске Икшермә | 3 | ↘773[20] | |
17 | Тимершык авыл җирлеге | Тимершык | 5 | ↘1424[20] | |
18 | Шәмәрдән авыл җирлеге | Шәмәрдән | 3 | ↘6222[20] | |
19 | Шекше авыл җирлеге | Шекше | 3 | ↘834[20] | |
20 | Юлбат авыл җирлеге | Юлбат | 4 | ↘751[20] |
Саба районында сәнәгать, транспорт һәм логистика инфраструктурасы шактый зур үсеш алган. Иң эре оешмалар — Шәмәрдән ит комбинаты, йон әйберләре фабрикасы, икмәк кабул итү предприятиесе, «ВАМИН-Саба» — «ВАМИН-Татарстан» филиалы, Саба урман хуҗалыгы. Район территориясендә Шәмәрдән магистраль газүткәргечләр җитештерү идарәсе урнаша[4].
Районның иң эре предприятиесе — «Саба урман хуҗалыгы»: ул Татарстан территориясендә иң зур урман массивына ия — 22 938 га. Хуҗалык урманда агачлар урнашуы һәм тамырлы чыршыларны торгызу белән шөгыльләнә. 2012 елда республикакүләм Урман селекция-орлыкчылык үзәге ачыла, анда капланган тамырлы үсентеләр җитештерелә, бу үсемлекләрнең исән калуын 99% ка кадәр арттыра һәм үсүнең югары тизлеген гарантияли. 2020 елның сентябрендә Монополиягә каршы федераль хезмәт 2016 елдан 2018 елга кадәр узган дәүләт контрактлары буенча «Саба урман хуҗалыгы» һәм «Саба урманнары» арасындагы килешүне җинаятьчел дип бәяли, исәпләүләр буенча республика бюджеты 0,5 млрд югалтулар кичерә. Тикшерү турында гаризаны 2019 елда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының бу чордагы дәүләт сатып алуларына анализ ясаганнан соң «Яблоко» партиясе бирә[26].
2016 елда Байлар Сабасында юридик адресны рәсмиләштергән «ВИМ-Авиа» авиайөртүчесе Саба районында теркәлгән иң эре компанияләрнең берсе була. 2018 елда авиакомпания рәсми рәвештә бөлгенлеккә төшүен таный[27][28][29]. Икенче эре оешма — «Транзит Сити» ягулык компаниясе, аның әйләнеше 2018 елда 11,9 млрд. сум тәшкил итә. Тагын бер 10,9 млрд. сум әйләнешле (2016-2017 еллар) «Ликада Плюс» ягулык трейдеры 2020 елда бөлгенлеккә төшүе турында игълан итә[30]. Саба районының башка эре компанияләре нигездә авыл хуҗалыгы белән бәйле, алар арасында «Смарт Инжиниринг», «Дель-Транс-Агро» (табыш 5,7 млрд), «Регавтоторг» (477 млн), «Сабагро» (317 млн), «Татмит Агро» һ.б. бар[31].
Саба районындагы төп хезмәт юнәлеше — авыл хуҗалыгы. Хуҗалык җирләре биредә 60 мең гектардан артык, шуның 55 мең гектары эшкәртелә, бу Татарстанның барлык сөрүлек җирләренең нибары 1,78% ын алып тора, әмма алардан район милли керемнең 2,53% тәэмин итә. Биредә көзге арыш, бодай, солы, арпа, борчак, бәрәңге, җитен игәләр. Шулай ук төбәктә ит-сөт терлекчелеге, сарыкчылык һәм дуңгызчылык актив үсеш ала.
2016 елда «Каймак» кооперативы Саба районында «Татарстан Республда авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперациясен үстерү» программасы буенча бүлеп бирелгән Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы акчасына сөт заводы төзи. 2020 елга завод тәүлегенә 4 тоннага якын сөт эшкәртә[32].
2020 елның гыйнварында Саба районында югары технологияле «Шыңар» сөт комплексы ачыла, анда 1500 баш терлекне тулысынча роботлар карый, кеше хезмәте, гомумән, файдаланылмый[33][34].
Районда эре компанияләр шөгыльләнә торган бизнесның төрле өлкәләре — ашлык белән сәүдә итү, ягулык трейдерлары, футбол стадионнары төзү һәм транспорт системаларын эшләү — тәкъдим ителә[31]. 2020 елга Байлар Сабасында 500 дән артык юридик зат һәм шәхси эшмәкәр теркәлгән, район буенча бу күрсәткеч 970 кә җитә[7].
2020 елның маенда Байлар Сабасында «Саба» индустриаль паркы төзелеше тәмамлана, авыл җирлегендә мондый мәйданчык беренче тапкыр ачыла. Аны «Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли һәм «Кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясе» федераль проектлары кысаларында оештырыла. Проектны тормышка ашыру өчен федераль һәм республика бюджетларыннан 307,2 млн сум акча бүлеп бирелә һәм 77 млн сум шәхси инвестицияләр җәлеп ителә. Парктагы җитештерү биналарының гомуми мәйданы 3500 м2 тәшкил итә. 2020 елның ноябренә булган мәгълүматларга караганда, паркта 4 резидент исәпләнә, 5 оешма белән үзара ярдәм итешү турында килешүләр имзалана. Проект резидентлар исемлеген 22гә кадәр арттыруны һәм 2024 елга 500 эш урыны булдыруны күздә тота[35][36][37].
2020 елда Саба районы җитәкчелеге районда республика территориясендә җитештерелгән яшелчә, ит, сөт, ашлык сату өчен махсус мәйданчык — азык-төлек кластеры булдыру планнары турында игълан итә. Проектка 10 га мәйдан бүлеп бирелә, шуның 2 гектарында ябык агросәнәгать паркы, калганнарында азык-төлек сәнәгате объектлары төзергә планлаштырыла[38].
Районның төньягында Мәскәү — Казан — Екатеринбург тимер юл линиясе уза. Станция һәм платформалар (Казаннан): Мөндеш (пл.), Шәмәрдән (ст.), Иштуган (ст.).
Районда Казан — Теләче — Байлар Сабасы — Кукмара — Ижау һәм Казан — Теләче — Мамадыш — Яр Чаллы — Уфа кебек республика автотранспорт юллары урнаша[39].
2020 елда Саба районында Сатыш — Байлар Сабасы төбәк автомобиль юлының бер өлешен төзекли башлыйлар, эшләрне 2021 елда тәмамларга планлаштыралар[40]. Шулай ук Кызыл Мишә торак пунктын Тимершык һәм Көек авыллары белән тоташтыручы Тимершык — Кызыл Мишә автомобиль юлында Мишә елгасы аша яңа күпер төзелә[41].
Район территориясендә Кама елгасының уң як кушылдыгы — Мишә елгасы кебек саклана торган табигый объектлар бар. Елганың озынлыгы — 186,4 км, бассейнның гомуми мәйданы — 4180 км2. Тыюлык территориясе буйлап Нырса, Әшнәк, Бәтке, Шомбыт, Бөрсет елгалары ага. Урманнарда пошилар, кыр кәҗәләре, кабаннар, төлкеләр, чәшкеләр, юртаклар, куяннар яши[4].
1977 елдан 2009 елга кадәр Саба һәм Кукмара районнары территориясендә 19,4 мең га мәйданлы «Саба» Дәүләт табигать аучылык тыюлыгы эшли, шуларның күбесе — 14,1 мең га — урман җирләре. Тыюлыкны бетергәннән соң аның территориясе һәм функцияләре Саба урман хуҗалыгына тапшырыла[4].
2016 елда Саба районы администрациясе район территориясендә спиртлы эчемлекләр сатуны тыя, аны сату өчен махсус «Хәрәм» кибетләре (шәригать буенча — «гөнаһлы, тыелган») ачыла[42].
2020 елга районда барлыгы 58 мәчет эшли. Узган ике ел эчендә Мәртен һәм Елыш авылларында яңа мәчетләр ачылды[43] и Елышево[44].
Район киң мәгънәдә туризм белән шөгыльләнми, сезон кызган чорда Саба районы авылларына меңгә якын кеше килеп китә. Әмма 2020 елның җәендә коронавирус эпидемиясе һәм эчке туризм үсеше сәбәпле «Ял көннәрендә 1001 ләззәт» дигән республика проектына керә (туристлардан килгән керемнең күп өлеше җирле бюджетта кала)[45]. Хәзер, мәсәлән, Сатыш авылында 1865 елда нигез салынган Мәдрәсә тарихы музеен эшли — салынган вакытта мәдрәсә авылда беренче кирпеч бина була һәм җирлектә иң зур мәдрәсәләрдән санала[46][47]. Бина 2018 елда ремонттан соң музей рәвешендә ачыла. Икенче истәлекле урын — татар халык артисты Шәүкәт Биктимеровның тормыш һәм иҗат музее, анда аның сәхнә костюмнары, грим, бүләкләре һәм фоторәсемнәре, көнкүреш әйберләре тәкъдим ителә. Саба урман хуҗалыгы тарихы музее — Татарстанда бу темага багышланган бердәнбер музей[46]. 2020 елда Саба мәдәният йортының 50 еллыгына бинаның алгы өлеше ремонтлана, мәдәният йорты каршында 14 балалар һәм өлкәннәр иҗат түгәрәге эшли[48].
Моннан тыш, районда 25 авыл мәдәният йорты, 30 авыл клубы, 3 автоклуб, район балалар китапханәсе, 27 авыл китапханәсе, Туган якны өйрәнү музее[4], 77 белем бирү учреждениесе, шул исәптән 47 мәктәпкәчә, 7 башлангыч, 17 урта, гимназия, лицей һәм ике мәктәп-интернат бар. Саба аграр көллияте һөнәри белем бирү өлкәсендә республика лидерларының берсе булып санала. 2011 елда көллият Казан дәүләт аграр университетының фәнни-белем бирү кластеры составына кертелә[4].
Районда «Саба таңнары» гәҗите нәшер ителә.
Seamless Wikipedia browsing. On steroids.
Every time you click a link to Wikipedia, Wiktionary or Wikiquote in your browser's search results, it will show the modern Wikiwand interface.
Wikiwand extension is a five stars, simple, with minimum permission required to keep your browsing private, safe and transparent.